САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Это важно

Алгарышларны – һәр өлкәгә

4 марттагы мөһим кампания - РФ Президентын сайлаулар безнең районда да оешкан төстә узды. Бу уңайдан район башлыгы Нәфис Закиров район халкына зур рәхмәтен белдерде. "Сәяси яктан аңлы, грамоталы карашта булган, сайлауларда актив катнашкан һәр кешегә рәхмәт. Территориаль, участок комиссияләре җаваплы эшләделәр. Район халкы элек-электән бердәм, тырыш булды. Бу юлы...

4 марттагы мөһим кампания - РФ Президентын сайлаулар безнең районда да оешкан төстә узды. Бу уңайдан район башлыгы Нәфис Закиров район халкына зур рәхмәтен белдерде.
"Сәяси яктан аңлы, грамоталы карашта булган, сайлауларда актив катнашкан һәр кешегә рәхмәт. Территориаль, участок комиссияләре җаваплы эшләделәр. Район халкы элек-электән бердәм, тырыш булды. Бу юлы да ул сынатмады, үз язмышын үзе сайлады. Президентыбыз Р.Миңнеханов та районга килгәч халыкның бу сыйфатларын билгеләп үткән иде. Республика башлыгының ышанычын без тагын бер кат акладык. Районга карата ул уңай фикердә. Шуңа киләчәгебез дә өметле күренә", - диде ул район Советында узган чираттагы эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә. Сайлау нәтиҗәләре белән территориаль сайлау комиссиясе рәисе З.Сафина таныштырды. Аннан сүз мәгариф бүлеге җитәкчесе З.Гыйләҗевага бирелде. Ул район мәгариф системасының узган елгы эшчәнлеген анализлады. Бүгенге көнгә 37 мәктәпкәчә, 27 гомумбелем бирү учреждениесе, шул исәптән 11 урта, 13 төп, 3 башлангыч мәктәп, 10 "Мәктәп - укыту йорты" формасындагы башлангыч мәктәп бар. Аларда 4221 укучы белем ала. Мәгариф системасында барлыгы 1120 хезмәткәр (361е - балалар бакчаларында) эшли. Соңгы 3 елда укучылар саны 12%ка кимегән. Классларның уртача тулыланышы - 23,91 укучы (шәһәр тибы өчен), 13,06 - авыллар буенча. Бер укытучыга 11,26 укучы туры килә (норматив буенча - 15). 35 торак пункттан 26 маршрут буенча 490 баланы 16 мәктәп автобусы йөртә. Узган елның 1 сентябреннән 26 мәктәпнең 440 беренче сыйныф укучысы Башлангыч гомумбелем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандарты буенча укытыла башладылар. Барлык мәктәпләр дә яңа стандарт таләпләренә туры килә торган уку китаплары һәм пособиеләре белән тәэмин ителгән. Пилот мәктәп саналган Сарман гимназиясенең 43 икенче сыйныф укучысы яңа стандартларны тормышка ашыруны дәвам итәләр. Бу юнәлеш буенча 58 башлангыч класс укытучысы үз белемнәрен күтәрү курсларында булдылар. Яңа төр укыту дәрестән тыш эшчәнлекне дә үз эченә ала. Шул максаттан түгәрәкләр, спорт секцияләре эшли, түгәрәк өстәлләр, конференцияләр, олимпиадалар, төрле ярышлар, экскурсияләр оештырыла. Аларны укытучылар үзләре, өстәмә белем бирү педагоглары, сәнгать мәктәбе укытучылары үткәрә. Гимназиядә 1-2 сыйныф укучылары көнгә 2 тапкыр кайнар аш белән тәэмин ителәләр.
Узган елдан мәктәпләрне компьютерлаштыру һәм мультимедиа җиһазлары белән тәэмин итү буенча күләмле проект старт алды. Район мәктәпләренә 284 компьютер, башлангычларга 4 мобиль класс, 84 проекцион, 59 интерактив комплект, барлык укытучыларга да ноутбуклар, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә 19 ноутбук кайтты. Җәлил 2 нче номерлы мәктәбе районда электрон мәктәп - мәктәп-компетенция үзәге итеп билгеләнде. Бүгенге көндә бирегә 120 башлангыч сыйныф укучысына 4 мобиль класс, 8 интерактив такта, 19 проектор (гомуми суммасы - 2,8 миллион сум) кайткан. "Мәгариф" өстенлекле милли проектының "Инвалид балаларга дистанцион белем бирүне оештыру" юнәлешендә 21 балага читтән торып белем алу мөмкинлеге тудырылган - Интернетка тоташтырылган махсус компьютерлар бирелгән.
Белем бирү учреждениеләрен төзекләндерүгә дә зур әһәмият бирелә. Узган ел 27 миллион сумлык капиталь ремонт ясалган. Түбәләр, тәрәзәләр, ишекләр алмаштырылган, җылыту системасына ремонт үткәрелгән. Капиталь кертемнәр республика программасы нигезендә 8 миллион сумлык эш башкарылган. "Татнефть" ААҖ ярдәме белән Күтәмәле, Әлмәт мәктәпләре төзекләндерелгән. Агымдагы елда мәктәпләргә капиталь ремонт үткәрү буенча республика программасы старт ала. Районның 2 мәктәбе ремонты әлеге программага кертелгән. Узган ел шактый күләмдә укыту һәм ашханә җиһазлары да кайтартылган.
БДИ уку-укыту сыйфатын күрсәтүче системаларның берсе булып тора. Узган ел 11 фән буенча дәүләт имтиханнары уздырылган. Барлыгы 236 чыгарылыш класс укучысы катнашкан, 738 имтихан тапшырылган. Быел исә 251 укучы катнашыр, дип көтелә. Имтихан кабул итү пункты - Сарман гимназиясе. 9 сыйныф тәмамлаганнар 4тән ким, 5тән артык булмаган күләмдә имтихан бирәчәкләр. Рус теле, математика - мәҗбүри, яңа формада; татар теле - мәҗбүри, традицион яки яңа формада, укучы үзе сайлый; 1 яки 2 имтиханны укучы үз теләге буенча тапшыра. Быел 9нчы сыйныфны тәмамлаучы 391 укучының 384е йомгаклау аттестациясен яңа формада үтә. Имтихан кабул итү пунктлары - Җәлил гимназиясе, Сарман мәктәбе.
Сарман мәктәбе һәм гимназиясе базаларында кадет класслары оештырылды. Бу уку елында аларда 60 укучы тәрбияләнә.
Узган ел республика олимпиадаларында 6 укучы җиңүче булган, 1 укучы физкультура буенча россиякүләм җиңүгә ирешкән. Укучыларның җәйге ялын оештыру программасы кысаларында 26 лагерь эшләгән. Аларда 938 укучы ял иткән. Кышкы ял вакытында - 283 укучы.
Районда 1725 урынга исәпләнгән 37 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе бар. Балалар бакчаларына чират тору юк. "Электрон балалар бакчасы" системасында 330 бала теркәлгән. Бүгенге көндә дә электрон хезмәтләрдән файдаланырга мөмкин.
Алгарышлар төрле өлкәдә бар хәзер. Быелдан Татарстанның Торак-коммуналь хуҗалык системасында гражданнарның шикаятьләрен кабул итү һәм бәяләүнең (мониторинг) бердәм хезмәте барлыкка килде. Халыктан килгән барлык сораулар махсус сайтта тупланып барачак. Алар белән торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре үзләре дә, җирле җитәкчелек һәм дәүләт органнары да танышып бара алачак. Болар хакында район Башкарма комитетының инфраструктура бүлеге начальнигы Ф.Әхмәтшин сөйләде.
Киңәшмәне муниципаль район башлыгы Н.Закиров алып барды. Ул күтәрелгән һәр сорау буенча үзенең фикерләрен җиткерде, тәкъдимнәрен кертте. Һәр бүлекнең эшчәнлекне билгели торган индикаторлары бар. Шуларның үтәлешен дә барлады Нәфис Касыймович, күрсәткечләр буенча җитешсезлекләрне бетерү өстендә эшне эзлекле алып барырга, һәр юнәлештә планлы, максатчан эшне дәвам итәргә кирәклеген билгеләп үтте, районда узачак чаралар планы белән таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев