САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

Яшәешнең төрле төсмерләре

Әссәләмү галәйкүм, мөхтәрәм райондашлар! Соңгы көннәрдә халык телендә "Яңа ел" сүзе еш кулланылганга күрә, мин дә бу бәйрәм уңаеннан фикерләремне әйтеп китергә тиешмен. Аллаһының рәхмәте белән без мөселман халкы булганбыз, моның белән горурланабыз. Ләкин бу мөселманлык тормышыбызның аерым вакытларында гына чагылып-чагылып алу белән чикләнергә тиеш түгел: елга бер мәҗлес үткәргәндә,...

Әссәләмү галәйкүм, мөхтәрәм райондашлар! Соңгы көннәрдә халык телендә "Яңа ел" сүзе еш кулланылганга күрә, мин дә бу бәйрәм уңаеннан фикерләремне әйтеп китергә тиешмен. Аллаһының рәхмәте белән без мөселман халкы булганбыз, моның белән горурланабыз. Ләкин бу мөселманлык тормышыбызның аерым вакытларында гына чагылып-чагылып алу белән чикләнергә тиеш түгел: елга бер мәҗлес үткәргәндә, корбан чалганда, никах укытканда, исем кушканда... Бәндә тарафыннан дин тотылган очракта, ул аның бөтен тормыш өлкәләренә дә үтеп керергә тиеш. Намаз укырга әмер иткән Раббыбыз Аллаһ - тормышыбызны да дин буенча алып баруны таләп итә. Мәҗлесләрдә, үлем-китемдә, авыр вакытларда гына динигә әйләнеп, ә яшәү рәвешебез, ял итүләребез башка халыкларныкыннан аерылмаса, бу дөрес булырмы икән?
Кемдер бу мәкаләне авыррак кабул итәргә мөмкин, кемдер, гомумән, ризалашмас. Әлбәттә, һәр кешенең - үз фикере. Ләкин безнең, дин әһелләренең вазифасы - аңлату, җиткерү. Ә кешенең аңлау дәрәҗәсе - төрле. Укучы, һәрхәлдә, аңлар, дип өметләнәм.
Бер көнне, кибеткә кергәч, күрәм: кечкенә кыз әнисенә: «Уенчык ал!» дип көйсезләнә. Моңа каршы: "Кызым, Кыш бабайдан сора!" - дигән җавап яңгырады. Менә шулай итеп без балаларыбызны Бөек Аллаһы Тәгаләдән генә чын күңелдән ялварып сорарга өйрәтү урынына, башка халыкларга ияреп, уйлап чыгарылган теләсә нәрсәгә мөрәҗәгать итәргә өйрәтәбез түгелме? Мөселман булсак - мөселман булыйк инде. Башка халыкларга һәм диннәргә нигә иярергә? Галәмнәрнең Хуҗасы Аллаһы Тәгалә безне бар кылган, Ул гына ризыкландыра икән - димәк, балаларыбызны да шул ук Аллаһыдан гына сорарга өйрәтергә кирәк. Һәм бу - кечкенә мәсьәлә, дип уйламыйк. Бу -динебезнең нигезе. Сабыйлар зурларның сүзләренә чын күңелдән ышана, ә ялган ачыклангач, баланың психологиясе зур тетрәнү кичерә. Бала Кыш бабайдан сәламәтлек, гаилә тынычлыгы, тигезлеге, әти-әнинең җитәрлек хезмәт хакы алуларын һ.б. сорый. Югыйсә, бу сораганнарны Бөек Аллаһ кына бирергә мөмкин. Кыш бабайның ялган икәне беленгәч, баланың ышануы бетә. Мондый хәлләрдән соң, кешене хак дингә чакыруы авыр. Чөнки кечкенә чактагы алган тәҗрибәсе аңа Аллаһыга ышанырга ирек бирми.
Икенче мәсьәләне аңлату өчен, Җәлил хәзрәт Фазлыевның "Йөз дә бер вәгазь" китабыннан өзек китерәм: "Илбашыннан алып, кулына бокал тоткан кешеләр. Яңа елның беренче көненнән баш төзәтү кайгысы яңара. Хәтта бүтән вакытта ирләрен эчермәскә тырышкан хатын-кызлар да, ирләре белән, чәкештереп, эчеп утыра. Шуннан соң бу ник эчә, теге ник эчә, балаларыбыз ник эчә, дип, кешегә үпкәләр урын калмый. Бу кая алып бара безне? Бу мизгелләрдә мөселманлыкны кая яшереп тора соң татар кешесе? Хәмер эчкәндә, иман чыгып китә бит. Һәм менә без - моннан 1100 ел элек Ислам динен кабул иткән, 44 буыныбыз мөселман, диеп горурлана торган халык, шулай итеп, Яңа елны каршылый…" Киләсе ел башлануга аек акыллы мөселман кешесе ничек карарга тиеш соң? Узган елны сау-сәламәт, иминлектә, нигъмәттә үткәргәнебез өчен, шул нигъмәтләрне безгә бирүче Бөек Аллаһка шөкер-рәхмәт әйтү тиешле. "Миңа шөкер итсәгез - арттырып бирермен," - ди Раббыбыз. Ә безнең халык бәйрәм көнне шөкер итү хәлендә буламы, юкмы? Шулай ук без узган бер еллык гамәлебезгә нәтиҗә ясарга тиеш: дөрес яшәдекме, әллә ялгышмы? Яхшы гамәлләрне күп кылдыкмы, начарынмы? Һәм инде начарлары күбрәк булса, без шулар өчен тәүбәгә килергә тиешбез.
Без кайбер эшләрне бөтен кеше эшләгәнгә генә эшлибез. Чөнки аны эшләмәсәк, янәсе, башкалар аңламаска мөмкин. Бу хәл Яңа ел көннәрендә дә кабатлана. Ә мин бу дөньяга ник кирәк булдым соң? Мин ник, ничек яшәдем? Мин ник тудым һәм кая китәм? Кызганычка каршы, күп кешеләр бу сорауларны: "Бөтенесе дә шулай яшәгәннәр инде," - дигән җавап белән йомып куялар. "Бөтенесе дә шулай эшли бит" дигән сүзнең колы түгел, Аллаһның мөселман колы булыйк.
Инде Аллаһы Тәгалә безгә киләсе елларыбызда хәерле тормышлар биреп, төрле афәтләр, бәла-казалар белән сынамасын иде. Районыбыз халкына иман юлын дәвам итеп, ике дөнья бәхетенә ирешергә насыйп итсә, бу тормышта үз-үзебезне табарга ярдәмен бирсә иде.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X