Новости Сарманово

Газета "Новый Сарман" - Сармановский район

18+
Рус Тат
Полезная информация

Сарманлылар өчен шимбә табынына нечкә камырда тиз әзерләнә торган пицца

Моның өчен түбәндәге ингредиентлар кирәк: Он - 3 стакан Су - 1 стакан Тоз - 1 чәй калагы Коры чүпрә - 1 пакет Зәйтүн мае - 2 аш калагы Салями - 200 грамм Голланд сыры - 250 грамм Сөтле сосиска - 5 данә Сарымсак - 3 тырнак Яшел тәмләткечләр (петрушка,...

Моның өчен түбәндәге ингредиентлар кирәк:

Он - 3 стакан

Су - 1 стакан

Тоз - 1 чәй калагы

Коры чүпрә - 1 пакет

Зәйтүн мае - 2 аш калагы

Салями - 200 грамм

Голланд сыры - 250 грамм

Сөтле сосиска - 5 данә

Сарымсак - 3 тырнак

Яшел тәмләткечләр (петрушка, укроп) - 1 бәйләм

Кетчуп - 1 аш калагы

Төелгән кызыл борыч - тәменчә

Зәйтүн җимеше - 120 грамм

Әзерләү ысулы: 1 стакан онны чүпрә белән бутыйбыз, 50-55 градуска кадәр җылытылган су өстибез, аны чәнечке белән болгатабыз. Шушы катнашмага камыр тыгызланганчы он өстибез, зәйтүн мае өстәп басабыз да, чәнечке белән берничә урыннан тишеп, җылы урынга куябыз. Камыр килгәнче, эчлек әзерлибез. Салями, сосиска, зәйтүн җимешләрен түгәрәкләп турыйбыз, болгар борычын - шакмаклап һәм тасмалап. Сырны эре угычтан чыгарабыз, яшеллекне вак итеп турыйбыз. Газ мичен кабызып, 250 градус җылылыкка көйлибез. Камырны нечкә итеп җәябез. Пиццаның төбенә кетчуп сөртәбез, соңыннан вакланган сарымсак һәм тәменчә борыч сибәбез. Эчлекне җәябез, өстенә сыр һәм яшел тәмләткечләр сибәбез. Нечкә камырдагы пиццаны әзерләү 6-7 минутка исәпләнгән, шуңа күрә артык кибеп китмәсен өчен карап торырга кирәк. Ашыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев