САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Җиңүләрдән җиңүләргә

Апрель ае теннис ярышларына бай булды. 7 нче апрельдә спорт сөючеләр район башкарма комитеты кубогы өчен ярыштылар. Анда егермедән артык спортчы катнашты. Петровка Завод урта мәктәбе укытучысы Сирина Галишина, өченче ел рәттән җиңү яулап, кубокны үзендә калдырды. Сарайлы авылыннан Зөһрә Хәбибуллина - II, Җәлил гимназиясеннән Румия Шәймәрданова III урынны алдылар....

Апрель ае теннис ярышларына бай булды. 7 нче апрельдә спорт сөючеләр район башкарма комитеты кубогы өчен ярыштылар.
Анда егермедән артык спортчы катнашты. Петровка Завод урта мәктәбе укытучысы Сирина Галишина, өченче ел рәттән җиңү яулап, кубокны үзендә калдырды. Сарайлы авылыннан Зөһрә Хәбибуллина - II, Җәлил гимназиясеннән Румия Шәймәрданова III урынны алдылар. Ир-егетләр бәйгесендә Җәлил поселогыннан Марат Шәйхуллов беренче тапкыр кубок иясе булды. Рөстәм Бикмөхәммәтов (Җәлил поселогы) белән Айнур Хөснетдинов (аграр көллият) икенче, өченче урыннарны бүлештеләр. Җиңүчеләргә яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең Почет грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды.
14 нче апрельдә беренче тапкыр Сарман авылы беренчелегенә ир-егетләр арасында бәйге оештырылды. I урынны - Марат Рәхмәтуллин, II урынны - Наил Хәмитов, III урынны Динар Сәетшин алдылар. Укучы яшьләр арасындагы ярышта Сарман гимназиясе теннисчылары көчлерәк булып чыктылар. I урынны Айрат Дольский яулады һәм күчмә кубокка ия булды. Пьедесталның икенче баскычына Рөстәм Сәлахов, өченче баскычына Ришат Миргалиев күтәрелде. Җиңүчеләргә бүләкләрне Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Р.Әхмәдуллин тапшырды.
25 нче апрельдә Сарман гимназиясе беренчелеге уздырылды. 1994-1999 нчы елгы егетләр арасында беренче өч призлы урынны А.Дольский, Р.Миргалиев, Б.Ситдыйков яуладылар. 2000 нче елгы һәм аннан кечерәк спортчылар арасында беренчелек Динар Йосыповта булды. Эмар Хаҗиев - II, Артур Төхвәтуллин - III урында. Ярышларны үткәрүдә матди ярдәм күрсәткәне өчен, Илшат Шәйхетдиновка барлык укучылар исеменнән рәхмәт белдерәбез.
29 нчы апрельдә Алексеевск поселогында Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган турнир уздырылды. Үз яшь төркемнәрендә Алинә Фәртдинова, Ришат Миргалиев өченче урынны алуга ирештеләр. 12 яшьлек теннисчылар арасында Динар Йосыпов, Татарстан җыелма командасы әгъзасы С.Фоминны 2:0 исәбе белән җиңеп, беренчелекне яулады.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев