Реклама
Мәгариф
Ак канат иңнәрдә...
Әйе, бүген аларның хыял канатларында очкан мәлләре. Кайларга илтер, кайларга алып барып чыгар үзләрен мәктәптән башланган олы юл?! Менә соңгы кыңгырау бәйрәмнәре дә артта калды, чыгарылыш сыйныф укучылары баш-аяклары белән имтиханнар өермәсе эченә чумдылар. Александровка урта мәктәбен тәмамлаучылар быел икәү генә булсалар да, бәйрәмне күңелле үткәрделәр, унберенчеләргә тугызынчы сыйныфны тәмамлаучылар...
Әйе, бүген аларның хыял канатларында очкан мәлләре. Кайларга илтер, кайларга алып барып чыгар үзләрен мәктәптән башланган олы юл?! Менә соңгы кыңгырау бәйрәмнәре дә артта калды, чыгарылыш сыйныф укучылары баш-аяклары белән имтиханнар өермәсе эченә чумдылар.
Александровка урта мәктәбен тәмамлаучылар быел икәү генә булсалар да, бәйрәмне күңелле үткәрделәр, унберенчеләргә тугызынчы сыйныфны тәмамлаучылар да кушылды. Аларның кайберләре - укуларын көллиятләрдә, училищеларда дәвам итәргә уйлаганнары өчен дә кыңгырау соңгы тапкыр чыңлады. Теләкләр, мәктәп формасыннан соңгы тапкыр вальс бию, хыял куйган канатларда киләчәккә очып килү…
Уй-ниятләрегез тормышка ашсын, мәктәп куйган канатларыгыз тормыш зилзиләләрендә каерылмасын, нык булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев