САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

Закон белән чикләнә

РФнең моннан 10 ел элек чыккан «Тәмәке тартуны чикләү» дигән законы бар. Аңа аннан соңгы елларда кайбер үзгәрешләр керсә дә, асылы шул көе калды: тәмәке тарту чикләнергә, ул теләсә кайда сатылмаска, балалар сәламәтлеге турында кайгыртылырга тиеш. Бу закон районда ничек үтәлә, прокуратура шуны тикшерде. Законда каралганча, тәмәке әйберләре белем бирү...

РФнең моннан 10 ел элек чыккан «Тәмәке тартуны чикләү» дигән законы бар. Аңа аннан соңгы елларда кайбер үзгәрешләр керсә дә, асылы шул көе калды: тәмәке тарту чикләнергә, ул теләсә кайда сатылмаска, балалар сәламәтлеге турында кайгыртылырга тиеш. Бу закон районда ничек үтәлә, прокуратура шуны тикшерде. Законда каралганча, тәмәке әйберләре белем бирү учреждениеләре территорияләреннән 100 метрдан да якын арада сатылырга тиеш түгел. Ләкин район үзәгендәге сату нокталарының кайберләрендә бу үтәлми. Гимназия янындагы «Идел» кибетендә, урта мәктәп кырындагы «Тулпар»да күп төрдәге тәмәке-сигарет әйберләре сатыла. РФ законына нигезләнеп, район прокуратурасы судка әлеге сату нокталарында тарту әйберләрен сатуны тыю турында ике дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать итте. Бүгенге көндә әлеге кибетләрдә тәмәке әйберләре сату туктатылды. Бу мәгълүмат прокурор ярдәмчесе Айрат Рәхимҗанов хәбәреннән алынды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев