САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Фортепианода Сарман егетләре дә оста уйныйлар

Музыка – ул вакыт белән дә билгеләнми, чакрымнарга да салынмый торган бер сихри көч. Ә фортепиано – шуның иң назлы, иң серле тылсымчысы. Аны данлауның календарьда аерым бер көне дә булдырылган. Шул уңайдан, без район үзәгендә урнашкан Илһам Шакиров исемендәге балалар сәнгать мәктәбенә юл тоттык. Ян бакчасында ук сандугач сайраган бу мәктәптә фортепиано дәресләре аерым җылылыкка ия. Урамнан үтеп йөрүчеләр дә, мөгаен, әлеге уен коралы тавышына игътибар бирми калмыйлардыр. Үзгә моңга ия бит ул фортепиано. Әле мәктәптә аларның саны арткан. “Гаилә” милли проекты кысаларында тагын ике пианино алганнар.

Сәнгать мәктәбендә фортепиано төркеменә егермеләп укучы йөри. Аларга Миләүшә Хәкимуллина белән Гөлнара Мөхәметдинова белем бирәләр.

Миләүшә Рафис кызы сәнгать мәктәбендә 2010 елдан хезмәт куя. Фортепианода уйнарга өйрәтүдән тыш, балаларга вокал дәресләре бирә. Үзе думбрада, баянда, гөсләдә, гитарада уйный белә. Чаллыда туып-үссә дә, урта мәктәпнең соңгы ике сыйныфын Сарманда тәмамлаган. Тормыш иптәше Венер белән дә шушында танышканнар. Ул да сәнгатьне ярата, баянда уйный.

  • Балаларыбызны да җыр-моң белән тәрбияләвебез юктан түгел. Ә үземнең музыка дөньясына кереп китүемә әнием сәбәпче булды. Мин аңа олы рәхмәтлемен. Хезмәтем фортепиано белән бәйле булуына бик сөенәм һәм эшемне бик яратам. Музыка миңа илһам бирә. Балалар да яңа идеяләргә рухландыралар, - диде музыка белгече Миләүшә Хәкимуллина.

Гөлнара Рәис кызының исә музыка дөньясына аяк басуына кырык елдан артык булган.

  • Фортепиано – бик үзенчәлекле уен коралы, юкка гына аны "инструментлар патшасы" дип атамаганнар. XVIII гасыр башында дөньяга таныла башлый ул. Аның 88 теле бар, димәк, 88 тавышы бар, дигән сүз. “Фортепиано” сүзе ике өлештән тора: “форте” – “көчле тавыш”, “пиано” “тыныч тавыш” мәгънәләренә ия. Мине беренче тапкыр 1983 елда музыка дөньясына алып кергән укытучым Вәзирә апа Гайнемөхәммәтовага рәхмәтлемен. Хәтеремдә: зур уен коралы булгач, баштагы мәлләрдә куркытты, аңлый башлагач, онытылып уйный башладым. Бу, үзенә күрә, күңелгә ниндидер рәхәтлек бирде. Аннан Елена Зайцева, Рәйсә Фәртдинова классларында укыдым. Һөнәри белемне Казан дәүләт педагогия институтының музыка факультетында алдым. 21 ел музыка мәктәбендә фортепиано, хор дәресләре алып бардым. Аннан 10 ел Сарман гимназиясендә музыка фәненнән укыттым. Хәзер икенче елымны Илһам Шакиров исемендәге сәнгать мәктәбендә эшлим, фортепиано, сольфеджио дәресләре укытам. Эшемне бик яратам, балаларны яратам, - диде тәҗрибәле педагог.

Фортепиано классы ишеген ачканда, егетләр һәм кызлар киң такталы уен коралы янында басып торалар, ә аларның остазлары Миләүшә Рафисовна нота сызыклары буйлап бармакларын җиңел генә йөртә иде. «Бүген безгә кунаклар килделәр», - дип елмаеп каршы алды ул безне.

Азамат Исламовны күптәннән беләбез. Ул Сарман матбугат үзәге оештырган чараларда кечкенәдән актив катнашты. Бик матур җырлый, курайда уйный. Аның бармаклары фортепиано клавишалары өстендә дә бик ышанычлы ята. «Башта авыр иде: бармаклар тыңламады, – дип искә ала ул, елмаеп. – Ләкин Миләүшә Рафисовна һәрвакыт ярдәм итте, өметне өзәргә ирек бирмәде. Мин музыка мәктәбенә бәләкәйдән үк йөрим, башта җыр белән мавыктым, хәзер инде пианинода уйнау миңа ләззәт бирә. Бу – минем хоббием».

Вилдан Хәкимуллинны исә фортепиано дөньясына әнисе алып кергән. Ул – аның остазы да.  Әнисенең уйнавын тыңлап үскән егет бүген үзе дә клавишаларга җан кертә. «Мин музыка мәктәбендә алтынчы классны тәмамлыйм, фортепианода уйнау бик ошый миңа. "Дуслык" вокаль ансамбленә дә йөрим, анда да әнием җитәкчелек итә. Мин аңа бик рәхмәтле: ул бездә музыкага мәхәббәт уятты», - диде сәләтле егет.

Ә менә Язилә Габдрахманова белән Аделина Хәертдинованың музыка мәктәбендә шөгыльләнмәгән түгәрәкләре юктыр, мөгаен. Алар көн саен шушында ашыгалар. Җырлыйлар, сәнгатьле итеп сөйлиләр, бииләр... Икесе бергә фортепианода уйнаганда, клавишалар өстендә чын шедеврлар туадыр кебек. Аларның кечкенә бармаклары астында барлыкка килгән көйләргә күпме тырышлык, талант һәм остазлары Миләүшә Рафис кызының күңел җылысы салынган.

Ә укытучылары – үз эшенең чын остасы. Аның классына килеп, фортепиано төймәләренә беренче тапкыр бармак тидергән балалар бүген инде үз алларына зур максатлар куялар. «Балаларны музыка мәктәбенә китергәндә, аларның барысы да бөек пианист булып үссен, дип таләп куймыйм. Иң мөһиме – музыка аларның күңеленә керсен, гомерлек юлдашларына әйләнсен. Фортепиано ул баланы тәрбияли, сабырлыкка, максатчанлыкка өйрәтә. Балаларда мин шул сыйфатларны күрәм», - диде педагог, укучылары белән горурланып.

Форсаттан файдаланып, шушы матур сәнгатькә битараф булмаган һәркемгә рәхмәт әйтәсе килә. Музыка яшәсен, яңа үрләргә канат куйсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев