Дүсемнән Айнур Курбиев спорт белән иртәрәк шөгыльләнә башларга киңәш итә
Сабантуйның төп бизәге булып, әлбәттә, милли көрәш санала. Бу борынгы спорт төре гасырлар дәвамында татар халкының көч-гайрәтен, осталыгын һәм рухын чагылдыра. Келәмдә дошманлык булмый: җиңелгән дә, җиңүче дә, бер-берсенә кулын биреп, көндәше белән саубуллаша.
Әйе, татарга батырлар кирәк, дигәннәр. Ә Сабантуйларда аның ике төрлесен билгелиләр. Берсе кырныкы булса, икенчесе – мәйданда бил алышып, җиңү яулаганы. Җыенның иң матур мәле, мөгаен, көрәштер. Гадәттә, ул мәйданның нәкъ уртасында оештырыла. Иң элек яшь-җилкенчәк бил алыша. Аннан келәмгә гайрәтле ир-егетләр чыга. Шунысы куанычлы: безнең районыбызда көрәшчеләр шактый. Алмаз һәм Ирек Миңнехуҗиннар, Радик Ризванов, Радик Насруллин, Алмаз Вахитов, Айнур Курбиев исемнәре сарманлыларга яхшы таныш. Республикада, башка өлкәләрдә дә район данын яклаган егетләр өчен җан атучылар да күп.
Мин дә ел саен Сабантуенда көрәш күзәтәм, һичьюгы финалны калдырмыйм. Быел да кызыксынуым мәйдан уртасына алып килде. Исемнәре телгә алынган көрәшчеләрнең һәркайсы күңелгә якын, чөнки барысы да – үзебезнекеләр. Спортка мәхәббәт тәрбияләгән, күп кенә көрәшчеләрнең остазлары булган Яхъя Фәсхетдинов белән бергәләп “җан аттык” быел. Көрәшнең баш хөкемдары Алмаз Миңнехуҗин: “3 минуттан яки берничә секундтан абсолют батыр билгеле булачак”, - дип әйтергә генә өлгерде, Айнур Курбиев узган ел батыр калган Радик Насруллинны “чистага” салды һәм 2026 елгы Сарман Сабантуеның абсолют көрәш батыры булып танылды. Җиңүчене, әлбәттә, шул мизгелдә үк күккә чөя, тәбрикли башладылар. Аннан, гадәт буенча, киң җилкәсенә тәкә салып, түгәрәк әйләндерделәр. Шул мизгелләрдә җиңү куанычы аны тагын да көчлерәк итте кебек тоелды. Тәкә – ул бүләк кенә түгел, ә батырны зурлау билгесе дә. Корбанга чалына торган хайванны борынгылар, явыз көчләрдән, яманлыклардан саклый, дигәннәр. Матур йола булып, ул буыннан-буынга күчеп йөри.
-
Сарманда өченче тапкыр абсолют батыр өчен көрәштем. Аллаһка шөкер, быел җиңү яуладым. Уй-хисләрем, әлбәттә, шатлыклы, әлегә ышанып бетеп булмый. Көрәш – ул минем өчен хобби, сәламәтлекне саклау, тәнне тонуста тоту өчен бик мөһим. Дөрес, мин профессиональ көрәшкә соңрак килдем. 18 яшемдә көрәшә башласам да, зур келәмгә 22 яшемдә генә чыктым, - диде, уй-кичерешләре белән уртаклашып, моңа кадәр дә авылларда көрәш батыры калган Айнур Венер улы.

Ләшәү Тамак мәктәбендә тугызынчы сыйныфка кадәр укыгач, Дүсем авылы егете урта белемне Иске Кәшер мәктәбендә ала. Шул вакытта ул спортка ныклап кереп китә һәм көрәш белән шөгыльләнә башлый. Үзеннән бер класска югары укыган Илшат Мортазин исемле егет аны бил алышырга чакыра. Шулай итеп, Айнур көрәшкә тартыла. Әлмәт дәүләт нефть институтына укырга кергәч тә, егет аннан аерылмый. Алты ел уку дәверендә спорт залына йөри, келәмдә бил алышуын дәвам итә. Әлмәт электр челтәрендә хезмәт куючы Айнур узган ел да көрәш серләре белән уртаклашкан иде. Үзебезнең бер нәселдән икәнлекне аңышкач, быел аның җиңүе минем өчен аеруча зур горурлык булды.
-
Тормыштагы девизым: “Ничек язган, шулай була. Барысы да – Аллаһ кулында”. Мин әти-әниемә, гаиләмә олы рәхмәтлемен. Әтиемне остазым дип тә саныйм, чөнки ул һәрвакыт миңа ышана, ярдәм итә, киңәшләрен бирә. Урамда юкка вакыт әрәм итеп йөргәнче, сәламәтлекне ныгыту белән шөгыльләнсәң, күпкә яхшырак бит инде. Ә әни – әни бит инде ул! Әлбәттә, борчыла, имгәнүемнән курка. Чаллыда “Копченый” кушаматлы легендар көрәшче яши. Ул 30 яшендә генә көрәшә башлаган. Ә хәзер яшьләр иртәрәк башлыйлар, бу яхшырак та, шуңа алар көчлерәк тә. Яшьләргә әйтер теләгем дә шул: нинди генә спорт төре булса да, аның белән шөгыльләнүне кечкенәдән башларга кирәк, - дип киңәшен бирде баш батыр.
Айнур узган ел өйләнгән, Сарайлы кызы белән гаилә корган. Бүгенге көндә яшьләр бәби көтәләр. Батырдан батыр туар, дигән өмет бар. Башлангыч сыйныфлар укытучысы һәм инглиз теле буенча белгеч булачак Адилә Илфат кызы – иренә зур терәк һәм ярдәмче. Яшь гаилә Әлмәттә яши.
Айнур Курбиевны район башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм Сабантуй кунаклары тәбрикләделәр. Райондашыбыз – Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе начальнигы Җәүдәт Салихов көрәш батырын телевизор белән бүләкләде. Дүсем авылы егетен без дә зур җиңүе белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңыш юлдаш булуын телибез.
Альбина Сабирова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев