Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Район үзәгенең «Лилия» бакчасы балалары республика чемпионатында чыгыш ясадылар

Бүген Казан шәһәрендә Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта «Акыллы уеннар» өстәл уеннары буенча республикакүләм чемпионат үтте.

Анда Сарманның "Лилия" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә катнаштылар. Мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче Мәрьям Хәсәншина "Читекләр" номинациясендә чыгыш ясаса, Альмир Шәкүров "Төзүчеләр" бәйгесендә сәләтен сынады. Әмирхан Сапаров әнисе Лилия белән "Акыллы гаилә" номинациясендә яраткан шөгылен тәкъдир итте. 

Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Берләшкән Гарәп Әмирлегеннән килгән кунаклар катнаштылар.  

Чемпионат күңелле һәм истәлекле мизгелләргә бай булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев