САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Это важно

Балаларга – нефтьчеләр бүләге

Узган ел Җәлил поселогындагы Боз сараеның 10 еллыгы билгеләп үтелгән иде. Шушы уңайдан Җәлил балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, Боз сарае җитәкчелеге, автобус алуда ярдәм итүләрен үтенеп, "Татнефть" ААҖе җитәкчелегенә мөрәҗәгать иттеләр. Быел аларның һәм спорт мәктәбендә шөгыльләнүче балаларның хыялы чынга ашты - 14 нче март көнне алар поселокның Боз...

Узган ел Җәлил поселогындагы Боз сараеның 10 еллыгы билгеләп үтелгән иде. Шушы уңайдан Җәлил балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, Боз сарае җитәкчелеге, автобус алуда ярдәм итүләрен үтенеп, "Татнефть" ААҖе җитәкчелегенә мөрәҗәгать иттеләр. Быел аларның һәм спорт мәктәбендә шөгыльләнүче балаларның хыялы чынга ашты - 14 нче март көнне алар поселокның Боз сараенда үткәрелгән тантанада тышына "Балаларга - нефтьчеләрдән" дип язылган өр-яңа, уңайлы, заманча зур "КАВЗ" автобусын кабул итеп алдылар.
Татар халкының күркәм гадәте буенча тантана хуҗалары бәйрәм кунакларын - "Татнефть" ААҖе генераль директорының кадрлар һәм социаль үсеш буенча урынбасары Р.Мөхәммәдиев, район башлыгы Н.Закиров, "Җәлилнефть" идарәсе җитәкчесе М.Каюмовны чәкчәк белән каршы алдылар. Боз сараена тантанага килгән яшь хоккейчылар һәм җәлиллеләр дә аларны кайнар сәламләделәр.
Спорт мәктәбенә караган әлеге спорт сарае үзе дә "Татнефть" ААҖе генераль директоры Ш.Тәхаутдинов ярдәме белән төзелгән иде. "Бүгенге тантанада катнашуыма бик шатмын. Боз сарае буш тормый. Тормыш алга барган саен, яңа ихтыяҗлар барлыкка килә. Моңа кадәр балалар хоккеена күбрәк игътибар бирелсә, хәзер "Татнефть"тә эшчеләрнең хоккей лигасы да төзелде. Автобус тарихына килгәндә, Шәфәгать Фәхразович шунда ук сезнең үтенечкә уңай җавап бирде", - диде Р.Мөхәммәдиев, тантана хуҗаларына, хоккейчы малайлар һәм яшүсмерләргә мөрәҗәгать итеп. Бәйрәмнең иң тантаналы мизгеле җитте - Рөстәм Нәбиуллович спорт мәктәбе директоры Р.Гатинга заманча һәм уңайлы "КАВЗ" автобусы ачкычын тапшырды (рәсемдә). Аннан соң Боз өстендә олы бүләк - бәйрәмчә бизәлгән автобус үзе дә күренде. Боз сарае көчле алкышларга күмелде.
Районда спортны үстерү юнәлешендә күп эшләр башкарыла. "Бездә 130 спорт корылмасы эшли. Аларда 8,5 мең кеше даими рәвештә спорт белән шөгыльләнә. Ел саен "Татнефть" ярдәме белән күп спорт объектлары төзекләндерелә. Президентыбыз Р.Миңнеханов ярдәме белән тренажер залы булган бассейн һәм аграр көллияттә спортзал төзеләчәк. Спортчыларыбыз республика, Идел буе федераль округы җыелма командалары составында чыгышлар ясыйлар. Аларның җиңүләре безне куандыра. Рөстәм Нургалиевичка, Шәфәгать Фәхразовичка һәм нефтьчеләргә зур рәхмәтемне белдерәм", - диде Н.Закиров.
Поселокта бассейнлы спорт комплексы, Боз сарае, чаңгы базасы эшли, һәм болар барысы да "Татнефть" ярдәме белән булдырылган. Р.Гатин үз чыгышында шуларга тукталды һәм хоккейның поселокта аеруча популяр булуын билгеләп үтте. Бүгенге көндә Боз сараенда 228 бала һәм "Җәлилнефть" идарәсенең хоккей командасы шөгыльләнә. Р.Гатин алар яулаган уңышларны атады, нефтьчеләргә, Нәфис Абдулкасыймовичка, даими ярдәмнәре өчен, рәхмәт белдерде. Ә инде хоккейчы малайлар исеменнән рәхмәт сүзләрен Данил Сабитов җиткерде.
Бәйрәм спорт мәктәбенең фигуралы шуу бүлекчәсендә шөгыльләнүче балаларның чыгышы, эшчеләрнең хоккей лигасы ярышлары кысаларында үткәрелүче "Җәлилнефть" һәм "Татнефтегазпереработка" идарәләре хоккей командалары уены белән дәвам итте.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X