САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Бу юлы очрашу – Петровкада

Авыл җирлекләрендә семинар-киңәшмәләр уздыру дәвам итә. Аның чираттагысы шушы көннәрдә муниципаль район башлыгы урынбасары Гөлфирә Сәляхова җитәкчелегендә Петровкада үткәрелде. Районның авыл җирлекләре башлыкларын урта мәктәп ишегалдында Кыш бабай, Кар кызы каршылады, матур теләкләр әйтеп, аларны укучылар оештырган ярминкәне карарга чакырды. Килгән кунаклар да, авыл халкы да балалар кулы белән ясалган,...

Авыл җирлекләрендә семинар-киңәшмәләр уздыру дәвам итә. Аның чираттагысы шушы көннәрдә муниципаль район башлыгы урынбасары Гөлфирә Сәляхова җитәкчелегендә Петровкада үткәрелде.
Районның авыл җирлекләре башлыкларын урта мәктәп ишегалдында Кыш бабай, Кар кызы каршылады, матур теләкләр әйтеп, аларны укучылар оештырган ярминкәне карарга чакырды. Килгән кунаклар да, авыл халкы да балалар кулы белән ясалган, әзерләнгән ризыкларны, кул эшләрен яратып алдылар. Хоккей буенча осталык арттыру урыннарының берсе булган кортны караганнан соң, очрашу мәдәният йортында дәвам итте. Г.Сәляхова үтеп баручы елда башкарылган эшләргә тукталды, илкүләм әһәмиятле чара булган сайлаулар турында сөйләде, авыл җирлекләре башлыклары күтәргән сорауларга җаваплар бирде. Авыл җирлеге башлыгы Зилә Хуҗина үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Семинарда катнашучылар авыл үзешчәннәре әзерләгән концертны да яратып карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев