САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Это важно

БЕРДӘМ БУЛЫП САЙЛАДЫК

Райондагы 56 сайлау участогының барысында да иртәдән үк җанлылык хөкем сөрде.Участоклар ачылганчы ук килеп, чиратка басучылар да әз түгел иде. Сайлаучыларның 97,1 процентының тавыш бирүе халыкның әлеге мөһим вакыйгага битараф булмавын күрсәтте. Без булган 2557нче, 2558нче Сарман, 2565нче Җәлил сайлау участокларында да халык бердәм булып, үз фикерен белдерергә килгән иде....

Райондагы 56 сайлау участогының барысында да иртәдән үк җанлылык хөкем сөрде.Участоклар ачылганчы ук килеп, чиратка басучылар да әз түгел иде. Сайлаучыларның 97,1 процентының тавыш бирүе халыкның әлеге мөһим вакыйгага битараф булмавын күрсәтте.

Без булган 2557нче, 2558нче Сарман, 2565нче Җәлил сайлау участокларында да халык бердәм булып, үз фикерен белдерергә килгән иде. "Безнең участокта 1232 сайлаучы, - ди 2558нче сайлау участогы комиссиясе рәисе Резедә Вәлиева. - 9 кеше исәптән төшү таныклыгы белән килде. 98 процент сайлаучылар килеп, 97 проценты, ягъни 1180 кеше тавышларын В.Путинга бирделәр". 2565нче Җәлил сайлау участогында 1555 сайлаучының 1480е үз сүзен әйтте. Аларның 95 проценты тавышларын шулай ук В.Путинга бирде. Район буенча аңа ышаныч белдерүчеләр - 95, 3 процент. Г.Зюгановка сайлаучыларның - 2, В.Жириновскийга - 0,78, C.Мироновка - 0,47, М.Прохоровка 0,9 проценты тавыш бирде. Барлык участокларда да - видеокүзәтү, ә биш участокта электрон тавыш бирү җайланмалары урнаштырылган иде. Сайлау участокларында бәйрәм кәефе хөкем итте: һәркайда кайнар коймак, тәмле чәй белән сыйладылар, теләгәннәр концерт карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев