Сарманлыларны октябрьдә нәрсә көтә
Октябрь - көзнең беренче кырыс, салкын ае. Көннәр тагы да кыскара бара. Октябрьдә - төшкә кадәр көз, төштән соң - кыш. Бу ай салкын төньяк-көнчыгыш җилләрен, күпчелек болытлы һава, пыскаклап явучы яңгырларны алып килә. Ләкин октябрьдә дә коры, матур һава торышы торган көннәр дә була. Борынгылар әйтүенчә, биш елга бер...
Октябрь - көзнең беренче кырыс, салкын ае. Көннәр тагы да кыскара бара. Октябрьдә - төшкә кадәр көз, төштән соң - кыш. Бу ай салкын төньяк-көнчыгыш җилләрен, күпчелек болытлы һава, пыскаклап явучы яңгырларны алып килә. Ләкин октябрьдә дә коры, матур һава торышы торган көннәр дә була. Борынгылар әйтүенчә, биш елга бер тапкыр "әбиләр чуагы" үзенең офыкларын киңәйтә. 1949, 1966 елларда нәкъ менә шундый октябрь күзәтелгән. 1966 елда ай буе җылы булып, һава температурасы 23 градуска кадәр күтәрелгән. Ә гомумән алганда, октябрь - кыш алды ае. Бу айда урамда - җиде төрле һава торышы: чәчә, исә, бөтерә, болгата, өзгәли, өстән коя һәм астан себерә.
Халыкта октябрьгә кагылышлы сынамышлар да шактый. Сез дә сынап карагыз, хөрмәтле сарманлылар:
Беренче октябрьдә кар күренсә, кырык көннән кар күренер. Җил көнчыгышыннан булса, кыш суык булыр. Октябрьдә каен белән белән имәннән яфраклар тулысынча коелып бетми икән - салкын кышны көт. Көчле җил - көчле яңгырга. Кояш болытлар арасында коенса - яңгыр көт. Болытлар түбән йөзсә - һава торышы бозылуга, югары йөзсә - матур көнгә. Беренче кар көндез яуса - кыш салкын, төнлә яуса - җылы була. Көз озын килсә, яз соң килер. Покрауга кадәр кар төшсә, көз озак килер. Көзге көн бәс тотса, аязлыкка галәмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев