САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Яхшыбайда Рәйсә апа Кашаповага 90 яшь тулды

10 июля 2017, 11:21

763

0

0

Яхшыбайда Рәйсә апа Кашаповага 90 яшь тулды

Яхшыбай авылында гомер кичерүче Кашапова Рәйсә Фәрвазетдин кызы бүген 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны истәлекле бәйрәме белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов, Иске Кәшер авыл җирлеге башлыгы Раян Дәүләтҗанов, аның урынбасары Ләйсәнә Баһманова, авыл ветераннар советы рәисе Зинаида Якупова тәбрикләделәр. Фәрит Мөнәвирович юбилярга Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, истәлек бүләге тапшырды.

Яңа Саклау кызы булачак тормыш иптәше Җәүдәт абый белән Кемерово шәһәрендә шахта эшләрендә таныша, шунда гаилә корып җибәрәләр, уллары туа. Озакламый, яшьләр туган якларына күченеп кайталар. Гомерләре колхозда тырыш хезмәттә үтә. 5 бала тәрбияләп үстерәләр, берсе мәрхүм була. Кызганыч, 66 ел бергә гомер иткән тормыш иптәше - балаларының әтисе дә бүгенге көндә исән түгел.

Рәйсә апага үзенең яшен биреп булмый. Улы Ринат белән бергә яшиләр алар. Көне-төне эштә булган улының хезмәте никадәр җаваплы икәнен ул бик яхшы аңлый. Үзенең дә тормышы ындыр табагында, фермада эшләп үтә. Гектары-гектары белән чөгендер утауларын да искә алды ул. Әтисе репрессия корбаны була, әнисе озак вакыт авырып, хастаханәдә ята. Шул рәвешле кыз укый алмый кала. Өч абыйсы сугышта үлеп кала. Җиде бертуганның бүгенге көндә икесе исән-сау.

- Гомере буе чиста, пөхтә булды, тәртип яратты, - дип мактады Зина апа.

Олуг юбилее белән котлап, балалар, оныклар да кайтканнар иде. 6 онык, 4 оныкчыкка сөенеп, булганыннан канәгать булып, матур гомер кичерә Рәйсә апа. Киләчәктә дә ныклы саулык, җан тынычлыгы белән яшәүләр насыйп булсын үзенә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев