САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

Янгынга каршы иреклеләр дә чыга

Янгын частьләре ничек кенә комплектланган булмасын, ут сүндерүдә ирекле янгын дружиналарының ярдәме бәяләп бетергесез. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, Европа илләрендә сүндерелгән янгыннарның 90 проценты нәкъ менә аларга туры килә. Ирекле янгын сүндерүчеләрнең хезмәте районда да зур. Узган елда, мәсәлән, 20 янгын һәм 20 ут чыгу очрагы булып, алар 15ен сүндерүдә катнаштылар. Быел...

Янгын частьләре ничек кенә комплектланган булмасын, ут сүндерүдә ирекле янгын дружиналарының ярдәме бәяләп бетергесез. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, Европа илләрендә сүндерелгән янгыннарның 90 проценты нәкъ менә аларга туры килә.
Ирекле янгын сүндерүчеләрнең хезмәте районда да зур. Узган елда, мәсәлән, 20 янгын һәм 20 ут чыгу очрагы булып, алар 15ен сүндерүдә катнаштылар. Быел янгынчылар 16 янгын сүндерүгә чыгып, аларның 13ендә ДПОчылар ярдәм итте. Ирекле янгын сүндерүчеләр утны сүндерүгә янгынчылар килеп җиткәнче яки алар башка торак пунктта булган вакытта керешә һәм утның алга таба үрләвенә киртә куя алалар. Саклаубашта чыккан утны сүндерү шулай алар ярдәмендә башкарылды, подразделение хезмәткәрләре бу вакытта бүтән авылда иделәр.
Ирекле янгын сүндерү дружинасы - халыкның янгын куркынычсызлыгы чараларында катнашуы ул. Ирекле янгын сүндерүче янгынга каршы көрәш подразделениесе эшендә ирекле рәвештә, хезмәт килешүе төземичә катнаша. Бу чара авыл җирлекләрендәге социаль әһәмиятле эшләрнең иң мөһимнәренең берсе булып тора. Ирекле янгын сүндерү хезмәтен оештыру "Янгын куркынычсызлыгы турында", "Татарстан республикасында ирекле янгын сүндерү дружиналары турында", "Җәмәгать берләшмәләре турында" дигән законнар нигезендә алып барыла. Районда ирекле янгын сүндерү дружиналары вәкилләре алтынчы чакырылыш РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлау вакытында да кизү тордылар. Ул күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы Р.Госманов, авыл җирлекләре башлыклары
һәм безнең тарафтан оештырылды.
Районда 12 авыл җирлегендә ирекле янгын сүндерү дружиналары эшли. Ирекле янгын сүндерүчеләрне социаль яклау, аларның иминият, социаль гарантияләре аспектларын билгеләүче ТР законы нигезендә, район Советы утырышында карау өчен, ирекле ут сүндерүчеләргә салымнар буенча ташламалар ясау турында тәкъдимнәр кертелгән иде. Ул район хакимиятендә яклау тапты, һәм моның буенча эш йөртелә.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X