САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

Вакыт тизлек таләп итә

11 айда республикада 2 миллион 7600 квадрат метр торак тапшырылган. Ул - еллык планның 84 проценты. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында үткәрелгән чираттагы киңәшмәдә сүз алып барылды. Аны ТР Президенты Р.Миннеханов үткәрде. Республикадагы 27 муниципаль (алар арасында Сарман да бар) район еллык планны исә тулысынча үтәгән. Аның калган өлешен үтәү...

11 айда республикада
2 миллион 7600 квадрат метр торак тапшырылган. Ул - еллык планның 84 проценты. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында үткәрелгән чираттагы киңәшмәдә сүз алып барылды. Аны ТР Президенты Р.Миннеханов үткәрде.
Республикадагы 27 муниципаль (алар арасында Сарман да бар) район еллык планны исә тулысынча үтәгән. Аның калган өлешен үтәү өчен, ел ахырына кадәр 382,4 мең квадрат метр торак тапшырырга кирәк. Социаль ипотека буенча 172 йортның 150 се тапшырылган. Ноябрь аенда ветераннарның торак шартларын яхшырту программасы буенча планлаштырылган 6 йортның барысы да файдалануга тапшырылган. 1 нче декабрьгә икенче транш буенча субсидия алган 852 ветеранның 782 се фатирлы булган. 31 нче декабрьгә кадәр тагын 70 ветеран фатирларга күчәчәк. Ноябрь аенда 1 миллиард сумнан артык күләмдә чираттагы транш буенча акчалар кергән. Бу хакта 1 меңнән артык ветеран хәбәр алган. Муниципаль берәмлекләрдә бу акчаларны яңа төзелешләргә юнәлдерү, торак төзелешенең өстәмә программасын формалаштыру бара.
Тузган тораклардан гражданнарны күчерү буенча төп һәм өстәмә программалар нигезендә, ел ахырына кадәр 1 меңнән артык тузган торакта яшәүче 3 меңләп кешене күчерү планлаштырыла. Төп программа нигезендә планлаштырылган 598 фатирдан 427 сенә муниципаль контрактлар төзелгән. Алексеевск, Апас, Арча, Буа, Түбән Кама районнарында төп программа үтәлгән.
Киңәшмәдә шәхси хуҗалыкларны үстерү, гаилә фермалары төзү, терлекчелек буенча 10 айлык нәтиҗәләр турында да сүз алып барылды. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М.Әхмәтов игенчелектә эшләрнең начар түгеллеген билгеләп үтте. Әмма сөт җитештерү буенча тырышасы бар. Мәсәлән, июнь-октябрь айларында савылган сөт 2010 нчы елның шул чорына карата 96 процент тәшкил итә. Актаныш, Әтнә, Балтач, Кайбыч, Кукмара кебек районнар алда барса, Түбән Кама, Чүпрәле, Тәтеш, Кама Тамагы кебек районнар калыша. М.Әхмәтов терлек саннарын киметмәү, аларны арттыру буенча бурычлар куйды. Гаилә фермаларына да караш - төрле районда төрлечә. Зәй, Актаныш, Бөгелмә, Мамадыш кебек районнарда югары технологияле фермалар эшләсә, Баулы, Азнакай, Апас, Әтнә, Балтач кебек районнар бу тармакта калышалар.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X