САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сарман районы турында

Сарман районы турында

Сарман районы 1930нчы елның 10нчы августында оешкан һәм Татарстан Республикасының көнчыгышында урнашкан.

Административ бүленешкә килгәндә, район 68 торак пунктны берләштергән 1 шәһәр тибындагы бистә һәм 22 авыл җирлегеннән тора. Район урман-дала зонасында – Көнчыгыш Кама аръягының түбәнрәк яткан төньяк-көнчыгыш өлешендә, Минзәлә һәм Мәллә (Ык елгасы бассейны) елгаларының су җыю мәйданында урнашкан. Территориясенең күп өлешен сөрүлек җирләр алып тора.

Район үзәге булган Сарман авылы Казаннан – көнчыгышка таба 296 километр, Бөгелмә тимер юл станциясеннән төньякка таба 110 километр ераклыкта Минзәлә елгасы (Кама елгасы бассейны) буенда урнашкан. Район территориясе аша Яр Чаллы – Сарман – Әлмәт автомобиль юлы үтә. Сарманда 6473 кеше яши.