Җәлил бистәсендә әдәби чара узды
28нче гыйнвар көнне Җәлил бистәсенең Мәдәният Сараенда "Җаныбызда тугры Тукай яши, һәркайсыбыз бераз Җәлил без" дип аталган әдәби чара оештырылды. Бу чара, бистә китапханәсе җитәкчесе Гүзәлия Гарипова сүзләре буенча, Әдәбият елының ачылу тантасы булды. Әмма сүз гел әдәбият турында гына булмады, районыбызның данлы сәхифәләре, иҗат кешеләре, тарихы турында, шигърият, китап...
28нче гыйнвар көнне Җәлил бистәсенең Мәдәният Сараенда "Җаныбызда тугры Тукай яши, һәркайсыбыз бераз Җәлил без" дип аталган әдәби чара оештырылды. Бу чара, бистә китапханәсе җитәкчесе Гүзәлия Гарипова сүзләре буенча, Әдәбият елының ачылу тантасы булды. Әмма сүз гел әдәбият турында гына булмады, районыбызның данлы сәхифәләре, иҗат кешеләре, тарихы турында, шигърият, китап һәм хатирәләр турында сөйләштеләр, фикерләр белән уртаклаштылар, шигырь сөйләнде, җырлар җырладылар.
Чарага хөрмәтле кунаклар да чакырылган иде.: тарихчы, академик, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Дамир Гарифуллин, күренекле журналист Рәйханә Мирсәетова, "Җәлил чаткылары" әдәби берлеге җитәкчесе Рәис Кәлимуллин, Җәлил бистәсе ветераннар берлеге рәисе Сания Ибраһимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев