САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

"Безнең дә өлеш керә", – диләр сарманлылар

6 июльдә Казан шәһәрендә елның иң мөһим вакыйгасы - XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданы ачу тантанасы үткәрелде. Аны лаеклы итеп уздыруга сарманлылар да зур өлеш кертәләр. Республиканың югары уку йортларында укучы студентларыбыз волонтерлар сафын тулыландырдылар. Ә Сарман районы делегациясе ачылу тантанасында кунак буларак катнашты. Сәнгать осталары исә җыр-биюгә сәләтләрен күрсәтәчәкләр. Азия...

6 июльдә Казан шәһәрендә елның иң мөһим вакыйгасы - XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданы ачу тантанасы үткәрелде. Аны лаеклы итеп уздыруга сарманлылар да зур өлеш кертәләр. Республиканың югары уку йортларында укучы студентларыбыз волонтерлар сафын тулыландырдылар. Ә Сарман районы делегациясе ачылу тантанасында кунак буларак катнашты. Сәнгать осталары исә җыр-биюгә сәләтләрен күрсәтәчәкләр.
Азия Мөхәммәдиева, Янурыс авыл җирлеге башлыгы:
- Сарманнан уңайлы автобусларда кузгалып киттек. Казанда "Татнефть-Арена" стадионында безне белән волонтерлар каршы алды. Соңыннан "Казан-Арена" стадионына киттек. Ярты футбол кыры зурлыгындагы экранда аренаның үзеннән турыдан-туры трансляция алып барыла. Соңыннан ачыкланганча, 45 мең кешелек зал да сәхнәдә бара торган күренеш, хәрәкәттә актив катнашучы булырга тиеш икән. Һәр креслога рюкзаклар куелган иде. Аларга сәхнәдә бара торган хәрәкәттә катнашу өчен бөтен кирәк-яраклар салынган.
Ачылу тантанасы берничә этаптан торды. Иң элек Россия халыклары парады булды. Ул - хәзерге Россиядә яшәүче 180 төрле милләт вәкилләренең театральләштерелгән күренеше, "терелгән" мифлар һәм легендалар. Шоуның төп герое - кеше. Халыклар парады чын мәгънәсендә - Россиянең йөзләрчә фрагментлардан торган чагылышы, безнең йөз. Ачылу тантанасында Россия һәм Татарстан тарихына да киң урын бирелде. Экран һәм сәхнә аша дөнья яралганнан алып хәзерге көнгәчә булган вакыйгалар чагылдырылды, ачышлар күрсәтелде. Гражданнар, Бөек Ватан сугышлары һәм башка тарихи вакыйгалар, беренче паровозлар, корабльләр, шул исәптән космик, радио һәм башкалар, күренеш һәм макет рәвешендә, күз алдыннан үтте. Татарстан тарихын чагылдырганда, милли билгеләр һәм бизәкләргә зур игътибар бирелде. Тамашачылар Казан тарихы, Тукаебыз, мәдәниятебез белән таныша алдылар. Соңыннан төрле илләрнең делегацияләре үтте. Универсиада халкын Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, Халыкара студентлар уеннары федерациясе Президенты Клод-Луи Гальен тәбрикләделәр. Иң күренекле спортчылар Универсиада утын кабыздылар. Болар барысы да искиткеч матур манзара булды.
Г.Камал театры артистлары һәм башка күренекле кешеләр белән фотога төштек.
Казан гаҗәеп матурланган. Һәркайда - чәчәк түтәлләре, чисталык һәм волонтерлар. Алар югалып калырга ирек бирмиләр - һәр нәрсә турында мәгълүмат бирәләр, кирәк икән, ярдәм кулын сузалар.
Ачылу тантанасында да, Казан урамнарында да республикабыз, халкыбыз өчен горурлык хисләре кичердек. Анда катнашуны оештырган район хакимиятенә рәхмәтебез чиксез.
Айсылу Шәрипова,
ИНЭКА студенты:
- Мәктәптә җәмәгать эшләрендә алган тәҗрибәм ярдәм итте - Универсиадада административ идарә составында эшлим, ягъни штабта утырам. Ул ат спорты комплексында урнашкан. Комплекс гаҗәеп матур һәм заманча. Шахмат ярышлары да биредә үтәчәк. Штабта ун волонтер, сменалап, бишәр-бишәр кеше эшлибез. Безнең бурыч - волонтерларны исәпкә алу, аларның эшчәнлеген көйләү, аларның эшенә күзәтчелек итү. Кирәк икән, кирәкле информацияне әзерлибез.
Ял көннәрендә Казанның истәлекле урыннарында булам. Башкалабыз бик матур. Һәркайда олы бәйрәм, Универсиада рухы сизелә. Сабантуй һәм 12 нче июльдә булачак зур концерт һәм дю Солей циркы тамашасын күрәсем килә. Мөмкинлек булса, барачакмын.
Гөлназ Латыйпова,
мәдәният бүлеге мөдире:
- 12 июль көнне Универсиадага районнан 146 кешелек делегация барачак. Аңа әзерлекне алдан ук башладык. Делегация составында "Ясмин", "Умырзая", "Апрель" бию ансамбльләре, җырчылар Лиана Антонова, Дилүс Шәйхразыев, Рузилә Бәдертдинова, Миләүшә Рамазанова, Ләйсән Миннәхмәтова, "Юлдаш" триосы, баянчылар Илһам һәм Илнар Шакировлар бар. Башта кече сәхнәдә концерт куячакбыз, соңыннан кич зур сәхнәдә "Ясмин", "Апрель" бию ансамбльләре, Миләүшә Рамазанова, Рузилә Бәдертдинова чыгыш ясаячак. Соңыннан дю Солей циркы тамашасын караячакбыз.
Миләүшә Габдрәхимова, Казан федераль университетының философия факультеты студенты, волонтер:
- Универсиадага волонтер буларак өлеш кертә алуыма чиксез шатмын. Мондый мөмкинлек еш бирелми. Безнең инглиз телен ни дәрәҗәдә белүебезне тикшерделәр һәм берничә урын тәкъдим иттеләр. Мин аэропортны сайладым. Биредә 29 июньнән бирле кунаклар каршылыйбыз. Алар өчен дүрт стойка эшли. Беренчесендә - спортчылар, тренерларны, икенчесендә - судьяларны, өченчесендә - матбугат чаралары вәкилләрен, дүртенчесендә Халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU) әгъзаларын каршылыйлар. Мин икенче стойкада хезмәт күрсәтәм. Кемдер трапка ук чыгып каршылый, багаж белән булыша. Кунакларның очышны ничек уздырулары, моңа кадәр Казанда булу-булмаулары, спортның нинди төре буенча килүләре белән кызыксынабыз, аларны теркибез, автобуска кадәр озатабыз. Алар бик ачыклар, дусларча мөнәсәбәттә аралашалар. Яңазеландиялеләр аеруча ошады. Араларында русча белүчеләр дә очраштыргалый.
Универсиаданың ачылу тантанасын, кызганычка каршы, турыдан-туры күреп булмады. Без ул вакытта да эштә идек.
Алмаз Фәрхетдинов,
район эчке эшләр бүлеге полициясе начальнигы урынбасары:
- Без "МКСК-Казан-Манеж" спорт объектын саклыйбыз. Районнан без шактый. Биредә фехтование буенча ярышлар үтә. Мәртәбәле кунаклар, чит ил вәкилләре һәм спортчылары да күп килә. Безнең ил спортчылары алтын медаль алдылар. Алар өчен аеруча сөенәбез. Универсиадага үзебезнең өлешебезне кертә алуга да бик шатланабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев