Хәбәрләр 2 июль
Бөтендөнья җәйге Универсиада башланырга 4 көн калды. Районыбыз халкы Универсиада уеннарын турыдан-туры трансляциядән карый алачак, шулай ук уеннарны яктырткан махсус сайтта да ярышларны күзәтергә мөмкин булачак. Кем булырга? Документларны тагын кайсы уку йортына тапшырып карарга? Абитуриентлар БДИ балларының күпме булуыннан чыгып, белгечлек сайларга омтыла. Билгеле булганча, алар документларын биш вузга...
Бөтендөнья җәйге Универсиада башланырга 4 көн калды. Районыбыз халкы Универсиада уеннарын турыдан-туры трансляциядән карый алачак, шулай ук уеннарны яктырткан махсус сайтта да ярышларны күзәтергә мөмкин булачак.
Кем булырга? Документларны тагын кайсы уку йортына тапшырып карарга? Абитуриентлар БДИ балларының күпме булуыннан чыгып, белгечлек сайларга омтыла. Билгеле булганча, алар документларын биш вузга өч юнәлеш буенча тапшыру мөмкинлегенә ия. Казан (Идел буе) федераль университетына кабул ителгән гаризаларның саны 11 меңгә якын инде. Монда, филиалларны исәпкә алмаганда, бюджет урыннары 3449ны тәшкил итә. КФУның Чаллыдагы институтында - 630, Албугада - 884, Яшел Үзән филиалында - 36, Чистайда 45 кеше бушлай укый ала. Иң югары бәйгеләр нефть-газ, дәвалау эше, туризм, геология, нанотехнология һәм микросистемалы техника, журналистика, Көнчыгыш гыйлеме һәм африканистика, икътисад, юрист, музеология һәм мәдәни мирас объектларын саклау юнәлешләрендә күзәтелә. Әйтик, нефть-газ эшендә бер урынга - 28 көндәш.Дәвалау эше белгечлегенә бирелгән 10 бюджет урынын 174 кеше дәгъваласа, медицина биохимиясенә каралган шулкадәр үк урынны 99 егет-кыз бүлешә. КФУ табиблар әзерләүгә быел гына керешсә дә, әлеге белгечлекне үзләштерергә теләүчеләр күп. Юриспруденциянең көндезге бакалавриат юнәлешенә 480 кеше гариза биргән. Анда урыннар саны - 83. Документларның төп нөсхәсе иң күп кабул ителгән белгечлек тә шул. Моннан яшьләр тегендә-монда сикереп йөрмичә, юрист булырга төптән уйлаган дип нәтиҗә ясарга мөмкин. Татар филологиясен сайлаучылар күпме? Филологиянең татар теле һәм әдәбият, этнодизайн белгечлегенә 12 урынга - 14, татар теле һәм әдәбияты, мәгълүмати технологияләр буенча 12 урынга - 17, татар теле, чит телләрне өйрәтүче педагог булырга 20 урынга - 31, ә татар теле һәм әдәбият укытучысы өчен 20 урынга - 9, татар теле һәм әдәбият, кытай теле белгечлегенә 15 урынга 15 кеше гариза тапшырган. Болар - бакалавриат юнәлешләре. Татар теленә заманча технология нигезендә өйрәтү дигән магистратура юнәлешенә 6 урынга шуның кадәр үк гариза кергән. Абитуриентлар университетның сайты аша кызыксындырган сорауларына җавап таба ала. Шулай ук "кайнар элемтә" дә эшли. Эш көннәрендә иртәнге сәгать тугыздан кичке сәгать бишкә, шимбә көнне көндезге сәгать бергә кадәр 8 (843) 221-33-33 бердәм омерына шалтыратырга була.
Спорт ярышлары әле старт алмады, әмма башкалада Җәйге Уеннар рухы нык сизелә. Казанда өр-яңа шәһәрчек пәйда булды. Дөрес, аны авыл дип йөртәләр, әмма ул иң заманча шәһәрләрдән бер дә калышмый. Җәйге Уеннар вакытында 13 мең кеше яшәячәк Төзелеше 14,4 миллиард сумга төшкән һәм 53 гектар мәйданга җәелгән Универсиада авылында 28 торак йорт бар. Әлеге комплекс 14 меңгә якын кеше яшәүгә исәпләнгән. Шәһәрчек эчендә электромобильләр йөри. Төп урамның бер башыннан икенчесенә спорт мәйданчыклары, фонтан һәм аллеялар урнаштырганнар. Инде шимбә көнне үк бирегә чит илләрдән спортчылар килә башлады. Ачылу тантанасында Япония, Малайзия, Алмания, Франция һәм башка ил вәкилләре дә бар иде. Кичә исә Универсиада авылында Россия җыелма командасының әләмен күтәрделәр. Ярышлардан соң биредә Казан Федераль университеты һәм Идел буе физик культура һәм спорт академиясе студентлары яшәячәк. Ә Казан Универсиадага тулысынча әзер. ФИСУ Башкарма комитеты утырышында башкала мэры Илсур Метшин әнә шулай дип белдергән. Шимбә көнне "Корстон" комплексында Җәйге Уеннарга әзерлек турында сөйләштеләр. "Казан-2013" Башкарма дирекциясенең генераль директоры Владимир Леонов әлеге чарада катнашучыларны аккредитацияләү эшчәнлеге, спортчылар өчен әзерләнгән шартлар турында сөйләгән. Леонов сүзләренә караганда, барлык хезмәт һәм корылмалар "Универсиаданың 4 көне" өйрәнүләре кысаларында сынау узган. "Әлеге өйрәнүләр безнең Уеннарга әзер икәнлегебезне күрсәтте", - дигән Леонов. Башкарма дирекциясенең матбугат үзәге хәбәр итүенчә, Универсиадага халыкара, Россия һәм төбәк массакүләм матбугат чараларыннан 1200дән артык журналист аккредитация узган. Уеннарда катнашучылар Россия халыкларының бай традицияләрен һәм Татарстан милли мәдәниятен Универсиада Паркында гына түгел, ә милли бәйрәмебез Сабантуйда да күрә алачак, моның өчен ул махсус Уеннар вакытына күчерелде.
«ВТ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев