Мөхәммәтҗановлар бер-берсенә сөю бүләк итеп яшиләр
Иске Минзәләбаш авылында гомер кичергән, бүгенге көндә Сарманда яшәүче райондашларыбыз Ленар һәм Әлфия Мөхәммәтҗановлар белән узган көздә Башкортостан якларында бергә ял йортында булып кайттык. Алдан сөйләшенсә дә, көннәрне шулай туры китереп булмас иде, мөгаен.
Җитәкләшеп, ашханәгә килделәр, парлап дәваланырга йөрделәр, күңел ачу чараларында гел бергә һәм игътибар үзәгендә булдылар алар. Берсе гармун сузды, икенчесе кушылып җырлады. Моңа кадәр дә яхшы танышлар буларак, юллар кисешкәндә, хатирәләрне, матур истәлекләрне барладык, хезмәт һәм тормыш елларындагы кызыклы хәлләрне искә төшердек. Ялыбыз бергә-бергә бик күңелле үтте.
15 май – Халыкара гаилә көне уңаеннан район үзәгенең Ял паркында үткәрелгән тантаналы чарада янә очрашу насыйп булды. Әлеге матур парны да кунакка чакырганнар иде. Сәбәбе дә билгеле: Мөхәммәтҗановлар 1 май көнне алтын туйларын билгеләп үткәннәр. Ә бәйрәмдә аларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, юбилярларга Рәхмәт хаты, чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләкләре тапшырды.

Мөхәммәтҗановлар Иске Минзәләбашта танышалар. Яшь педагоглар икесе дә авыл мәктәбенә укытырга кайткан булалар. Урта мәктәпне тәмамлагач, Казахстан якларында артиллерия гаскәрләрендә хезмәт итеп кайткан егет Әлмәт физкультура техникумына укырга керә. Ике еллык солдат режимы, рота старшинасы булып хезмәт итүе булачак мөгаллимне ныклыкка сыныйлар. Шуңа Ленар Әмирҗан улына укуы да авыр булмый. Уку йортын уңышлы тәмамлап, туган авылы мәктәбенә укытырга кайта яшь белгеч. Кулына яңа гына диплом алган Әлфия Әнвәр кызын да мәгариф бүлеге шушы мәктәпкә эшкә җибәрә. Ул вакытта машиналар сирәк йөри. Олы юлда очраганнарына утырып, калган өлешен җәяүләп, яшь белгеч билгеләнгән пунктка барып җитә. Авыл башыннан йомшак кына атлап килүче кызга игътибар бирделәр микән башкалар, ә менә мәктәпкә укытырга кайткан яшь егетнең үткен күзләре күреп алалар. Йөрәк дигәннәре дә ешрак тибә башлый. Фатирга урнашкан кыз кичен клубка уенга чыга. Аның да күзләре нәкъ менә басу капкасыннан каршы алган егеткә төбәләләр. Җыр-моңга гашыйк кызны ул җиңел итеп биюе белән дә үзенә карата. Кичә студент, бүген инде мөстәкыйль тормышка аяк баскан яшьләр бер коллективта хезмәт юлын башлыйлар. Мәктәп директоры Нәкыйп Борһанов та үзләрен үсендереп тора. Егет белән кыз бер-берсенә тартылалар, чараларны бергәләп оештыралар, дәрескә дә бергә әзерләнәләр. Яшьләр арасында гыйшык уты кабына, һәм алар 1976 елның 1 маенда өйләнешәләр. “Көн бик матур, язгы чәчү вакыты иде”, – дип искә алалар алар туй көнен.
Биш ел мәктәптә укытканнан соң, гаилә башлыгын авыл Советына рәис итеп билгелиләр. 8 ел җирлек халкы гозерләрен тыңлый, алар тормышын яхшырту өстендә эшли җитәкче. Колхоз идарәсенә партоешма секретаре булып күчкәч, эшләр масштабы тагы да киңәя, хәл итәсе мәсьәләләр саны да арта. Җитәкчелектә чирканчык алган, шактый тәҗрибә туплаган белгечне аннан “Чулпан” колхозына рәис итеп җибәрәләр. “Шундый тату эшләдек. Бик көчле механизаторлар хезмәт куйды анда. Атна саен нәтиҗә ясый, бүләкли идек. Бу аларга стимул бирде. Дөрес, авырлыклар да булды, әмма алары артта калды. Мине озатканда, зал шыгрым тулы иде. Аларның сөйләгәннәрен хәзер дә хәтерлим. Тырышлык заяга китмәгән, дигән нәтиҗә ясаган идем үземә. Мине үзем йөргән “Җигули”га утыртып озаттылар”, – диде ул. Аннан Күтәмәледә, “Марс” күмәк хуҗалыгында эшләгән еллары да тырыш хезмәттә, булсынга йөреп үтә аның. Физик яктан нык булуы, спорт белән шөгыльләнүе дә Ленар Әмирҗан улына кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Чукмарлы, Күтәмәле авыллары халкын мәчетле дә итә җитәкче. Ә Әлфия апаның исеме беренче дин сабаклары – тәҗвид кагыйдәләрен бирү белән тарихка кереп кала. Җәлилгә йөреп, ул үзе гарәпчә укырга өйрәнгән була. Шул рәвешле белемнәрен башкаларга да өйрәтә. Иске Минзәләбаш авылы мәчетендә дә укулар оештыра мөгаллим.
Ленар Әмирҗан улының сәүдә системасында эшләгән еллары да җиңелләрдән булмый. Хезмәт хакы ала алмаган, акчасызлык еллары була бу. Ул кыенлыклардан чыгу юлын да таба җитәкче. Җитештерү цехлары эшләтеп җибәрә, әзер продукция белән район халкын гына түгел якын-тирә шәһәрләрдә яшәүчеләрне дә тәэмин итәләр алар. Кисель, помадка, коймак оны, токмач һәм башка төр продукцияне үзебездә дә җитештерү мөмкинлеге булганын раслый җитәкче. Күчемсез милек идарәсендә дә эшли ул. Шуннан лаеклы ялга китә. Умартачылык белән шөгыльләнә башлый, үз эшен җәелдерә. Озак еллар авылда ветераннар хәрәкәтен җитәкли, совет рәисе вазифаларын башкара Ленар Әмирҗан улы.
- Яшәү дәверендә, нигезеннән башлап, бергәләп йорт күтәрдек. Кечкенә булсалар да, балалар да үзләренең көчләреннән килгәнчә зур ярдәм иттеләр. 30 елдан артык шул нигездә гомер кичердек. Өч бала тәрбияләп үстердек. Олы улыбыз Илнар белән киленебез Рәзилә Сарманда төпләнделәр. Кызыбыз Наилә бүгенге көндә киявебез Рәис белән Мәскәүдә яшиләр. Кече улыбыз Илдар Түбән Каманың 27 санлы лицеенда физика фәненнән укыта. Үзенең эшен бик яратып башкара. Тормыш иптәше Лилия белән ике бала тәрбияләп үстерделәр. Кечкенә улыбыз хакында аерым тукталып үтәсем килә. Һөнәр сайлаганда, мин аңа энергетика институтына укырга керергә тәкъдим иттем, аның перспективалы уку йорты икәнен әйттем. Улыбыз миңа каршы килмәде, укып бетерде. Диплом алганда, әнисе белән Казанга бардык, аннан балабызның киләчәк язмышы да кызыксындырды безне. Бергәләп кафега кердек. Кызыбыз Наилә ул вакытта “Татэнерго”да эшли иде. “Улым, апаң янына эшкә керерсең инде, сиңа ярдәм дә итәр ул”, – дигән идем, болар икесе дә тынсыз калдылар, дәшмиләр. Шуннан соң кыз телгә килде: “Әти, апаемның укытасы килә”, – диде. Мин гаҗәпкә калдым: ничек укыта инде, ул бит – булачак энергетик! Эш шунда ки, улыбыз параллель рәвештә педагогик белем дә алган булып чыкты. Хәзер без телсез калдык. Шулай итеп, аны Түбән Камага билгеләделәр. Бүгенге көндә дә ул яраткан хезмәтен башкара. Узган ел август киңәшмәсендә аны Рәсәй мәгариф министрлыгының Почет грамотасы белән бүләкләделәр. Аның укучылары да алдынгылыкны бирмиләр, олимпиадаларда җиңү яулыйлар, – диде гаилә башлыгы, горурланып.
Әлбәттә, әти-әнине, беренче чиратта, балалар уңышы, оныклар куанычы бәхетле итә. Ленар Әмирҗан улы, сүзен дәвам итеп, тормыш иптәше Әлфия апага олы рәхмәтле булуын әйтте.
- Иртүк чыгып китеп, соңга кадәр эшләгән вакытлар булды. Балалар тәрбияләү, хуҗалык эшләрен алып бару җәмәгатем Әлфия өстенә йөкләнде. Терлек тә асрап яшәдек, ул бервакытта да зарланмады, сабыр булды, – диде ул.
Менә өч ел инде Мөхәммәтҗановлар Сарманда яшиләр. Балалары ярдәме белән алар яңа йорт җиткереп чыгалар. “Район үзәгендә барлык уңайлыклар да бар. Кибетләр, базар гөрли, теләгән чарага барырга була, парклар күп, үзебез белән бергә эшләгән халык яши монда. Шундый рәхәт”, – диләр алар.
Әлфия Әнвәр кызы исә 40 ел гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлый. Алабуга дәүләт педагогия институтында белем ала. Бик иртә – алты яшь ярымда әтисеннән ятим калган кызга бу тормышта үз дигәненә ирешер өчен, бик тырышырга туры килә, әлбәттә. Әниләре Шәмседоха апа берүзе дүрт баланы аякка бастыра. Көчле рухлы, сабыр булу, төгәллек, тырышлык кебек сыйфатларны кызда әнисе тәрбияли. Алар, тормыш иткәндә дә, бик ярдәм итәләр. Әлфия апаның киң күңеллелеге, ачык йөзе, сөйкемлелеге дә үзенә тартып тора. Мөгаллимнең тырышлыгы, фидакарь хезмәте методист-укытучы, “Халык мәгарифе отличнигы” исемнәре белән бәяләнә. Хезмәт ветераны Әлфия Әнвәр кызы – бүгенге көндә дә белем һәм рухи көч өстәүче, иман байлыгы белән бүлешүче, җаннары адашканнарны туры юлга кертүче, кыйбласын югалтканнарга дөрес юнәлеш бирүче оста психолог, позитив энергиясен башкаларга да өләшүче юмарт дус та, ярдәмчел туган да. Ул җырларга бик ярата. Соңгы елларда алар Ленар Әмирҗан улы белән гел парлап җырлыйлар. Икесе дә актив, позитив, оптимистик рухта гомер итәләр. Парлап мәчеткә йөриләр.
“50 ел бергә яшәү җиңелме, тигезлекнең сере нәрсәдә?” – дип кызыксынуыма җавап итеп:
- 50 ел – ул бик күп гомер, шул ук вакытта бик аз да түгел. Балалар үстерү, үзеңнең йортыңны булдыру, үзеңнең эшеңне күркәм итеп алып бару өченгә, әлбәттә, күркәм тыл кирәк. Минем Әлфиям шундый тыл була алды, бөтен гаиләнең йөге аның өстендә булды. Мин аңа бик рәхмәтлемен. Ирне ир иткән дә, юк иткән дә – хатынкыз, диләр. Бу – хак сүзләр. Гаилә учагын саклау хатын-кыздан тора. Шул сыйфаты да күркәм: ул бервакытта да үпкә сакламады. Балалар тәрбиясендә Әлфия һәрвакыт “әтиегез” сүзен алдан әйтте, – диде гаилә башлыгы.
- Безнең тормышыбызда Маһинур биемәнкәй зур роль уйнады. Ул мине шул дәрәҗәдә югары күтәрде, һәрвакыт минем күңелемне күтәрде. Минем ятимлектә үсүемне аңлады. “Суккан җиргә май үсми, хатынкызга суга күрмә”, дип тәрбияләде улын да. Тормышыбыз, Аллаһка шөкер, төзек, мул булды, әлһәмдүллиләһ, без бик бәхетле. Мин дә рәхмәтлемен сиңа, әтисе. Аллаһка шөкер, балаларыбыз да тигез, сихәт-сәламәт, бик яраталар, кайтып торалар”, - диде Әлфия апа да һәм моңлы җырын сузды:
“... Бер-беребезгә һаман
Сөю бүләк итеп,
Назлар бүләк итеп яшәек...”.
Аңа Ленар Әмирҗан улы да кушылды:
“Безнең хисләр дә бит
Гел яңарып тора,
Онытмаек яшьлек елларын...”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев