САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Тема дня Радио

Көн темасына, 8 июль

Рамазан ае 9 июль, сишәмбе көнне башлана. 30 көннән килә. 8 август, пәнҗешәмбе көнне Ураза гаете булачак. Сәхәр ашау кояш чыгарга ике сәгать кала төгәлләнә. Тәравих намазы кояш баеп, бер сәгать ярым узганнан соң укыла.120 мең сумлык малы (мөлкәте) булган кеше зәкят түләргә тиеш. Ягъни шушы малның 40тан бер өлешен,...

Рамазан ае 9 июль, сишәмбе көнне башлана. 30 көннән килә. 8 август, пәнҗешәмбе көнне Ураза гаете булачак. Сәхәр ашау кояш чыгарга ике сәгать кала төгәлләнә. Тәравих намазы кояш баеп, бер сәгать ярым узганнан соң укыла.120 мең сумлык малы (мөлкәте) булган кеше зәкят түләргә тиеш. Ягъни шушы малның 40тан бер өлешен, якынча 3 мең сумын зәкят итеп бирергә тиеш.13 мең сумлык байлыкка ия булса һәркемгә рамазан аеның ахыргы көннәрендә фитыр сәдакасе тапшыру вәҗеп була. Быел аның иң аз күләме 50 сум ( бодай бәясе белән исәпләгәндә), 120 сум (дөге белән), 300 сум (йөзем белән) дип билгеләнде.Фитыр сәдакасын "сөенеч сәдакасе" дип тә атыйлар, чөнки рамазан ае бар кешеләргә дә изгелекләр эшләргә мөмкинлек тудыра. Ул һәр кеше исәбеннән бирелә. Әйтик, сабый бала гаеткә кадәр туа икән, аның исәбеннән дә түләнә.Фидия сәдакасе 150 сум (бер кешене бер көн ашату) дип расланды. Аерым бер очракларда 100 сумга кадәр дип тәкъдим итәргә дә була. 8 июльдә, кояш баю белән, изге Рамазан ае керә - кичен, ястү вакыты җитү белән, беренче тәравих намазлары укыла башлый. Рамазан аенда кылына торган әлеге намаз 20 рәкәгатьтән тора.

Быелгы җәйнең төп спорт вакыйгасы - Универсиада 6 июльдә рәсми рәвештә ачык дип игълан ителде. Грандиоз тантанада РФ Президенты В.В.Путин да катнашып чыгыш ясады. Казанда Җәйге Уеннарга әзерлек эшләре кагылмаган бер кеше дә калмагандыр, мөгаен. Ә бу эшләр 5 елдан артык дәвам итте. Татарстан башкаласы­н­да Универсиада узачагы 2008 елның 31 маенда билгеле булды. Ә менә Халыкара студентлар спорты федерациясе (ФИСУ) президенты Клод-Луи Галльен фикеренчә, Универсиадага Казан, Татарстан һәм Россия генә түгел, бөтен дөнья­­дагы студентлар хәрә­кәте йогынты ясый. Галльен әйтүен­чә, Универсиада­ның ни өчен нәкъ менә Казанда узуын сораучылар да аз түгел икән. "Беренчедән, шә­һәрдәге яшьләр санына карап кабул иткән фикеребез. Казанда 150 меңнән артык студент белем ала. Икен­чедән, миңа Татарстан яшьлә­ре, волонтерлар белән аралашырга туры килде. Алар халыкара багланышларны ныгыту, төрле милләтләр арасында элемтәләр урнаштыру фикерен алга сөрә, респуб­ликаның икътисадый үсешен, сәламәт тормыш рә­вешен өс­тен куя."- диде Галльен .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев