САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

Яңа еллар белән!

Хөрмәтле райондашлар! 2011 нче ел да тарихка китеп бара. Ул безнең өчен киеренке хезмәт, уңай нәтиҗәләр елы булды. Без алда торган социаль программаларны тормышка ашыра алдык. Шуларның берсе - күп кенә гаиләләр һәм хөрмәтле сугыш, тыл ветераннары Яңа елны яңа фатирларда каршы алалар. Хезмәт базарында, экономика өлкәсендә уңай якка үзгәрешләр...

Хөрмәтле райондашлар!
2011 нче ел да тарихка китеп бара. Ул безнең өчен киеренке хезмәт, уңай нәтиҗәләр елы булды. Без алда торган социаль программаларны тормышка ашыра алдык. Шуларның берсе - күп кенә гаиләләр һәм хөрмәтле сугыш, тыл ветераннары Яңа елны яңа фатирларда каршы алалар. Хезмәт базарында, экономика өлкәсендә уңай якка үзгәрешләр бар. Нефтьчеләребез, авыл хезмәтчәннәре киләсе елны матур күрсәткечләр белән каршылыйлар. Районда йортлар, юллар төзү дәвам итә. Бу елның нәтиҗәләрен барлаганда, мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль яклау өлкәсендә уңай якка үзгәрешләрне дә әйтеп китәргә кирәк. Яшь буынга тәрбия бирү, аларның физик һәм рухи сәламәтлеген ныгытуга зур игътибар бирелә. Бу мөһим эшләрне безгә алга таба да дәвам итәргә, тагын да камилләштерергә кирәк. Сарман ягы талантлы шәхесләре, үсеп килүче сәхнә йолдызлары, спортчылары белән дә данлыклы. Район халкы илкүләм әһәмиятле чараларда зур активлыгын күрсәтә. Россия Федерациясенең Дәүләт Думасына сайлаулар тиешле югарылыкта узды. Инде Россия Президентын сайлау кампаниясе старт алды. Без бу сайлауларны да оешкан төстә уздырырбыз, дип ышанам. Якынлашып килүче ел башка тармакларда да әһәмиятле вакыйгаларга бай булыр, дип өметләнәбез. Сарманны әйләнеп уза торган юл, тренажер залы белән бассейн, Җәлилдә футбол кыры төзү, район үзәгендә һәм поселокта юлларны ремонтлау планга кертелде. Шушы барлык башкарган эшләребезне хуплап, һәрвакыт ярдәм итеп торулары өчен, Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнехановка, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшинга, республика хөкүмәтенә, "Татнефть" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шәфәгать Фәхразович Тәхаутдиновка, "Җәлилнефть" идарәсе җитәкчесе Малик Шәфыйкович Каюмовка, авыл хуҗалыгы инвесторларыбызга без бик рәхмәтле. Һәм, әлбәттә инде, рәхмәтләрнең тагын зурысы - тырыш, эшчән район халкына. Шулай итеп, быелгы уңышларыбызның фидакарь хезмәт нәтиҗәсе икәнен аңлап, Яңа елга керәбез. Сезне барыгызны да якынлашып килүче 2012 нче ел белән котлыйм, сәламәтлек, бәхет, иминлек телим. Ул барыбызга да хәерле, тыныч көннәр, табыннар муллыгы, күп итеп бәхет-шатлыклар алып килсен.
Яңа ел белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев