САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

Ул бит – безнең Гөлназ апабыз

Гөлназ Тәлгатовна - минем кызым Венераның класс җитәкчесе. Һәрвакыт көләч йөзле, балаларга игътибарлы, кайгыртучан ул. Гөлназ - балаларыбызның олы киңәшчесе дә, сердәшчесе дә. Миңа бигрәк тә аның һәр укучыга шәхес итеп каравы ошый. Әти-әниләр белән дә тыгыз элемтәдә тора. Әле унынчы класста гына безнең балаларны үз канаты астына алса да,...

Гөлназ Тәлгатовна - минем кызым Венераның класс җитәкчесе. Һәрвакыт көләч йөзле, балаларга игътибарлы, кайгыртучан ул. Гөлназ - балаларыбызның олы киңәшчесе дә, сердәшчесе дә. Миңа бигрәк тә аның һәр укучыга шәхес итеп каравы ошый. Әти-әниләр белән дә тыгыз элемтәдә тора. Әле унынчы класста гына безнең балаларны үз канаты астына алса да, алар белән күп чаралар үткәрергә өлгерде. Ике тапкыр Казанга экскурсиягә бардылар. Беренчесендә аквапаркта ял итсәләр, икенчесендә Казанның югары уку йортларында булып, укырга керү мөмкинлекләре белән танышып кайттылар. Көзге бал, туган көннәр, Яңа ел, 8 нче Март һәм башка кичәләрне бергәләп, бик күңелле итеп үткәрәләр. Класс җитәкчесе "Түгәрәк өстәл" артында сөйләшүләр, класс сәгатьләрендә әхлак темасына әңгәмәләр белән дә укучыларын зур тормышка әзерли. Узган уку елында мәктәп күләмендә үткәрелгән ярышларда җиңеп, «Ел сыйныфы» һәм «Ел укучысы» исеменә лаек булдылар. Бу уңышларда Гөлназ апаларының да өлеше бик зур.
Быел безнең балаларыбыз мәктәп тәмамлыйлар. Балалар, укытучылар, ата-аналар алдында зур сынау тора. Класс җыелышларында Гөлназ Тәлгать кызы әти-әниләргә үз киңәшләрен бирә, балалар белән берлектә, безне дә дәүләт имтиханнарына әзерли. Мин Гөлназ Тәлгать кызына һәрчак шулай ачык йөзле, укучыларның якын дусты, яраткан остазы, ярдәмчесе булып калуын һәм «Ел хатын-кызы» бәйгесендә дә җиңүләр яулавын теләп калам. Язмамны аның укучысы Гүзәл Хәкимуллинаның шигъри юллары белән тәмамлыйсы килә:
Кояш кебек балкып, килеп
керә,
Аннан күпме якты алабыз.
Кем инде ул, диеп
сорасагыз,
Ул бит безнең - Гөлназ
апабыз.
Балаларыдай якын күреп,
Гел яхшыга гына өнди ул,
Киңәшче дә, сердәшче дә
безнең,
Һәрвакытта безнең
янда ул.
Гөлназ апа - әниебез
кебек,
Һәрвакытта безне
яклый ул,
Авырлыклар килсә, куркып
тормый,
Һәрвакытта безне
саклый ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев