САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Сабантуй бәйрәме белән тәбрикли

01 июля 2017, 04:57

872

0

0

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Сабантуй бәйрәме белән тәбрикли

Хөр­мәт­ле ра­йон­даш­лар, кил­гән ку­нак­лар! Сез­не мил­ли бәй­рә­ме­без - Са­бан­туй бе­лән чын кү­ңел­дән тәб­рик итәм.

Са­бан­туй - бо­рын-бо­рын­гы­дан кил­гән, га­сыр­лар­дан га­сыр­лар­га кү­чеп, хал­кы­быз­ның иң ма­тур сый­фат­ла­рын үзе­нә туп­ла­ган, дөнья кү­лә­мен­дә та­ны­лу тап­кан бәй­рә­ме­без. Кыр эш­лә­ре тө­гәл­лән­гәч, хал­кы­быз төр­ле тө­бәк­ләр­дән ку­нак­лар ка­бул итә, хез­мәт ал­дын­гы­ла­рын хөр­мәт­ли, гар­мун, бию, җыр һәм ачык кү­ңел бе­лән ял итә, ки­лә­чәк­кә иң як­ты өмет­лә­рен баг­лый. Бу бәй­рәм хал­кы­быз­ның ты­рыш­лы­гын, хез­мәт сө­ю­чән­ле­ген ге­нә тү­гел, аның ру­хи бай­лы­гын, кү­ңел ма­тур­лы­гын да күр­сә­тә.

Ра­йон хал­кы ел са­ен Са­бан­туй­га ма­тур күр­сәт­кеч­ләр бе­лән ки­лә. Кыр эш­лә­ре бы­ел да үз ва­кы­тын­да һәм әй­бәт нә­ти­җә­ләр бе­лән тө­гәл­лән­де. Го­му­мән, ул ел са­ен иле­без­нең та­бын мул­лы­гы­на зур өлеш кер­тә.

Ра­йон ки­лә­чәк­кә ка­рап яши. Тор­мыш итү, яшь бу­ын­ны бе­лем­ле, сә­ла­мәт, ал­дын­гы тех­но­ло­ги­я­ләр за­ма­нын­да көн­дәш­лек­кә сә­ләт­ле итеп үс­те­рү һәм тәр­би­я­ләү өчен шарт­лар ел­дан-ел ях­шы­ра. Мәк­тәп­ләр­гә за­ман­ча җи­һаз­лар кай­та­ры­ла, спорт ко­рыл­ма­ла­ры, ял парк­ла­ры, мә­дә­ни­ят йорт­ла­ры, мед­пункт­лар, юл­лар һәм баш­ка­лар саф­ка бас­ты­ры­ла, күп­төр­ле прог­рам­ма­лар тор­мыш­ка ашы­ры­ла.

Без бү­ген бар­лык сар­ман­лы­лар­ны, без­нең бе­лән бәй­рәм шат­лы­гын ур­так­ла­шу­чы ку­нак­ла­ры­быз­ны, Сар­ма­ны­быз Са­бан ту­ен са­гы­нып кайт­кан як­таш­ла­ры­быз­ны ачык кү­ңел бе­лән бәй­рәм итәр­гә ча­кы­ра­быз. Ма­тур эш­лә­ре­без ки­лә­чәк­тә дә дә­вам ит­сен, ты­рыш хез­мә­те­без­нең күр­кәм нә­ти­җә­лә­ре­нә сө­е­неп яшәр­гә на­сыйп бул­сын. Са­бан­туй һәр­кай­сы­быз­ның йор­ты­на шат­лык, имин­лек һәм бә­рә­кәт алып кил­сен.

Фә­рит Хөс­нул­лин, му­ни­ци­паль ра­йон баш­лы­гы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев