САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Сарманда яшәүче Рәисә Вәлиева юбилеен билгеләп үтә

27 мая 2017, 05:30

835

0

0

Сарманда яшәүче Рәисә Вәлиева юбилеен билгеләп үтә

Күтәмәле авылында туып, бүгенге көндә Сарман авылында яшәүче, гаиләбезнең якты кояшы, тугры гомер юлдашы, яраткан әниебез Вәлиева Рәисә Миннехуҗа кызының 27 майда - юбилее.

Дөньядагы барлык назны күңеленә сыйдырган, җан җылысы белән йөрәгебезне җылытып яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әниебез, сине гомер бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз. Барлык кылган изгелекләрең, ярдәмнәрең, "балаларым", дип, өзелеп яшәвең өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез. Әни, син бит безнең өчен иң кадерле кеше, син булганда гына өебез ямьле, сыйларыбыз тәмле. Күңелең һәрчак тыныч, эшләрең гел уң булсын, йортыбызда нур балкып, шатлык-куаныч белән тулып торсын. Ходай сине саулыктан аермасын. Киләчәктә дә һәр туар таңга куанып, әтиебез белән пар канатлар булып, бер-берегезнең күңел җылысын тоеп, без, балаларыгызның бәхетенә куанып, түгәрәк табынлы тормышта оныклар сөеп, озак еллар яшәргә насыйп булсын.

Күңелкәең синең назга тулы,
Барыбызга тигез бүләсең.
Безнең өчен яшәү сиңа Ходай
Насыйп иткән бүләк күрәсең.

Гомерләрең озын булсын синең,
Бәхетләрең булсын гомерле.
Белеп яшә,безнең өчен җирдә -
Син иң изге hәм иң кадерле.

Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Мансур, улың Илнур , киленең Айгөл,оныгың Алмаз, киявең Руслан,кызың Резедә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев