САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Каташ-Каранда яшәүче Гәүһәр апа Таһирова гомер бәйрәмен билгеләп үтә

19 июня 2017, 11:08

742

0

0

Каташ-Каранда яшәүче Гәүһәр апа Таһирова гомер бәйрәмен билгеләп үтә

Бүген, 19 июньдә, Каташ-Каран авылында яшәүче Таһирова Гәүһәр Ризатдин кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аны гомер бәйрәме белән район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде, Рссия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгының истәлекле бүләген тапшырды. Юбилярга котлау сүзләрен шулай ук Янурыс авыл җирлеге башлыгы Азия Мөхәммәдиева, якыннары да җиткерделәр.

Гәүһәр апа 1927 елда Боламык авылында туа. Сугыштан соңгы елларда торф чыгаруда, урман кисүдә эшли. 1954 елда Каташ-Каран авылы егете Закирҗан белән гаилә корып җибәрә. Бергәләп өч бала тәрбияләп үстерәләр. Гәүһәр апа гомер буе күмәк хуҗалыкта хезмәт куя. Бүгенге көндә улы тәрбиясендә яши.

Аның хакындагы тулырак язманы газетаның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X