САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Район укучылары бадминтон да уйныйлар

Январь ахырында Иске Кәшер мәктәбендә районда беренче тапкыр бадминтон буенча ярышлар үткәрелде. Хәзергә әлеге ярышларда кызлар гына катнашты. Ул ике яшь төркемендә: 2004-2005 һәм 2002-2003 елгы кызлар арасында уздырылды. Беренче төркемдә I урынны - Адилә Җамалиева (Илексаз), II урынны - Азалия Галимҗанова (Җәлил беренче), III урынны Адилә Хәбибуллина (Сарайлы) яуласа,...

Январь ахырында Иске Кәшер мәктәбендә районда беренче тапкыр бадминтон буенча ярышлар үткәрелде.
Хәзергә әлеге ярышларда кызлар гына катнашты. Ул ике яшь төркемендә: 2004-2005 һәм 2002-2003 елгы кызлар арасында уздырылды. Беренче төркемдә I урынны - Адилә Җамалиева (Илексаз), II урынны - Азалия Галимҗанова (Җәлил беренче), III урынны Адилә Хәбибуллина (Сарайлы) яуласа, икенче төркемдә I урынга - Гөлшат Рамазанова (Иске Кәшер), II урынга - Алсу Әхмәдиева (Иске Кәшер), III урынга Азалия Шакирова (Илексаз) лаек булды. Командалар арасында исә беренчелек Илексаз мәктәбендә булса, икенче урынны - Иске Кәшер, өченче урынны Сарайлы мәктәбе командалары алды. Ярышларда барлыгы 31 укучы һәм 10 команда катнашты. Җиңүчеләргә медальләр, дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Ярышларның төп оештыручысы һәм иганәчесе - Сарайлы мәктәбенең физкультура укытучысы һәм тренер Нәркиз Мөхәммәтов. Районда барлыгы 130 дан артык спорт корылмасы эшли һәм аларда балалар да, зурлар да спортның күп төрләре белән шөгыльләнәләр. Кыскасы, теләгәнеңне сайлап ал! Шуңа күрә районның спорт тарихына бадминтонның ничек үтеп керүе белән дә кызыксындым.
- Укучылар арасында спортның бадминтон төрен дә җәелдерергә күптән кызыга идем. Беренчедән, Сарайлы мәктәбендә спорт залы юк. Ә бадминтон өчен махсус мәйданчык булмаса да ярый. Аны саф һавада да уйнарга мөмкин. Моның өчен уенчыларны аерып торучы сетка гына кирәк. Икенчедән, ул моннан егерме биш ел элек үк - 1992 елда җәйге Олимпия уеннары составына кертелгән. Димәк, аның киләчәге бар. Өченчедән, ул сәламәтлек өчен бик файдалы: йөрәк-нерв системасын, мускулларны, күз мускулларын ныгыта, артык авырлыкны "яндыра", реакцияне, сулыш алуны яхшырта, организмны кислород белән туендырырга ярдәм итә. Спорт белән азмы-күпме шөгыльләнгән кешегә бу уенга кереп китү авыр түгел. Беренче тапкыр гына үткәрелүе сәбәпле, ярыш нәтиҗәләреннән дә канәгатьмен, - ди бу уңайдан Нәркиз Мөхәммәтов.
Шунысын да әйтергә кирәк: ярышлар физкультура укытучылары киңәшмәсе кысаларында үткәрелде. Алар бу киңәшмәдә үзләрен борчыган проблемалар турында фикер алыштылар, тәҗрибә уртаклаштылар. Бадминтон буенча ярышлар да алар өчен менә дигән тәҗрибә мәктәбе булды.
Зөлфия Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев