САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Это важно

Кече авылларга да – беренче медицина ярдәмен

ТР сәламәтлек саклау министры А.Фәрраховның хәбәр итүенчә, республиканың табиблар һәм ФАПлар булмаган кечкенә авылларында яшәүчеләрне беренче медицина ярдәме күрсәтергә өйрәтәчәкләр. Бу кешеләрнең үлеменә юл куймас өчен кирәк. Ә безнең районда ФАПлар, ягъни беренче медицина-санитар ярдәм күрсәтү челтәре ничек эшли һәм алар булмаган авылларда кешеләрне бер-берсенә беренче медицина ярдәме күрсәтергә өйрәтү...

ТР сәламәтлек саклау министры А.Фәрраховның хәбәр итүенчә, республиканың табиблар һәм ФАПлар булмаган кечкенә авылларында яшәүчеләрне беренче медицина ярдәме күрсәтергә өйрәтәчәкләр. Бу кешеләрнең үлеменә юл куймас өчен кирәк. Ә безнең районда ФАПлар, ягъни беренче медицина-санитар ярдәм күрсәтү челтәре ничек эшли һәм алар булмаган авылларда кешеләрне бер-берсенә беренче медицина ярдәме күрсәтергә өйрәтү буенча ниләр эшләнә? Без бу сорауны район үзәк шифаханәсенең өлкән акушеркасы Л.Әхмәтовага бирдек.

- Район авылларында халыкка беренче медицина ярдәмен 51 фельдшер-акушерлык пункты күрсәтә. Медицина ярдәме кирәк булганда, халык иң элек аларга мөрәҗәгать итә. Гомуми гамәли табиб җитәкчелегендә фельдшерлар авыруларга өйдә амбулатор кабул итүдә табибка кадәр күрсәтелә торган ярдәмне күрсәтәләр, үз вакытында табиб консультациясен оештырырга, табиб күрсәтмәләрен үтәргә ярдәм итәләр. Фельдшер вазифасына 1-3 яшьтәге балаларга патронаж үткәрү, авыру балаларга медицина ярдәме күрсәтүне тәэмин итү, кирәк икән, табибка юллама бирү яки аны өйгә чакырту керә. ФАП хезмәткәрләре авыл халкына диспансеризация үткәрүдә актив катнашалар, диспансерлык учеты картотекасын алып баралар, авыруларны планлы тикшерүгә чакыралар, профилактик чаралар үткәрәләр һәм башкалар.
Барлык ФАПларның медицина ярдәме күрсәтүгә лицензияләре бар. Узган елның июль аенда "Татарстан Республикасының даруханәләр булмаган авыл җирлекләре халкын дару препаратлары белән тәэмин итү тәртипләре турында"гы федераль закон нигезендә, Иске Минзәләбаш, Күтәмәле фельдшер-акушерлык пунктлары, Александровка табиблык амбулаториясе фармацевтика эшчәнлеген алып баруга лицензия алдылар һәм ел ахырына кадәр 19652 сумлык дару саттылар.
ФАПлар медицина ярдәме күрсәтү өчен кирәк булган медицина җиһазлары, инвентарьлар, медикаментлар белән тәэмин ителеп торалар. Аларга 344903 сумлык җиһаз һәм башка кирәк-яраклар сатып алынды. Кичектергесез медицина ярдәме күрсәтү өчен, тиешле медикаментлар һәм инструментлар булган сумка (глюкометр, бинтлар, кан басымын үлчәгеч, сумка-суыткыч һәм башкалар) бар. Ай саен табибларның авылларга чыгу графигы төзелә. Узган ел, мәсәлән, алар авылларда 348 тапкыр булдылар, барлыгы 3708 авыруны тикшерделәр. Ә быелның I кварталында авылларга чыгу 48 тапкыр оештырылды.
Каты авыруларга медицина ярдәме өйләрендә күрсәтелә. Армиягә чакырылу алдында торучы үсмерләр даими күзәтелеп торалар, 14 яшьләре тулганнарга диспансеризация үткәрелә. Ай саен профилактика көне уздырыла. Бу көнне өйдән өйгә йөреп, яман шешнең визуаль формаларын, кан басымын, башка авыруларны ачыклау буенча профилактик тикшерүләр үткәрелә, күз басымы үлчәнә, сөт бизләре карала һәм башкалар. Узган ел фельдшерлар барлыгы 147495 авыруны кабул иттеләр, аларның 24664 нең өйләрендә булдылар.
Узган ел өч яшькә кадәрле балаларга 3,4 миллион сумлык сөт продуктлары сатылды. График буенча 460 балага туклану өйләренә илтелә.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының 1403 нче боерыгы (27.10.2011) нигезендә, "2011-2012 нче елларга ТР сәламәтлек саклау системасын модернизацияләү" программасын тормышка ашыру кысаларында һәм ерак, кече авылларда яшәүчеләргә беренче ярдәм күрсәтүне оештыру максатыннан, чаралар планы һәм йорт хуҗалыклары төзү буенча вакытлыча положение эшләнә. Йорт хуҗалыклары медицина учреждениеләре булмаган кече авылларда төзеләчәк. Безнең районда 13 йорт хуҗалыгы төзү күздә тотыла. Алар кешеләргә кичектергесез очракларда, кинәт авырып киткәндә, кешенең гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч янаганда, медицина ярдәме күрсәтү өчен кирәк. Сәламәтлек саклау учреждениеләре хезмәткәрләре йорт хуҗалыгы әгъзаларын травмалар, бәхетсезлек, агулану, кан китү, пешү, электр тогы белән зарарлану, өшү, кысылу һәм кинәт авырып китү очракларында беренче медицина ярдәме күрсәтергә өйрәтәчәкләр. Алар, авыл халкының да теләген искә алып, элеккеге медицина хезмәткәрләре, медицина яки педагогик белемле кешеләр, яисә шәфкать туташы дипломы да алып чыккан финанс институтын тәмамлаучылар арасыннан сайлана. Район Советы, авыл җирлекләре ярдәме белән йорт хуҗалыклары, кешеләргә беренче медицина ярдәме күрсәтелергә тиешле кадрларның исемлеге төзелде. Алар киләчәктә беренче медицина ярдәме күрсәтү өчен кирәк булган сумка-укладка, телефон элемтәсе, беренче ярдәм күрсәтү буенча мәгълүмати материал белән тәэмин ителәчәкләр.
РӘСЕМДӘ: Иске Кәшер авылы фельдшер-акушерлык пунктында да, халыкка беренче медицина ярдәме күрсәтү өчен, барлык шартлар тудырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев