Районда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бер көнне туучылар бар
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның 60 яшьлек юбилее икәнен без хәбәр иткән идек. Безнең районда да Рөстәм Нургалиевич белән бер көнне туган көннәрен билгеләп үтүчеләр бар икән. Район үзәк хастаханәсе өлкән шәфкать туташы Фәйрүзә Җамалетдинова 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтсә, "Сарман" агрофирмасының "Үрнәк" бүлекчәсе җитәкчесе Ризван Закировка бүген 59 яшь тула.
Без аларга ныклы сәламәтлек, бәрәкәтле гомер һәм җан тынычлыгы телибез.
Нет комментариев