САРМАН

Сармановский район

Рус Тат
Котлаулар

Хезмәттәшебез Россия көнендә туган – Нәзирә Шәймәрданова гомер бәйрәмен билгеләп үтә

12 июня 2017, 07:23

627

0

0

Хезмәттәшебез Россия көнендә туган – Нәзирә Шәймәрданова гомер бәйрәмен билгеләп үтә

Хөр­мәт­ле хез­мәт­тә­ше­без Шәй­мәр­да­но­ва Нә­зи­рә Га­туф кы­зы­ның бүген, 12 июнь­дә - ма­тур го­мер бәй­рә­ме.

Нә­зи­рә Га­ту­фов­на! Сез­не чын кү­ңел­дән ис­тә­лек­ле бәй­рә­мегез бе­лән тәб­рик итә­без. Сез­гә нык­лы сә­ла­мәт­лек, бә­рә­кәт­ле озын го­мер, кү­ңел ты­ныч­лы­гы, имин­лек те­ли­без. Ки­лә­чәк­тә дә тор­мыш­ның һәр миз­ге­лен­нән олы ямь та­бып, шат­лык-ку­а­ныч­лар­га ура­лып яшә­гез. Ки­лер көн­нә­ре­гез ма­тур, кү­ңел кү­ге­гез һәр­чак аяз бул­сын.

Күп тә тү­гел, аз да тү­гел - чын юби­лей!

Го­ме­регезнең бер кү­ңел­ле бәй­рә­ме бу.

Кул­ла­рыгыз­да чә­чәк­ләр­нең ге­нә тү­гел,

Ире­шел­гән уңыш­лар­ның бәй­лә­ме бу.

Адым­на­рыгыз - кыю, кү­ңе­легез - шат,

Һәр­чак көч­ле яң­гы­ра­сын тор­мыш җы­рыгыз!

Бү­ген­ге­дәй юби­лей­лар би­зәп тор­сын

Го­ме­регез­нең һәр­бер чо­рын, тор­мыш юлын!

Иң из­ге те­ләк­ләр бе­лән, "Сар­ман мәгъ­лү­мат-мө­хәр­ри­ят үзә­ге" кол­лек­ти­вы.

Сезнең игътибарыгызга Нәзирә Гатуфовнага багышланган язманы тәкъдим итәбез.

Безнең бәхеткә килгән

Кем­нең дә бул­са го­мер бәй­рә­ме уңа­ен­нан га­ди ге­нә кот­лау текс­ты әзер­ләү дә - шак­тый җа­вап­лы эш. Чөн­ки яз­ма ге­ро­е­ның үзе­нә ге­нә хас ма­тур сый­фат­ла­рын, аңа гы­на хас "и­зю­мин­ка­лар­"ын та­бар­га, аны уку­чы хө­ке­ме­нә тап­шы­рыр­га ки­рәк.

Ә ин­де яр­ты га­сыр­лык го­мер юлы­ның яр­ты­сын­нан ар­ты­гын ра­йон га­зе­та­сы­на ба­гыш­ла­ган, утыз ел­дан ар­тык аның һәр са­нын үзе­нең кү­ңел җы­лы­сы һәм күз ну­ры аша үт­кәр­гән Шәй­мәр­да­но­ва Нә­зи­рә Га­туф кы­зы ту­рын­да - биг­рәк тә. Эш­кә нык, бер­кем­нең дә үте­не­чен игъ­ти­бар­сыз кал­дыр­мау­чы, тап­кыр һәм җор тел­ле, күп сөй­ләш­ми тор­ган Нә­зи­рә­нең, ни ге­нә әйт­сәң дә, бар­лык уңай сый­фат­ла­рын да са­нап бе­те­рер­лек тү­гел ке­бек. Кү­ңе­ле­нең иң ти­рән төп­ке­лен­дә сок­лан­гыч әл­лә күп­ме эн­җе-мәр­җән - би­хи­сап кү­ңел бай­лы­гы ята сы­ман.

Элек­ке хез­мәт­тә­ше­без - мат­бу­гат ве­те­ра­ны Ра­вил абый Гый­ма­ди­ев әйт­кән­дәй, "аның хез­мәт ке­нә­гә­сен­дә ни­ба­ры бер ге­нә җөм­лә бар", - дию дө­рес­лек­тән әл­лә ни ерак тү­гел. Ту­ган авы­лы Са­рай­лы­дан Лә­шәү Та­мак­ка йө­реп ур­та мәк­тәп­не тә­мам­ла­гач, ул ел­лар­да мәҗ­бү­ри бул­ган­ча, бер ел кү­мәк ху­җа­лык­та сы­ер са­ву­чы бу­лып эш­ли. Ә көз­гә ра­йон га­зе­та­сы ре­дак­ци­я­се­нең ише­ген ша­кый. Ул ел­лар­да ра­йон жур­на­лис­ти­ка­сын­да - ир-ат­лар ха­ким­лек ит­кән чор. Ре­дак­тор бу­лып га­ять та­ләп­чән, бөр­тек­чән, киң бе­лем­ле Ил­ги­зәр Ку­ша­ев эш­ли. Иҗат хез­мәт­кәр­лә­ре ара­сын­да - Хә­ниф Хәй­рул­лин, Ра­вил Гый­ма­ди­ев, Са­мат Миң­неху­җин, жур­на­лист­лык ка­ны­на ка­дәр сең­гән Рәй­ха­нә Мир­сә­е­то­ва һәм баш­ка­лар... Авыл мәк­тә­бен тә­мам­ла­ган, мо­ңа ка­дәр ма­шин­ка­ны күр­гә­не дә бул­ма­ган япь-яшь кыз­ның сек­ре­тарь-ма­ши­нист­ка, ягъ­ни нәкъ ме­нә шул кы­рыс йөз­ле, кай­чак ял көн­нә­рен­дә дә ре­дак­ция бүл­мә­сен­нән чык­мый­ча иҗат итү­че абый­лар­ның кулъ­яз­ма­ла­рын ма­шин­ка­да җы­ю­чы бу­лып эш­кә ки­лүе - үзе ба­тыр­лык. Фи­кер ар­тын­нан өл­ге­рер­гә ты­ры­шып, ашы­гып языл­ган кулъ­яз­ма­лар­ны та­ну - икен­че ба­тыр­лык.

- Хә­ниф абый­ның гел та­як­тан гы­на тор­ган язу­ын ни­чек укый ал­ган­дыр ул, - дип, бү­ген дә га­җәп­лә­нә­ләр ул ел­лар­да эш­лә­гән жур­на­лист­лар.

Бер бар­мак­лап текст җы­яр­га өй­рә­нүе җи­ңел бул­мый. Әле ул текст­лар­ны га­зе­та­га өл­гер­теп, ма­шин­ка­да кат-кат тө­зә­теп ба­сар­га да ки­рәк. Яшь кыз­ның эш­кә өй­рә­нә ала­сы­на кай­бе­рәү­ләр шик­лә­неп ка­ра­са да, ме­нә ди­гән итеп ма­шин­ка­да ба­сар­га өй­рә­нә Нә­зи­рә һәм, озак та үт­ми, үз эше­нең ос­та­сы­на әй­лә­нә. Шул бер шо­мар­ган көй­гә җыр­лап кы­на эш­ләп уты­ра алыр иде дә бит... Ике ме­ңен­че ел­лар ахы­рын­да үз­гә­реш җил­лә­ре исә баш­лый. Шау­лап-гөр­ләп тор­ган ти­пог­ра­фия ябы­лып, идән­нән тү­шәм­гә ка­дәр җи­тә тор­ган хә­реф җыю ма­ши­на­ла­ры ты­нып ка­ла. Га­зе­та­ны җыю һәм верст­ка­лау компь­ю­тер­лаш­ты­ры­ла. Зур бер ти­пог­ра­фия, дис­тә­лә­гән ке­ше­ләр эш­ли тор­ган эш­не 3-4 ке­ше баш­ка­ра баш­лый. Бил­ге­ле, кү­чеш эта­бы җи­ңел ге­нә уз­ма­ды. Мо­ңа ка­дәр күз күр­мә­гән тех­ни­ка­ны - компь­ю­тер­лар­ны, өй­рән­сә, иң яшь һәм зи­һен­ле хез­мәт­кә­ре­без Нә­зи­рә ге­нә өй­рә­нә алыр, ди­де­ләр. Аның бе­лән та­гын өч яшь ке­ше­не бер­ни­чә ай буе компь­ю­тер­да җы­яр­га һәм га­зе­та ба­сар­га өй­рәт­те­ләр. Ара­быз­дан иң җи­те­зе, иң үҗә­те, иң ты­ры­шы Нә­зи­рә бул­ды.

Аның бе­лән эш­лә­ве, го­му­мән, җи­ңел. Га­зе­та са­лыр­га ма­кет­ны сы­зып кер­тү җи­тә аңа. Сан­ти­мет­ры сан­ти­метр­га ту­ры кил­мә­гән җир­лә­рен үзе ти­гез­ләп бе­те­рә, ту­лып бет­мә­гән як­ты­лык­лар­ны ту­ты­ра, ки­рәк­ле эле­мент­лар­ны өс­ти. Яны­на ба­сып, ку­лын­нан то­тып сал­ды­ру, "те­ге уры­нын - те­ге­ләй, бу уры­нын бо­лай ту­тыр", дип әй­теп то­ру ки­рәк тү­гел аңа. Ан­нан соң ул ел­лар­да компь­ю­тер - га­зе­та опе­ра­тор­ла­рын­да гы­на. Һәр жур­на­лист, һәр хез­мәт­кәр ал­дын­да компь­ю­тер соң­рак бар­лык­ка кил­де. Ә аңын­чы ни­чә иҗат хез­мәт­кә­ре кул­дан яз­ган та­тар­ча ма­те­ри­ал­лар­ны Нә­зи­рә бе­рү­зе җый­ды. Кла­ви­ша­лар өс­тен­нән йө­гер­гән бар­мак­ла­ры­на күз ияр­ми. Гра­мо­та­лы, ха­та­сыз җыюы бе­лән дә сок­лан­ды­ра иде ул без­не.

Ме­нә утыз ел­дан ар­тык ин­де ул хез­мә­тен тел-теш ти­дер­мәс­лек итеп баш­ка­ра. Эш дә­ве­рен­дә нәр­сә­гә бул­са да төр­те­леп, нәр­сә­не дә бул­са эш­ли ал­мый кал­га­нын хә­тер­лә­ми­без без аның. Шу­ны­сын да әй­тер­гә ки­рәк: ре­дак­ци­я­дә кем те­ли, шул эш­ли ал­мый. Чөн­ки би­ре­дә ре­дак­ция хез­мәт­кә­ре­нең хез­мә­те бер­кай­чан да эш сә­га­те бе­лән ге­нә чик­лән­мә­де. Ашы­гыч ма­те­ри­ал­лар­ны кө­теп, эш сә­га­тен­нән соң­га кал­ган көн­нәр, элек­ке ел­лар­да ут сүн­гән чак­лар да еш бу­ла иде. Го­му­мән, ре­дак­ция хез­мәт­кә­рен­нән үз эшен ях­шы бе­лү ге­нә тү­гел, җи­тез­лек тә, га­дәт­тән тыш хәл­ләр­дә юга­лып кал­мау да та­ләп ите­лә. Шу­ңа кү­рә би­ре­дә бик си­рәк­ләр ге­нә төп­лә­неп ка­ла. Нә­зи­рә - шун­дый си­рәк­ләр­нең бер­се. Соң­гы ел­лар­да "Га­зе­та­гыз бик ма­тур чы­га", - ди­гән сүз­ләр­не еш ише­тә­без. Мон­да, бе­рен­че чи­рат­та, Нә­зи­рә­без­нең өле­ше зур. Һәр өтер­не, һәр хә­реф, һәр рә­сем­не кү­ңел кү­зе аша үт­кә­реп, га­зе­та би­те­нә ма­тур­лап са­лу­чы, би­зәү­че ул. Күптән түгел рес­пуб­ли­ка га­зе­та­ла­ры га­зе­та са­лу­ның яңа прог­рам­ма­сы­на - ин­ди­зайн­га күч­те­ләр. Һәм, әл­бәт­тә, яңа прог­рам­ма­ны Нә­зи­рә­без дә уңыш­лы үз­ләш­тер­де. Го­му­мән, га­зе­та са­лу - бө­тен иҗат мөм­кин­ле­гең­не эш­кә җи­геп, эз­лә­неп баш­ка­ра тор­ган хез­мәт. Га­зе­та са­лу­дан бу­ша­ган ара­да Нә­зи­рә ин­тер­нет киң­лек­лә­рен­дә ка­зы­ныр­га яра­та, га­зе­та өчен отыш­лы бу­лыр­дай эле­мент­лар­ны эш­ләп ка­рый, да­и­ми өй­рә­нә... Хез­мә­тен чын кү­ңел­дән ярат­кан ке­ше ге­нә аңа бө­тен йө­рәк җы­лы­сын би­рә ала. Нә­зи­рә - нәкъ шун­дый, ул үз уры­нын­да. Бил­ге­ле, нерв­лар­ның соң чик­кә­чә ки­е­рел­гән чак­ла­ры да еш бу­ла.

Чө­ген­дер ба­су­ла­рын­да, өмә­ләр, яф­рак азык әзер­ләү һәм баш­ка эш­ләр ва­кы­тын­да да Нә­зи­рә - иң ба­тыр­ла­ры­быз­дан.

Нә­зи­рә­нең көн са­ен Са­рай­лы­дан ки­леп йө­рүе дә - үзе­нә кү­рә бер ба­тыр­лык. Озын ел­лар буе уз­гын­чы ма­ши­на­лар­га уты­ра-уты­ра, эш­кә йөр­гән хез­мәт­тә­ше­без­нең утыз­дан ар­тык ел­лар эчен­дә эш­кә кил­ми кал­га­нын яки, бер ге­нә тап­кыр бул­са да, соң­га кал­га­нын ре­дак­ци­я­дә­ге­ләр­дән кем дә бул­са хә­тер­ли ми­кән? Соң­гы ел­лар­да ул ма­ши­на да, тех­ни­ка йөр­тү та­нык­лы­гын да ал­ды.

Күпь­ел­лык ты­рыш һәм фи­да­карь - бу сүз һич арт­ты­ру­сыз кул­ла­ны­ла - хез­мә­те өчен хез­мәт­тә­ше­без ра­йон Со­ве­ты, "Тат­ме­ди­а" җәм­гы­я­те, ТР Ми­нистр­лар Ка­би­не­ты, Бас­ма һәм мас­са­кү­ләм ком­му­ни­ка­ци­я­ләр бу­ен­ча рес­пуб­ли­ка агент­лы­гы­ның По­чет гра­мо­та­ла­ры бе­лән бү­ләк­лән­де.

Батыр туса - ил бәхетенә, яңгыр яуса - җир бәхетенә, диләр. Ә Нәзирә редакциягә эшкә безнең бәхеткә килгән. Ях­шы хез­мәт­кәр бу­лу өс­те­нә Нә­зи­рә - ыша­ныч­лы, яр­дәм­чел, бер­кем­нең дә үте­не­чен игъ­ти­бар­сыз кал­дыр­мый тор­ган иге­лек­ле хез­мәт­тәш тә. Әнисе Маһира апага - терәк, ту­ган­на­ры, апа-абый­ла­ры­ның ба­ла­ла­ры өчен - кай­гыр­ту­чан, ба­ла җан­лы апа. Си­ңа ки­лә­чәк­тә дә ярат­кан хез­мә­тең­нән тәм та­бып, рә­хәт итеп эш­лә­вең­не, нык­лы сә­ла­мәт­лек һәм кү­ңел кү­тә­рен­ке­ле­ге те­ли­без, хөр­мәт­ле хез­мәт­тә­ше­без!

Зөл­фия Шә­ри­по­ва, бү­лек мө­хәр­ри­ре.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев