САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Это важно

Максат һәм бурычлар – уртак

Куркыныч афәт - наркоманиягә каршы көрәш хакында күп сөйлиләр, язалар, телевидениедә гыйбрәтле язмышларны күпләп күрсәтәләр. Тормышта тайгак юлга басканнарның күпмеседер вакытында акылына килә, ә күпмесенең гомерләре вакытсыз өзелә. Чиргә уралганчы, аны вакытында кисәтүе хәерлерәк. Бүгенге көндә наркоманиягә каршы көрәш буенча республика, район программалары эшли, уку йортларында профилактик чаралар уздырыла. Район...

Куркыныч афәт - наркоманиягә каршы көрәш хакында күп сөйлиләр, язалар, телевидениедә гыйбрәтле язмышларны күпләп күрсәтәләр. Тормышта тайгак юлга басканнарның күпмеседер вакытында акылына килә, ә күпмесенең гомерләре вакытсыз өзелә. Чиргә уралганчы, аны вакытында кисәтүе хәерлерәк.
Бүгенге көндә наркоманиягә каршы көрәш буенча республика, район программалары эшли, уку йортларында профилактик чаралар уздырыла. Район Советында узган чираттагы дүшәмбе киңәшмәсендә дә нәкъ менә шушы мөһим мәсьәлә турында җитди сөйләшү булды. Иң элек сүз район Башкарма комитеты мәгариф бүлеге мөдире З.Гыйләҗевага бирелде. Аның чыгышыннан күренгәнчә, 2006 елдан башлап, үзәк хастаханә белән берлектә аграр көллият, урта мәктәпләрнең югары сыйныф укучыларына ел саен наркологик күзәтүләр уздырыла. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән "Уңышка юл" дип исемләнгән ата-аналар белән эшләү программасы уңышлы эшләп килә. Статистик сораштырулар күрсәткәнчә, 94,8% ата-ана бу программага карата уңай фикердә һәм киләчәктә дә аны тормышка ашыруда катнашырга әзер. Министрлыкның "Мөстәкыйль балалар" проекты да яшүсмерләрне ялгыш адымнан башлангыч чорда саклап калуга ярдәм итә. 5 мәктәптә педагог-психолог эшли. Алар тарафыннан төрле тренинглар, тестлаштырулар, анкеталаштырулар, психологик киңәш бирү һ.б. чаралар үткәрелә. Балигъ булмаган яшүсмерләр белән эшләү комиссиясе, мәктәп администрациясе, класс җитәкчеләре бергәләп тәрбиягә авыр бирелүче, учетта торучы балаларның өйләрендә еш булалар, әңгәмәләр уздыралар, андый укучыларның мәктәпкә йөреше дә - даими контроль астында. Ата-аналар җыелышларында хокук саклау органнары, сәламәтлек саклау, мәдәният, яшьләр белән эшләү, җәмәгать учреждениеләре хезмәткәрләре белән тәрбия темасына даими сөйләшүләр, очрашулар еш оештырыла. Китапханәләрдә тематик китап күргәзмәләре дә профилактик эшкә юнәлдерелгән. РФнең республикада наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча Федераль хезмәт идарәсе тарафыннан оештырылган "Белергә хакым бар!" акциясе кысаларында Интернет-дәресләр уздырылган, "Куркынычсызлык территориясе" исемле видеофильм күрсәтелгән. Шулай ук өстәмә белем бирүгә зур әһәмият бирелә. Төрле түгәрәкләр, спорт секцияләре шуңа юнәлдерелгән. Мәктәпләрдә, район күләмендә уздырыла торган конкурсларның, спорт ярышларының, "Сәламәтлек театрлары"ның да максатлары уртак. Кичке уннан соң яшүсмергә өлкәннәрдән башка урамда, спиртлы эчемлекләр саткан урыннарда йөрү катгый тыела. Болар хакында матбугат чараларында һәрвакыт кисәтелеп торса да, аңа әһәмият бирмәүчеләр әле дә очрап тора. Ә бит бергә, бердәм, ике яклы ярдәм булганда гына, теләгән максатка ирешеп, тиешле нәтиҗә алырга була.
Балалы һәм авыр хәлдә калган гаиләләргә психологик, педагогик, юридик хезмәтләр күрсәтү, социаль хезмәт күрсәтүнең сыйфатын күтәрү максатларында, 2008 елның августыннан "Шәфкать" үзәгендә балаларга һәм гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү бүлеге ачылган иде. Ул бүгенге көндә үз алдына куелган бурычларны намус белән үтәп, уңышлы гына эшләп килә, республика күләмендә дә анда эшләүчеләрнең хезмәтен уңай бәялиләр. Район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Р.Шиһапова бүлек тарафыннан башкарылган эшләргә тукталды. Авыр хәлдә калган, балаларга социаль яктан куркыныч янаган гаиләләр белән реабилитация уздыру ведомствоара социаль-реабилитация консилиумы аша алып барыла. Регламент нигезендә консилиум утырышлары айга бер үткәрелә. Узган елда 7 гаиләгә балаларын бакчага урнаштыру буенча, 7 гаиләгә материаль ярдәм күрсәтелгән. Авыр гаиләдән булган 18 һәм 21 инвалид бала үзәктә ял иткән. Бүгенге көндә бүлектә 31 гаилә, алардагы 78 бала учетта тора. Барлык төр, шул исәптән наркотиклар куллануга каршы профилактик чаралар күрелә. Табиб-валеолог, психолог киңәшләре һәрвакыт урынлы, даими уздырылучы викториналар, тестлаштырулар, "түгәрәк өстәл"ләр - бу чараларның берничәсе генә. Розалия Әнәсовна киләчәктә волонтерлык хәрәкәтен җәелдереп җибәрү тәкъдиме белән чыкты. Моның өчен белемле белгечләр дә бар, тик оешкан төстә эшне башлап, максатчан эшләү генә кирәк. Теманы дәвам итеп чыгыш ясаган үзәк шифаханә баш табибы И.Билалов районда наркологик кабинетның эшчәнлеге белән таныштырды, шулай ук профилактик чараларга тукталды. Сәламәтлек саклау органнарының эшчәнлеге югарыда телгә алынган оешмалар белән тыгыз бәйләнештә булганлыктан, алга куйган бурычлары да, эш максатлары да - бер юнәлештә. Ирик Нуртдинович аларның һәрберсенә шулай ук аерым тукталды. Күзәтүләрне, нәтиҗәләрне диаграммаларда күрсәтте. Профилактик чараларның киләчәктә дә дәвам иттереләчәкләрен билгеләп үтте. Киңәшмәне алып барган муниципаль район башлыгы Н.Закиров чыгышлардан соң йомгак ясады, комиссияләрнең эшчәнлек нәтиҗәләрен арттыру буенча киңәшләрен бирде, киләсе эш атнасы планнары белән таныштырып, җитәкчеләр алдына бурычлар куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев