Янурыстан Халидә һәм Равил Зәйнуллиннар тату яшәү серен беләләр
Төбәгебез талантлы кешеләре, күренекле шәхесләре белән дан тота. Озак еллар тату матур гомер кичергән парлар район елъязмасын тулыландыра. Шундыйларның берсе - Янурыс авылында яшәүче Халидә һәм Равил Зәйнуллиннарга "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшырылды. Гаилә башлыгы - республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре, СССР кинематографиясе отличнигы Равил Шәйхетдин улы - районыбызда танылган...
Төбәгебез талантлы кешеләре, күренекле шәхесләре белән дан тота. Озак еллар тату матур гомер кичергән парлар район елъязмасын тулыландыра. Шундыйларның берсе - Янурыс авылында яшәүче Халидә һәм Равил Зәйнуллиннарга "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшырылды.
Гаилә башлыгы - республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре, СССР кинематографиясе отличнигы Равил Шәйхетдин улы - районыбызда танылган кеше. Халыкка идеологик тәрбия бирүгә, кино хезмәте күрсәтүгә багышланган 25 ел гомере зая узмаган аның.
- Йөкне парлап тарткач, авырлыклары да җиңеллек белән узды. Тормыш иптәшем Халидәгә зур рәхмәт. Ул минем терәгем, зур таянычым булды. Аның ярдәменнән башка мин уңышларга ирешә алмаган булыр идем, - ди Равил абый.
Әйе, моннан биш дистә еллар элек язмыш очраштырган, кавыштырган парлар хезмәт юлын бер сукмактан узалар. Ул вакытта Каташ Каран клубында мөдир булып эшләгән тездән аска төшкән озын толымлы, чем кара чәчле, мөлаем кызны Янурыс егете бер күрүдә ошата да, өч ай янында бөтерелеп йөргәннән соң, урлап та китә. Уңган, искиткеч сабыр килен 38 ел каенана белән бер дә сүзгә килми гомер кичерә, аның 10 елында карт әбиләрен дә яннарында тәрбиялиләр. Аларның әниле-кызлы яшәгән тату чакларын мин дә хәтерлим әле, чөнки әлеге гаилә мин туган йортның күршесендә яши. Балачакта аларның ишле гаиләсендә миңа да әнием, әбием эштә чагында урын табыла иде.
Кияүгә чыккач, Халидә апа Янурыс клубында эшли башлый. Кино куючы тормыш иптәше Равилгә дә ярдәм итәргә өлгерә, билетлар сата. Мөдир буларак, барлык кичәләрне уздыру, халыкны кичке күңел ачуларга тарту аның җаваплылыгында була. Халык театрлары оештырып, районкүләм призлы урыннар яулыйлар. Үзе дә оста актер булган, алыштыргысыз суфлер, режиссер вазифаларын башкарган тынгысыз җитәкче хәтта ул вакытта колхоз рәисе булып эшләгән Хәмит абый Миңнуллинны, мәктәп директоры Рузалин Хәбибуллинны да сәхнәгә алып менә.
- Берсендә бер күренеш алдан чыкканмын, рольгә кереп, хәлдән шома гына чыгарга туры килде, халык сизмәде, - дип, сагынып, искә төшерде ул вакытларын Халидә апа.
Бер-берсен сабыр гына тыңлап, Зәйнуллиннар хәтирәләре белән бик теләп уртаклаштылар.
- Яхшы кино булса, Сарманда куелган көнне Каран белән Янурыста да күрсәтелә иде ул, - ди Равил абый.
- Ничек алай булды? - дип кызыксынам.
- Хәйләсе бар иде, - ди күршем, серле генә елмаеп. - Сарманга барып, киноның беренче сериясе беткәнен көтеп торам, тиз генә алып кайтып, Каранда, аннан Янурыста куям. Алар бетүгә, кире үзәккә барып, икенче бүлеген алып кайтам. Рәхмәт ул вакытта үзе дә киномеханик булып эшләгән Мөгаллимә Гаделшинага, бервакытта да кире бормады, үз өстенә җаваплылык алып, ышанып, тасмаларны бирә иде. Аларны бозмыйча, өзмичә, чиста итеп тапшыру - минем бурыч. Менә шулай уртак тел табып, ярдәмләшеп, бик тату эшләгәнгә, планнарны да һәрвакыт арттырып үти идек.
Озак еллар бергә эшләгән җитәкчеләре Альбина Яруллинага Зәйнуллиннарның рәхмәтләре зур. Эшләгәнне күрә, бәяли белде, хөрмәтен дә, игътибарын да, ярдәмен дә кызганмады, диләр.
Авылдан-авылларга йөргән, кара бураннарда, эссе-суыкларда яшьләрне уен-җырга тартып, мәгънәле кинотасмалар аша бераз гына булса да культура, эстетик тәрбия бирүгә өлеш кертә алганнарын да горурланып, дәртләнеп күңел сандыгыннан чыгарды Равил абый. Ындыр табагында, колхозга ярдәм итеп, җитәкчеләр белән аңлашып эшләгәннәрен дә әйтергә онытмады. Мәзәкләр дә сөйләп алды. Авылда беренчеләрдән булып алынган машинасы белән күп ярларны кавыштырганы, гаиләләргә сөенеч китереп туган сабыйларны алып кайтканда да авылдашларына ярдәм итә алганына сөенә ул.
Татулыкның серен бер-береңә юл куя белүдә, сабырлык, хөрмәт белән яшәүдә күрәләр күршеләрем. Яшьләргә дә киңәшләре шундый. Зәйнуллиннар бүгенге көндә өч уллары - Илдар, Илдус, Илгизнең, киленнәренең, 8 онык, 2 оныкчыкларының матур яшәүләренә сөенеп, шундый балалар үстергәннәре белән горурланып, тыйнак гомер кичерәләр. Алар йорты һәрвакыт гөрләп тора. Табыннары Халидә апа пешергән тәмле ризыклар белән тулы, Равил абыйның мунчасы ягылган булыр. Дөньялар иминлегендә, сәламәтлек, җан тынычлыгы белән әле озак еллар бәрәкәтле тормышта яшәсеннәр, шатлыкларны парлап уртаклашсыннар иде авылдашларым.
Шулай ук укыгыз:
Районда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үттеләр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев