САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Здравоохранение

халыкка хезмәттә

"Дәүләт гарантияләре программасы тулысынча үтәлде, "Сәламәтлек" проекты һәм модернизация программалары уңышлы тормышка ашырылды". Болар турында район үзәк хастаханәсе коллективының узган елгы эш нәтиҗәләренә багышланган киңәшмәсендә сүз алып барылды. Хастаханәнең узган елгы эш нәтиҗәләре турында баш табиб И.Билалов сөйләде. Узган ел районда соңгы 15 ел эчендә беренче тапкыр иң күп бала...


"Дәүләт гарантияләре программасы тулысынча үтәлде, "Сәламәтлек" проекты һәм модернизация программалары уңышлы тормышка ашырылды". Болар турында район үзәк хастаханәсе коллективының узган елгы эш нәтиҗәләренә багышланган киңәшмәсендә сүз алып барылды.
Хастаханәнең узган елгы эш нәтиҗәләре турында баш табиб И.Билалов сөйләде. Узган ел районда соңгы 15 ел эчендә беренче тапкыр иң күп бала туу күзәтелгән - барлыгы 488 бала туган. Бу 2010 нчы елгыдан 14 кә артыграк. Артым проценты республика күрсәткече дәрәҗәсендә диярлек. Узган ел шулай ук соңгы 15 ел эчендә иң түбән үлем-китем булган. Аңа китерүче сәбәпләр арасында, элеккечә, беренче урыннарда кан әйләнеше системасы авырулары, яман шешләр, травма, агуланулар һәм башка тышкы факторлар тора. Хезмәткә сәләтле яшьтәге кешеләр арасында үлем-китем очраклары азайган. 2010 нчы елда эш яшендәге 140 кеше вафат булса, узган ел - 125. Узган ел яңа туган балалар арасында үлем-китем 2,09 процент тәшкил иткән. Бу республика күрсәткеченнән ике тапкырга, шулай ук 2010 нчы елгы район күрсәткеченнән дә шактый ким. Авыручылар санына килгәндә, ул арткан. Вакытлыча эшкә сәләтлелекне югалту, беренчел инвалидлыкка чыгу, яман шеш белән авыру очраклары кимегән. Соңгысы белән авыру очраклары чагыштырмача ким булса да, бер ел эчендә аннан үлү очраклары арткан. Болар исә яман шеш очракларының һәрвакытта да иртә стадиядә ачыкланмавын күрсәтә. Ә туберкулез белән авыручанлык районда берничә ел инде түбән булып кала бирә. ВИЧ-инфекция белән авыручылар артып, узган ел 6 яңа очрак теркәлгән. Шулай ук психик һәм наркологик авырулар саны арткан. Хатын-кызларда цитологик скрининг үткәрү, йөклелек буенча иртә стадиядә учетка басу буенча да күрсәткечләрне яхшыртасы бар. Армиягә язгы-көзге чакырылыш буенча тикшерү үткән егетләрнең 40,9 проценты - тулысынча сәламәт, 34,5 проценты әһәмияткә ия булмаган чикләүләр белән сәламәт дип табылган. Райондагы 3523 федераль ташламаларга хокуклы кешенең 2453 е алардан акчалата файдаланган. Социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдаланучыларга 14,2 миллион сумлык дару җибәрелгән.
Сәламәтлек саклау тармагының матди-техник базасын ныгытуга зур игътибар бирелә. Узган ел Җәлил хастаханәсенә капиталь ремонт үткәрүгә 5,7 миллион сум акча бүленгән. Барлыгы 3,7 миллион сумлык җиһаз сатып алынган. Агымдагы елда район үзәк хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлегенә реконструкция үткәрү планлаштырылды. Төзелеш-монтаж эшләренә 5,5 миллион сум акча каралса, 2,2 миллион сумлык җиһаз алу күздә тотыла. Хастаханәнең кадрлар белән тәэмин ителешен яхшырту өстендә эш алып барыла. Узган ел районга 4 табиб кайткан. Бүгенге көндә медицина университеты студентлары белән 3 контракт төзелгән.
Тәүлеклек стационар, амбулатор-поликлиник ярдәм буенча дәүләт гарантияләре арттырып үтәлгән. Табиблар ел дәвамында 348 тапкыр авылларга чыкканнар. Шулай да кардиологик һәм онкологик авыруларны ачыклауга игътибарны арттырасы бар.
"Бәләкәч" программасы буенча 447 бала югары сыйфатлы сөт ризыклары белән тәэмин ителгән.
Районга Әлмәт һәм Чаллы шәһәрләренең югары технологияле үзәге һәм ашыгыч ярдәм хастаханәсе зур ярдәм күрсәтә. Шулай да йөрәк-кан тамырлары һәм инфаркт авыруларының ачыкланыш дәрәҗәсен күтәреп, мондый үзәкләрдә күбрәк авыруларны дәвалатуга ирешәсе бар.
Диспансеризация планы тулысынча үтәлеп, 900 кешенең 37 проценты сау-сәламәт дип табылган.
Узган ел мәҗбүри медицина иминияте һәм "Гражданнарның сәламәтлеген саклау турында"гы яңа федераль закон кабул ителгән иде. Соңгысының төп принциплары - һәркем ала алырлык сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү, медицина ярдәме күрсәтүдән баш тартуга юл куелмау, беренче планга пациент мәнфәгатьләре куелу һәм башкалар. Закон шулай ук беренче тапкыр гражданнарга үз сәламәтлекләрен саклау турында кайгыртуны да йөкли. "Быелгы ел мәҗбүри медицина иминияте турындагы закон положениеләрен тормышка ашыруда мөһим ел булачак. Шулай ук ул - сәламәтлек саклау тармагындагы төп: сәламәтлек саклау турындагы законны тормышка ашыруның беренче елы да", - дип билгеләп үтте бу уңайдан И.Билалов. Ул даими ярдәмнәре өчен районның барлык медицина хезмәткәрләре исеменнән ТР сәламәтлек саклау министры А.Фәрраховка, район башлыгы Н.Закировка рәхмәт белдерде.
Киңәшмәдә баш табиб урынбасары Л.Бектемирова, Җәлил хастаханәсе баш табибы Ф.Сәлахов, Иске Минзәләбаш авылы фельдшер-акушерлык пункты мөдире Р.Фәхертдинованың чыгышлары тыңланды.
"Ак Барс Мед" иминият компаниясенең төбәкара үзәге директоры Ә.Шулепова медицина иминияте тармагындагы яңалыкларны җиткерде. Киңәшмәдә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының экономик анализ һәм прогноз идарәсе начальнигы В.Камалетдинова катнашты. Ул республика сәламәтлек саклау тармагына Россия күләмендә югары бәя бирелгәнен - II урында торганын һәм монда район медицина хезмәткәрләренең дә өлеше зур булуын билгеләп үтте. Халыкка медицина хезмәте күрсәтү дәрәҗәсен яхшыртырга кирәклеккә дә басым ясады.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.Сәхипова район башлыгы Н.Закиров, район җитәкчелеге исеменнән районның сәламәтлек саклау тармагын модернизацияләүдә күрсәткән зур ярдәмнәре өчен республика җитәкчелегенә, тырыш хезмәтләре өчен, медицина хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде, халыкка хезмәт күрсәтүне тагы да яхшыртырга кирәклекне әйтте.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X