Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

2025 елда Татарстан бюджетында 251,4 млн сум дефицит булган

Бүген Татарстан Дәүләт Советының 21 утырышында депутатлар 2025 елгы бюджетны үтәү турындагы закон проектын кабул итте. Керемнәр – 605,1 млрд сум, чыгымнар – 605,3 млрд сум, дефицит – 251,4 млн сум тәшкил иткән, дип яза «Татар-информ» МА.

ТР финанс министры Марат Фәйзрахманов хәбәр иткәнчә, консолидацияләнгән бюджетка 725 млрд сум кертелгән, шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәр – 602 млрд сум. Үз керемнәре күләме буенча Татарстан РФ субъектлары арасында дүртенче урында (2024 елдагы позициясен саклап).

Төбәк бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәр 493 млрд сум тәшкил иткән. Кире кайтарылмый торган керемнәр – 112 млрд сум (шуның 96 млрды федераль бюджеттан). Консолидацияләнгән бюджетның чыгымнары 725 млрд сум булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев