Бүген Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов районда халыкны кабул итте
Бүген якташыбыз – Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов районда халыкны кабул итте.
Аңа алдан язылу буенча жиде кеше керде. Аларның сораулары һәм мәрәҗәгатьләре сугыш хәрәкәтләрендә катнашканнарга ташламалар, “Хезмәт ветераны” исемен алу, ятим бала буларак торак белән тәэмин ителү, чит илдән килгәннәргә эшкә патент алу һәм башкаларга кагылышлы иде. Кайсыдыр сорауга шундук җавап бирелде, кайберләре тикшерүгә алынды. Кабул итүдә шулай ук ТР прокуроры урынбасары Юлия Наумова, РФ Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсенең Зәй районара тикшерү бүлекчәсе җитәкчесе Рамил Исмәгыйлов, район прокуроры Эльдар Сабиров катнаштылар.
Соңыннан Ренат Тимерҗанов газетабыз хәбәрчесенә интервью бирде. Бу хакта тулырак – район газетасының киләсе санында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев