.
Ләке мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Игәнә" халык фольклор ансамбле җитәкчесе Раилә Асанова райондашларга яхшы таныш. Җыр-биюгә, уен коралларында уйнау осталыгы белән ул районда гына түгел, республикакүләм дә абруй казанып яши. Мамадыш районы Җөри авылында узган республика Питрау бәйрәмендә талантлы райондашыбызга ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Рәхмәт хатын тапшырдылар. Без аны дәрәҗәле бүләге белән тәбриклибез, яңадан-яңа уңышлар телибез.
Нет комментариев