САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Өчөйле Саклауда Литфия апа Миңнуллинага 70 яшь тулды

16 июня 2017, 11:18

850

0

0

Өчөйле Саклауда Литфия апа Миңнуллинага 70 яшь тулды

Өчөйле Саклау авылында гомер кичерүче хезмәт ветераны Миңнуллина Литфия Нурмехәммәт кызына бүген 70 яшь тулды. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән аны олуг юбилее белән район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде, район башлыгының Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды.

- Сезне, гаиләгезне яхшы беләм. Тырышлыгыгыз, хезмәткә карашыгыз белән ихтирам яулап яшәдегез, яшисез. Хезмәтегез өчен зур рәхмәт, киләчәктә дә ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, балалар куанычы белән яшәргә язсын Сезгә, - диде ул.

Саклаубаш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Лилия Габидуллина, район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миннеголов та ветеранга изге теләкләрен җиткерделәр, истәлек бүләкләре тапшырдылар. Әниләрен тәбрикләргә Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче кызы Ләйлә, улы Рафил, килене Гүзәл кайттылар. Тләнче Тамактан энесе Рәшид белән аның тормыш иптәше Фәйрүзә апа, балалары килделәр.

- Аллага шөкер. хезмәтенә күрә хөрмәтен дә күрдем, телдән дә, сәхнәдән дә төшмәдем, - ди Литфия апа. III дәрәҗә Хезмәт даны ордены, ВДНХның бронза медале белән бүләкләнүе, Соббух Рафиков исемендәге премиягә лаек булуы - фидакарь хезмәте нәтиҗәләре. Бер чакырылыш Татарстанның Югары Советы депутаты булуы да аңа зур җаваплылык өсти. 1988 елда Мәскәүгә XIX партия конференциясенә делегат булып сайлануы да очраклы түгел. Болар әле - бүләкләрнең "иң-иң"нәре генә. Республика, район, совхоз җитәкчелегеннән алган Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатларының саны юк. Ун сыйныф белеме генә булса да, мәктәптә яхшы билгеләренә генә укыган кыз, тормыш тәҗрибәсе туплый-туплый, зур ихтирамга лаеклы шәхес булып өлгерә. Бер эштән дә курыкмый, авырыксынмый ул, нинди эш йөкләсәләр дә, аны җиренә җиткереп башкара. Сыерлар да сава, сарыклар да көтә, дуңгызлар да карый. Үҗәт, үз хезмәтенә җаваплы караучы Литфия апаны 1983 елда дуңгыз фермасы мөдире итеп билгелиләр. Үзенә күрсәтелгән ышанычны ул 22 ел алдынгылар рәтеннән төшми раслый.

Тормыш иптәше Рамил абый белән бер кыз, өч малай тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә Литфия апа төпчек улы Рамис, килене Раиля, оныклары белән яши.

Тулырак язманы газетабызның киләсе саныннан укыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев