Сарманнан Вячеслав Сергеевны махсус операция сабырлыкка өйрәткән
Якташыбызның хәрби операциядәге фидакарьлеге Батырлык ордены белән бәяләнде.
Быелгы Бөек Җиңү бәйрәме күңелле сюрпризларга бай булды. Тантанада якташыбыз – югары дәүләт бүләге иясе, Батырлык ордены кавалеры Вячеслав Сергеев та катнашты. «Җиңү бәйрәме минем өчен бик кадерле. Туган ягымда үткәрелгән тантанага кайтып җитүемә сөенәм. Дәвалану урыныннан өч самолетка күчеп утыра-утыра кайттым, 9 Май көнне иртәнге өчтә өйдә идем инде. Якыннарым белән очрашу, Сарманыма кайту минем өчен бәйрәмгә бик яхшы бүләк булды», – диде ул. Без аның белән тантана барышында ук очраштык һәм аннан батырлык тарихы турында сораштык.

1983 елда Сарманда туа ул. Шуклыклары, кызыклы һәм мавыктыргыч уеннары белән балачак еллары бик тиз үтеп китә. Мәктәптә дә яхшы билгеләргә генә укый, үзен сәләтле һәм белемле укучы итеп таныта, аеруча тарихны үз итә. Шушы сыйфатлары өстенә укытучылар аны сүз тыңлаучан, кешеләргә ихтирамлы булуы өчен дә яраталар. Ә иптәшләре арасында ул ярдәмчеллеге һәм шуклыгы белән аерылып тора. Дәрестән соңгы буш вакытларын да еш кына алар белән үткәрә. Йорт тирәсендәге эшләрдә исә әнисенең беренче ярдәмчесе була. Мәктәпне тәмамлауга, үз тырышлыгы белән ул елларда бик тә дәрәҗәле уку йорты булган, зур конкурслары белән аерылып торган Алабуга милиция мәктәбенә укырга керә. Язмышын хокук тәртибен саклау белән бәйләргә җыенучы егеткә һөнәр сайлауда гомер буе шушы органнарда хезмәт куйган әтисе Марат Сергеевның йогынтысы, әлбәттә, булмый калмый. Ә аны тәмамлауга, армия сафларына чакырыла. Кара диңгез ярларында ике ел диңгез авиациясе гаскәрләрендә хезмәт итә ул, аның эшчәнлеген тиешле дәрәҗәдә оештыруга үз өлешен кертә. Аның вазифасына һава судноларын техник чаралар белән тәэмин итү керә. Бу, үз чиратында, очыш-ларның куркынычсызлык дәрәҗәсен, һава корабларын фай-далануның нәтиҗәлелеген арттырырга ярдәм итә. Ике елдан соң ул туган якларына әйләнеп кайта. Армиягә озатып калган һәм көтеп алган Миләүшәсе белән гаилә корып җибәрә. Сүз уңаеннан: бүгенге көндә алар бер кыз үстерәләр. Кайткач, хезмәтен район эчке эшләр бүлегендә дәвам итә. Берникадәр вакыттан соң егет башка тармакка эшкә күчә. Ә 2022 елның октябрендә аны махсус хәрби операциягә чакыралар. Аннан качып яки бармый калу кебек уйлар аның башына кереп тә карамый. «Ир-егет илгә авыр вакытта аны якларга, ватан сакчысы булырга тиеш», – дип саный ул. Иң катлаулы участокта укчы булып хезмәт итә. Дошман белән күп тапкыр күзгә-күз очраша. Хезмәт шуның белән дә катлаулана: алар һәрвакыт вакыйгаларның үзәгендә булалар.
– Безнең вазифага дошманның хәрәкәт юлларын контрольдә тоту керә иде. Сугыш кирәк-яраклары, халыкның иминлеге сагында тору, территориядә патрульлек итү, окоп һәм блиндажлар төзү белән дә шөгыльләндек, – ди Вячеслав.
Тик иң авыры көне буе блиндаждан чыга алмыйча яту була. Чөнки дошман карап кына тора, көн яктысында ул сине бик тиз күреп ала. Ә 2024 елның 29 гыйнвары аның хәтеренә мәңгелеккә уелып кала. Дошман алар өстенә ут ташкыны яудыра. Шул вакытта якташыбызның блиндажына дрон эләгә. Көчле шартлау тавышы ишетелә һәм егет аңын югалта. Шул хәлдә шактый озак ята ул. Шуннан соң гына кайсыдыр мизгелдә аңына килә, көч-хәл белән тырмашып, кар катыш балчык астыннан үрмәләп чыга. Караса, башыннан кан ага, бер аягы икенче якка борылган һәм бөтенләй хәрәкәтсез калган ләбаса! Аны иптәшләре эзләп табалар һәм шунда ук медицина пунктына озаталар. Дөрес, аңсыз ятканда, аны, икенче позициядән килеп, Зәй егете коткармакчы була, ләкин үзе Славадан да катырак яралана. Соңыннан якташыбыз аны үзе эзләп таба, һәм шуннан бирле алар арасында какшамас хәрби дуслык дәвам итә.
Ә госпитальдә Вячеслав шактый озак дәвалана. Ул көннәрдә аның өчен бөтен Сарман халкы ут йотты, дисәм дә, ялгыш булмастыр. Егетне белгән барлык кеше әнисе Тәкыя ханымнан, башка якыннарыннан даими аның хәлен сорашып тора. Полиция бүлеге хезмәткәрләре дә егетнең хәле белән кызыксынып торалар. Шушы бәрелеш вакытында күрсәткән кыюлыгы һәм батырлыгы өчен якташыбыз Батырлык орденына лаек була. Хәрби командирлар әлеге зур бүләкне аңа госпитальдә тапшыралар.
– Махсус хәрби операция сине нәрсәгә өйрәтте? Күңелеңдә язмышка карата нинди дә булса үпкә калмадымы? Үкенмисеңме? – дип сорыйм ничәмә-ничә тапкырлар ике дөнья – бакыйлык белән фанилык чигендә калган егеттән.
– Сабырлыкка, чыдамлылыкка, кыенлыкларны җиңелрәк кабул итәргә өйрәндем. Бернәрсә өчен дә үкенмим, язмышыма да үпкәләмим. Вакытны кирегә әйләндереп булса, кабат шушы юлны үтәр идем, – диде ул.
Шунысы да күзгә ташланмый калмады: егет үз тормышы, махсус хәрби операциядәге хезмәте һәм батырлыгы турында тыныч кына, гадәти бер хәл кебек кенә сөйли. Аның йөзендә һәм сүзләрендә ирләрчә ныклык һәм күркәм сабырлык билгеләре чагыла.
Язманы газетага әзерләгәндә, Тәкыя ханым белән дә сөйләшеп алдык һәм аңа тагын бер үземне кызыксындырган сорауны бирдем:
– Улың белән горурланасың-мы?
– Аның сәламәтлеге өчен борчылам, әлбәттә. Ләкин горурланам. Өлешенә төшкән сынауны чын ирләрчә кабул итте, аны лаеклы рәвештә үтте. Ә илебезгә тынычлык һәм аяз күк йөзе телим. Бер генә анага да бала кайгылары күрергә насыйп булмасын! – диде ул.

Вячеслав әле һаман да дәвалануын дәвам итә, киләчәктә аңа тагын операция кирәк булуы да ихтимал. Без аңа ныклык, сабырлык һәм ахыргача сәламәтләнеп бетүен, киләчәктә дә үз-үзенә тугры калып, үлемсезлек эзеннән горур атлавын телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев