САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

Әзерлеге дә, нәтиҗәсе дә яхшы

Мәгълүм булганча, 4 декабрьдә сәяси әһәмиятле вакыйга - алтынчы чакырылыш РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулар булып узды. Аның нәтиҗәләрен төрле масса-мәгълүмат чаралары үз вакытында хәбәр итте инде. Район Советында узган чираттагы дүшәмбе киңәшмәсе дә шул мөһим кампаниянең райондагы нәтиҗәләре хакында сөйләшүдән башланды. Аппарат җитәкчесе Ф.Вәлиев сайлауларда район халкының активлыгын билгеләп...

Мәгълүм булганча, 4 декабрьдә сәяси әһәмиятле вакыйга - алтынчы чакырылыш РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулар булып узды.
Аның нәтиҗәләрен төрле масса-мәгълүмат чаралары үз вакытында хәбәр итте инде. Район Советында узган чираттагы дүшәмбе киңәшмәсе дә шул мөһим кампаниянең райондагы нәтиҗәләре хакында сөйләшүдән башланды. Аппарат җитәкчесе Ф.Вәлиев сайлауларда район халкының активлыгын билгеләп үтте, һәр участокка аерым тукталып, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең иң күп тавыш җыюын, янә халык ышанычын яулавын әйтте. Моннан тыш, 4 округта җирлек депутатларын сайлау буенча өстәмә сайлаулар булды, аларда да тәкъдим ителгән кандидатлар тиешле тавышларын җыйдылар. 5 участокта электрон тавыш бирү җайланмалары урнаштырылган иде. Бу урында киңәшмәне алып баручы муниципаль район башлыгы Н.Закиров хөкүмәт җитәкчелегенең һәм шәхси үзенең район халкына зур активлыгы өчен рәхмәтен белдерде. Район, чыннан да, сайлауларга зур әзерлек белән килде. ТР Премьер-министры И.Халиков, Дәүләт Советы рәисе Ф.Мөхәммәтшин, ТР Президенты аппараты җитәкчесе урынбасары Җ.Салихов та җирлекләрдә очрашуларында район халкының эшчәнлеген, тырышлыгын, реаль эшләр белән шөгыльләнүләрен билгеләп үттеләр, социаль әһәмияткә ия булган күп кенә чараларда катнаштылар. Шундый рухи күтәренкелек, матур күрсәткечләр белән район халкы Яңа елны каршы алырга да әзер. Һәркем яраткан бу бәйрәмгә инде санаулы көннәр калып бара. Аңа әзерлек эшләре турында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары И.Сәхипова сөйләде. Районда Яңа ел бәйрәмен оештыру һәм уздыру буенча махсус план төзелгән, җаваплы җитәкчеләр билгеләнгән. Ял паркында үзәк чыршы урнаштырылды, урамнарда, бәйрәм рухы кертеп, төрле-төрле утлар кабынды инде. Оешма-предприятиеләр, мәктәп-бакчалар үз территорияләрен бизәү белән мәшгуль. Аларның "Иң яхшысы"на конкурс та игълан ителде. Балаларның, мәктәп укучыларының кышкы каникулларын да бик кызыклы итеп оештыру планлаштырылган, лагерьларда ял итү мөмкинлеге дә булачак. Иң актив, алдынгы укучылар Президент елкасында катнашачак. Саклаубаш авыл җирлегендә башкарылган эшләр белән җирлек башлыгы Ә.Мөхәммәтгәрәев таныштырды. Ул үз чыгышында авыл халкының бердәмлеген, тырышлыгын, җирлектә урнашкан оешмаларның активлыгын билгеләп үтте. Әлфис Фәйзрахманович үткәрелгән чараларның халык өчен булган әһәмиятенә, бигрәк тә соңгысына - Саклаубаш - Өчиле-Саклау юлы ачылуына аерым басым ясап, ярдәме өчен, район башлыгы Н.Закировка авыл халкының зур рәхмәтен җиткерде. Киңәшмә ахырында Нәфис Касыймович үз киңәш-тәкъдимнәрен әйтте, киләсе атнага бурычлар билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев