САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Куҗакта Камилә апа Нуретдиновага 95 яшь тулды

26 июня 2017, 09:01

832

0

0

Куҗакта Камилә апа Нуретдиновага 95 яшь тулды

Куҗак авылында гомер кичерүче Нуретдинова Камилә Нуретдин кызына 95 яшь тулды. Олуг юбилее белән ветеранны район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгының истәлек бүләген тапшырды.

- Тормышымнан бик канәгать мин. Күргәннәремә дә рәхмәт, бүгенгесенә бигрәк тә рәхмәтле. Мине тәрбияләгән туганнарым яхшылыгы өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт укыйм. Ата-ана рәхәте, назы күрмәдем, яшьли ятим калдык. Ачлыкны да, ялангачлыкны да күрдек. Бүгенгесе - Аллага шөкер, мең шөкер, - дип кабатлады Камилә апа, тәбрик сүзләрен кабул итеп.

Иске Минзәләбаш авыл җирлеге башлыгы Әлфинур Мияссарова да юбилярга изге теләкләр белән истәлек бүләге тапшырды.

Камилә апа апасының улы Марсель, килене Алсу тәрбиясендә яши.

- Гомере буе алдынгы хезмәт куйды, беренче 3000 литр сөт савучы булды. Хәзер дә тик утырырга яратмый, бар яңалыклардан хәбәрдар: телевизор карый, гәҗит укый.

Юбилее уңаеннан якыннары торт пешерттергәннәр. Өслегенә бәбкәләр караучы әби сүрәте ясалган. Бу очраклы түгел, чөнки Камилә апаның яратып башкара торган шөгыле бар: җәйгә керсә, ул үрдәк, каз бәбкәләре үстерә.

Киләсе җәйләре, гомерләре дә шулай кирәкле булып, ныклы саулык, җан тынычлыгы белән узсын иде. Юбилеегыз котлы булсын, Камилә апа.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев