САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

Тырыш хезмәт, уңай үзгәрешләр елында

Үзенең шатлык-куанычлары , мәшәкатьләре белән тагын бер ел артта калды. Ул безнең район өчен тынгысыз хезмәт елы, уңай үзгәрешләр, алга куйган бурычларны конкрет хәл итү елы булды. Кайсы гына тармакны алма, анда горурланып сөйләрлек уңышлар бар. Бүген без узып барган елга тагын бер кат күз ташлап, ирешкәннәрне барлап, киләчәккә планнар...

Үзенең шатлык-куанычлары , мәшәкатьләре белән тагын бер ел артта калды. Ул безнең район өчен тынгысыз хезмәт елы, уңай үзгәрешләр, алга куйган бурычларны конкрет хәл итү елы булды. Кайсы гына тармакны алма, анда горурланып сөйләрлек уңышлар бар. Бүген без узып барган елга тагын бер кат күз ташлап, ирешкәннәрне барлап, киләчәккә планнар белән танышу өчен, муниципаль район башлыгы Нәфис Касыймович Закировка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

- Нәфис Касыймович! Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бу юлы безгә килгәч: «Мин сезнең социаль-икътисади өлкәдә алып барылган эшләрегездән канәгать. Сарман - дөрес юлда»,- дип, районга югары бәя бирде. Чыннан да, быел районда бик күп эшләр башкарылды, һәр тармакта киеренке хезмәт барды. Шуларның иң әһәмиятлеләренә тукталып китик әле.
- Әйе, районыбызда эшләнгән эшләр гаять күп булды. Без республика, федераль программалар буенча бик нәтиҗәле эшләдек. Халык тормышын яхшырту, социаль өлкәне алга җибәрү өчен, мөмкин булган барлык ресурсларны барладык, аларны эшкә җиктек. Торак төзелешен, күпкатлы йортларга ремонтны гына алыйк. Бу күләмле эшләр ел буе Республикабыз Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов, хөкүмәтебез контролендә булды. Без Программаларда куелган бурычларны намус белән, җиренә җиткереп, үтәп чыктык, дип уйлыйм. Яшь гаиләләр, авыл җирлегендә яшәүче белгечләрнең яшәү шартларын яхшырту буенча нәтиҗәле эшләнде. Барлыгы 123 шәхси йорт төзелде, 31 гаилә Сармандагы 42 фатирлы йортка ачкычлар кабул итеп алды. Ватан сугышында катнашкан, тылда фидакарь хезмәт куйган 221 кеше фатир алды. Тагын 45 кеше субсидия алуга чиратта тора. 2011 елда 4548 квадрат метр торак мәйдан файдалануга тапшырылды. Сарман үзәгендә, Ленин урамында «Социаль ипотека» программасы буенча 33 фатирлы йорт төзелеп бетеп килә. Төзелеш башланганнан бирле, аңа 10334 мең сум акча сарыф ителде. Йорт матур булып, урамның әллә кайларыннан күренеп тора. Киләчәктә, 2012 елда, тагын 4600 квадрат метр торак мәйдан сафка бастырылачак. Күпкатлы йортларга күптәннән ремонт ясалганы юк иде. Безне агымдагы төзекләндерү эшләре генә канәгатьләндермәде, федераль, республика программаларына таянып, күләмле, масштаблы ремонт эшләре башлап җибәрдек. Быел 12 күпкатлы йорт яңадан төзекләндерелде, барлыгы 35, 7 миллион сумлык эш эшләнде. Йортларда стеналардан, түбә, фасадлардан алып, өйнең бөтен өлеше яңартылды. Киләсе елда тагын 15 йортта ремонт эшләре планлаштырыла. 12 күпкатлы йортка, барлыгы 199 квартирага ике контурлы котеллар урнаштырылды. Куллану өчен уңайлы булган бу котеллар куелгач, йортлар да җылынды, зар-моңнар да ишетелми башлады. Йортларда яшәүчеләр бик канәгать. Түләве дә уңайлы: процентлар исәпләнми, 7 елга бүлеп түлисе. Кыскасы, Сарманның Ленин, Г. Исхакый, К. Тинчурин, Советская, Төзүчеләр урамнарында эш яхшы сыйфат белән башкарылды. Һәр йортта җылылык, су исәпләү приборлары куелгач, халыкка түләү дә кимеде. Без бу приборларны алга таба да урнаштыруны дәвам итәчәкбез, шулай ук ике контурлы котеллар кую эшләре дә барачак. Сармандагы, Җәлилдәге 700 гә якын квартирага ике контурлы шундый котеллар урнаштыру эшләре планлаштырыла. Җәлил поселогында җылылык энергиясен сатып алу чыгымнарын киметү һәм тарифларның үсүен киметү максатыннан, котельныйда мини-ТЭЦ урнаштыру эшләре бара.
Җәлилдә барлык бюджет оешмалары, күпкатлы йортларда җылылыкны, суны исәпләү приборлары куелды, тотылган электр энергиясе, газ, су, җылылыкның көндәлек исәбе алып барыла, күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын яхшырту чаралары күрелә. Чистарту корылмасының икенче линиясендә яңа аэраторлар монтажланды, су чистарту станциясе эшли. Быел Җәлилнең җылылык челтәре предприятиесе тарафыннан 3 миллионнан артык суммада капиталь һәм агымдагы ремонт үткәрелде, җылылык, кайнар, салкын су линияләре алыштырылды.
- «Барлык юллар да Римга илтә», - дигән әйтем бар. Нәфис Касыймович, бездәге юллар да Римга ук илтәрлек дәрәҗәгә килеп җитәләр. Алар ел саен төзекләндерелә.
- Безгә Федераль программалар зур ярдәмгә килде. Саклаубаш-Өчөйле Саклау юлын алыйк. Моңа кадәр бу якларда яшәүчеләр юлсызлыктан интегәләр иде. Дөрес, бу юллар яңартылып торылды. Ләкин заман шулай куша: юллар яхшы, теләсә нинди техника йөрерлек булырга тиеш. Без бу бурычны яхшы итеп башкарып чыктык, диясем килә. 3 километрдан артык озынлыктагы юл 60 миллион сумга төште. 7 ноябрьдә булган Саклаубаш-Өчөйле Саклау юлын ачу тантанасында республикабызның Премьер-министры Илдар Шәүкәтович Халиков та катнашып, район җитәкчелеге, юл төзүчеләр куйган хезмәткә югары бәя бирде. Без моннан тыш Азнакай- Дүсем, Салкын Чишмә - Александровка, Нөркәй-Кадрәк араларындагы юлларны төзекләндердек. Сарманны әйләнеп үтә торган юл салу өчен, проект-смета документлары эшләнде. 8 километрдан артык озынлыктагы бу юл киләсе елда төзеләчәк. Без шулай ук Колмәт, Кормаш, Карамалы авылларына бара торган юлларга да асфальт җәюне планлаштырабыз.
Газ кермәгән йортлар калмаска тиеш. Заманында моның буенча программаны тулысынча тормышка ашырып, барлык авылларны газлы итсәк тә, яңа йортлар төзелеп тора, ул гына да түгел, тулысы белән яңа урамнар барлыкка килә. Без әле берничә көн элек кенә Янурыс, Шәрләрәмә авылларында, Сарманның Х. Туфан, С. Рәфыйков, Татарстан урамнарында бик күңелле күренешләрнең шаһитлары булдык. Йортларга газ үткәргече сузылып, өйләрдә зәңгәр ут яна башлады. Мәдәният йортларын да газга көйләү эшләрен башлап җибәрдек. Республиканың газлаштыру программасы нигезендә, 5 елга, процентлар исәпләнмичә, түләү шарты белән, Куҗак, Колмәт, Яңа Имән, Буралы Чишмә авыллары мәдәният учаклары газлы булды. Киләсе елда тагын шул фонд буенча Баткак, Чураш, Сарсаз Тәкермән, Яхшыбай авыллары мәдәният йортлары газлы булачак. Сармандагы үзәк котельныйдан ягып җылытылган барлык учреждениеләр биналарын аерым, индивидуаль җылытуга көйләү эшләре алып барылачак. Мин үземнең, барлык район халкы исеменнән бу барлык эшләрне башкарып чыгуда ныклы ярдәм күрсәткән өчен, республикабыз Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка, хөкүмәт җитәкчеләренә, «Татнефть» җәмгыяте генераль директоры Шәфәгать Фахразович Тәхаутдиновка, нефтьчеләргә бик зур рәхмәт әйтәсем килә.

- Авылларда су линияләрен яңарту эшләренә дә тукталып китмәссезме? Барыбыз да күреп торабыз, моның буенча да гаять зур эшләр эшләнде.
- Әйе, бу юнәлештә дә күп хезмәт чыкты, эш байтак торак пунктларда барды. Мин бүген, горурланып, авылларны сулы иттек, дип әйтә алам. Чөнки күп җирләрдә халык сусызлыктан интекте, линияләр ярылып, искереп беткән иде.Соңгы 4 елда 46 километр озынлыкта иске су линияләре алыштырылды. Быел Карашай Саклау, Иске Кәшер, Яхшыбай, Анак, Әлмәт, Кәүҗияк, Сарман, Җәлил поселогында, барлыгы 11 километр озынлыгында су линияләре үткәрелде. Киләсе елда Петровка, Мостафин, Сөлек, Азалак, Чукмарлы, Яңа Әхмәт, Сарман, Җәлилдә тагын 15 километр озынлыкта линияләр яңартылачак. Бүгенге көндә «Татнефть» җәмгыяте һәм газлаштыру фонды белән берлектә, калган авылларга да су линияләре үткәрү планы эшләнде.
Гомумән, бездә төзекләндерү эшләренә бик зур әһәмият бирелә. Шунсыз булмый, чөнки заман таләп итә. Кеше яхшы яшәсен, аңа тормышның бөтен яклары да уңайлы, җайлы булсын өчен, кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышабыз. Мәктәп, балалар бакчалары, мәдәният йортлары - алар барысы да, әкренләп, ремонтланып-яңартылып килә. Әйтик, мәктәпләр. 2010-2011 елларда Сарайлы, Петровка, Илексаз, Иске Кәшер, Карашай Саклау, Күтәмәле, Александровка, Шәрләрәмә, башка авылларда 12 миллионнан артыграк сумга ремонт эшләре башкарылды. Барлык мәктәпләр, дәүләт учреждениеләре, оешмалар Интернетка тоташтырылган. Сарайлы, Иске Минзәләбаш, Сарсаз Тәкермән, Чукмарлы, Нөркәй, Саклаубаш, Сарман кебек авылларда мәдәният йортлары яңартылды. Бу эшләр киләсе елда да дәвам итәчәк, Каташ Каранда мәдәният йорты төзү эшләре башланачак. Сәламәтлек саклау учреждениеләре биналары да төзекләндерелеп торыла. Җәлил шифаханәсендә капиталь ремонт эшләрен төгәлләү өчен, республика бюджетыннан 5 миллион сум акча бүленеп бирелде. Халыкның сәламәтлеген ныгыту, спортка тарту буенча эзлекле чаралар күрелә. Районда 117 спорт корылмалары эшләп килә. Башкарма комитет карары белән, физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә тиешле шартлар тудыру чараларын үз эченә алган «Уңайлы тирәлек» дигән программа төзелде. Алда әйтелеп, саналып киткән эшләрне башкарып чыгуда, республика, «Татнефть» җәмгыяте, нефтьчеләр зур ярдәм күрсәтте. Подряд оешмалары булган «Альфа», төзү белән шөгыльләнүче «Иншаат», су линияләре үткәрүче «Главнефтегазстройсервис» җәмгыяте, Әлмәт шәһәрендәге «Озон» җәмгыяте, «Водоканалсервис» оешмасы коллективлары эшне яхшы сыйфат белән, җиренә җиткереп башкарып чыктылар. Куйган хезмәтләре, тырышлыклары өчен, аларга бик зур рәхмәт!
- Район тормышын алып баруда нефтьчеләр ярдәменең зур булуы - бәхәссез. Алар бөтен өлкәләрдә дә - беренче булышчылар, дисәк тә, хата булмас.
- Әйе, без нинди генә эшкә тотынсак та, нефтьчеләр ярдәменә таянабыз, барлык күләмле эшләрне килешенеп, кулга-кул тотынып башкарабыз. Алар булышлыгы белән социаль үсеш өлкәсендәге бөтен планлаштырылган чаралар үтәлеп килә. Мәктәпләр, балалар бакчалары биналары, авыллардагы фельдшер-акушерлык пунктлары, мәдәният йортлары ремонтлана. "Татнефть" җәмгыяте авыл җирлекләренә 13,6 миллион сум күләмендә финанс ярдәме күрсәтте. Сармандагы яшьләр-балалар спорт мәктәбе, Ләшәү Тамактагы мәдәният йорты бинасы яңартылды. "Шәфкатьлелек" фонды аша 70 тән артык ветеранга матди ярдәм күрсәтелде, алар "Дружба", "Ромашкино", Җәлил санаторий-профилакторийларында ял итәләр. Мәктәп укучыларына да дәвалану-ял итү өчен мөмкинлекләр тудырыла. "Җәлилнефть" идарәсендә "кара алтын" чыгару процессын экологик яктан имин, зарарсыз итү юнәлешендә, сулыкларны, чишмәләрне саклау буенча максатчан эш алып барыла. Быел 14 су чыганагы, шактый санда чишмәләр төзекләндерелеп, авыл җирлекләренә, идарәче компания карамагына тапшырылды. Җәлилдә, районда барлык мәдәни, спорт чаралары уздырганда да, нефтьчеләр ярдәмен тоябыз. Бездә төрле тармаклар буенча республикакүләм семинарлар еш уздырыла, анда катнашучылар поселокның төзеклегенә, аларда барган уңай үзгәрешләргә соклануларын белдереп китәләр. Республика җитәкчеләре дә, әледән-әле килеп, эшләребезгә уңай бәя бирәләр.
- Район заман технологияләреннән артта калмый. Әле кайчан гына компьютер, Интернет ниндидер бер серле, гади кеше башы җитмәслек төшенчәләр сыман тоела иде. Ә бүген Интернет челтәрендә рәхәтләнеп «йөзү» белән бергә, дәүләт, муниципаль хезмәтләрне дә шуннан алабыз.
- Әлеге хезмәтләрне электрон формада күрсәтү эшебездә мөһим юнәлешләрнең берсе булып тора. Гомумән, элемтәсез тормышны күз алдына да китереп булмый. Югары тизлекле Интернет, IP-TV, сыйфатлы телефон элемтәсе - бу телекоммуникатив хезмәтләр районның һәр кешесенә таныш. Күптән түгел Ләшәү Тамак авылында яңа хезмәтләрне тәкъдир итү тантанасы булды. Шулай итеп, моңа кадәр шәһәрдә яшәүчеләр генә кулланган телекоммуникатив хезмәтләрдән авыл халкы да файдалана башлады. Быел 134 телефон урнаштырылды, алар саны 5000 гә якынлашты. Районда һәр 100 кешегә 22 телефон туры килә. 29 АТС, 72 таксофон, 20 торак пунктта ПКД терминаллары эшли. Киң полосалы Интернет челтәреннән 2153 кеше файдалана. 100 каналга кадәрле интерактив телевидение хезмәтләре кертелеп, аңа абонентлар ялгана башлады. Сарманның яңа микрорайоннарын, авылларны телефонлаштыру эшләре бара. Карашай Саклау, Ләшәү Тамак, Өчөйле Саклау торак пунктларында бүлгеч челтәрне киңәйтү тагын шактый гына хуҗалыкларны телефонлы итәргә мөмкинлек бирде. Сарманның Җәлил урамында, Өчөйле Саклау авылларында һава линияләре җир асты линияләренә алыштырылды һ.б.
Без капиталь ремонт, су линияләре үткәрү, элемтә, юллар төзү, медицина, сәүдә хезмәтләре күрсәтү, кыскасы, халык өчен иң беренче чиратта башкарыласы эшләрне яхшы сыйфат белән, үзвакытында эшләү белән беррәттән, авыл хуҗалыгы, игенчелек буенча да бик зур уңышларга ирештек. Сарман ягы элек-электән икмәк ягы булып дан казанган як бит ул. Хәзер дә элекке данны, элек яуланган позицияләрне югалтмау өчен, зур тырышлык куелды. Район язгы кыр эшләре әйбәт барды. Узган елгы корылык уңышка нык сугар инде, дип борчылган идек. Агрофирмалар алга куелган максатны яхшы аңлап, көнне-төнгә ялгап эшләделәр. Куйган хезмәтләре, гомумән, район тормышын яхшыртуда керткән өлешләре өчен, аларга бик зур рәхмәт!
- Сарманның республикада урып-җыю буенча беренче бишлектән төшмәвенең куанычлы сәбәпләрен Сез нидә күрәсез? Агрофирмаларда, фермер хуҗалыкларында эшләр ничек бара?
- Район авыл хуҗалыгының характерлы үзенчәлеге шунда: ул республикада билгеле инвесторларның агробизнесында катнаша. «Агрокөч төркеме» һәм «Чаллы икмәге» җәмгыятьләренең инвестицион программасы уңышлы хәл ителеп килә. Безнең агрофирмалар кул астында 108383 гектар җир мәйданы бар. Билгеле колачлы эшләр колачлы суммалар да сорый. 2005 нче елдан башлап, 2624 миллион сумлык инвестиция салымнары кертелде. Техниканы яңарту, ашалама, ягулык-майлау материаллары алуга гаять күп акча тотылса да, ул үзен аклап килә. Авыл хуҗалыгын дәүләт яклавы, аның ярдәме дә бик вакытлы булды. Районда «2008-2012 елларга авыл хуҗалыгы үсеше» программасы төзелде. Бу елларда минераль ашламалар, үсемлекләрне саклау средстволары, ягулык, техника алу, терлекләрнең нәсел эшләрен яңарту, терлекчелекне үстерүгә, башка шундый бик кирәкле максатларга күп суммаларда субсидия белән ярдәм ителде. Барыбыз да беләбез, авыл хуҗалыгына кайгыртучан караш, дөрес юнәлештәге мөнәсәбәт күптәннән кирәк иде. Ул үзе турында кайгыртуга фидакарь хезмәт, көнне-төнгә ялгап эшләү, тырышлык белән җавап бирә. Быелгы эш нәтиҗәләре агропромышленность комплексын үстерү курсының, шәхси рәвештә җитештерү белән шөгыльләнүнең дөрес юлда икәнлеген күрсәтте. Бөртеклеләрнең тулай җыемы 178 мең тонна булды, элеваторларга 119, 4 мең тонна ашлык озатылды. Һәр гектардан уртача 36,3 центнер уңыш чыкты. 10740 тонна рапс җыеп алдык. 10 мең тонна печән, 77 мең тоннадан артык сенаж, силос әзерләнеп, бер шартлы терлеккә 49 азык берәмлеге туры килә. Районда 13, 5 мең баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Бүгенге көнгә 20 мең тонна сөт, 1,2 тонна ит җитештерелде. Районда 39 крестьян-фермер хуҗалыгы бар. Аларда 3,2 мең сөрүлек җир исәпләнә. Гаилә фермаларын үстерү программасы уңышлы хәл ителә. Бездә шундый 6 ферма эшли, тагын 15 ферма төзелеп-яңартылып килә.
- Районда халыкны эш белән тәэмин итү буенча да нәтиҗәле чаралар күрелә. Шуларның иң әһәмиятлеләренә тукталып китмәссезме?
- Бездә эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр, үз эшләрен булдыручылар саны арта бара. "Весна" сату челтәрендә, "Сарман-ит" кооперативы, "Агро-мастер", "Азнакай киемнәре", "Аквилон"җәмгыятьләрендә, минераль сулар заводында яңа хезмәт урыннары булдыру өстендә нәтиҗәле эш алып барыла. Эш урыннарын тагын да арттыру максатыннан, "Агрокөч төркеме" елына 50 мең тонна ит җитештерә торган кошчылык фабрикасы төзүне планлаштыра. Төзелеш өчен җир участогы "Энергия" җир корпорациясе милегенә күчерелде. Бу проектны тормышка ашыру вакыты - 2011-2013 еллар, тагын 150 ләп кешегә эш урыны булыр, дип көтелә. Райондагы 8,5 мең гаиләнең үз шәхси хуҗалыгы бар. Алар мал үрчетү белән шөгыльләнәләр,токымлы терлекләр кайтарыла. Быелның шушы чорына әлеге хуҗалыкларда 170 миллионнан артык продукция җитештерелде. Бу - районның авыл хуҗалыгы продукциясенең дүрттән бере, дигән сүз. Терлекләр асрау өчен ярдәм максатыннан, республика, федераль бюджетыннан 8,5 миллион сум акча бүлеп бирелде. Соңгы 6 елда 1700 дән артык кеше шәхси хуҗалыгын үстерү өчен, 300 миллион сумнан артык кредит алды. Бу сан көннән-көн арта бара. Быел 77 миллион сумлык 373 кредит бирелде.
Районда эшче кадрларны үстерү юнәлешендә аграр көллият уңышлы эшли. Ул материаль яктан нык тәэмин ителгән, авыл өчен иң кирәкле һөнәрләр әзерләп чыгара. Бүгенге көндә биредә 500 дән артык егет һәм кыз укый, аларга югары әзерлекле, үз эшләренең чын остасы булган укытучы-мастерлар белем-тәрбия бирә. Укучылар сайлаган профессияләре буенча алган төпле белемнәрен практикада ныгыталар. Мең гектарга якын басу-кырларда язгы-көзге эшләрдә катнашалар, мул уңыш җыеп алуда үзләреннән зур өлеш кертәләр. Көллияттә еш кына республика семинарлары үткәрелүе дә - очраклы түгел. Чөнки биредә башка уку йортларына үрнәк булырлык көчле база бар. Укучылар район күләмендә, республикада фән олимпиадаларында, спорт ярышларында призлы урыннар алып киләләр. Шунысы куанычлы: башка төбәкләрдә, матди хәлләр начарлану сәбәпле, мондый төр уку йортлары ябылып барганда, безнең бу белем йорты сакланып калды, ул гына да түгел, статусын үзгәртеп, аграр көллияткә әйләнде.
- Авыл хуҗалыгында, социаль тармакта, нефть чыгаруда тырышып эшләүчеләр белән бергә, ветераннар да район җитәкчелеге игътибарыннан читтә калмый. Алар өчен бер дигән санаторий-профилакторийлар эшләп килә. Район үзәгендәге "Шәфкать"не генә алыйк.
- Әйе, бездә өлкәннәрнең тормышын җиңеләйтү өчен бар мөмкинлекләр эшкә җигелә. Тормыш, заман авырлыкларын үз җилкәләрендә алып барган өлкәннәр - үзләре дә бик активлар. Безгә аларның акыллы киңәшләре, фикер-тәкъдимнәре әле бик кирәк. Авылларда, поселокта булган очрашуларда алар үзләрен борчыган сорауларны бирәләр, проблемаларны хәл итү юлларын да күрсәтәләр. Без алар сүзенә битараф калмыйбыз, эш алга барсын, уйлаган гамәлләр тормышка ашсын өчен, чын күңелдән кайгыртылып әйтелгән сүзләр бит алар. Ветераннарның сәламәтлеген ныгыту юнәлешендә бик уңышлы эшләп килгән "Шәфкать" социаль тернәкләндерү үзәге турында бер-ике сүз әйтәсем килә. Үзәктә максатчан, нәтиҗәле эш алып барыла. Коллективта 99 кеше эшли, 3 бүлек бар. 2007 елда бинага янкорма төзелеп, файдалануга тапшырылгач, ял итүчеләр өчен шартлар тагын да артты. Тернәкләндерү бүлегендә ел саен 1300 дән артык кеше ял итеп китә. Үзәк автоном учреждение итеп күчерелгәч, биредә дәүләт тарафыннан гарантияләнгән хезмәтләр белән бергә, өстәмә хезмәтләр күрсәтү мөмкинлеге дә тудырылды. Алар өчен 30 дан артык дәвалау аппаратуралары, җиһазлары алынды. Бүлеккә Сарман районыннан гына түгел, республиканың башка төбәкләреннән дә киләләр, рәхмәтләр әйтеп китәләр. Өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә 42 кеше эшли, алар авылларда, поселоктагы 220 ләп ялгыз әби-бабайларга хезмәт күрсәтәләр. Авыр гаиләләргә, тәрбиягә авыр бирелгән балаларга ярдәм күрсәтү бүлегенең эше дә мактауга лаек.
- 28 ноябрьдә Дәүләт Советы рәисе Фәрит Хәйруллович Мөхәммәтшин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Готович Әхмәтов, районга килеп, мондагы эшләр белән танышып киттеләр. Бу очрашудан алган тәэсирләрегез белән дә уртаклашсагыз иде.
- Сарманда узган зона семинар-киңәшмәсендә сүз авылның эшлекле активлыгын күтәрү, авылда эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләргә уңайлы шартлар тудыру хакында барды. Башта кунаклар авыл хуҗалыгы продуктлары сату ярминкәсен карадылар, Дими Тарлауда фермер Марсель Вәлиев хуҗалыгында булдылар. 500 дән артык кеше катнашкан бу киңәшмәдә республика җитәкчеләре сарманлылар эшенә югары бәя биреп, эшләрнең киләчәктә дә уңышлы баруына ышаныч белдерделәр. Марат Готовичның билгеләп үтүенчә, соңгы ике елда авылларның эшлекле активлыгын арттыру буенча нык алга китеш сизелә. Шәхси хуҗалыкларда асралган терлекләр саны республика буенча 34 мең башка арткан. Бу юнәлештә уңышлы эшләүче Актаныш, Әлмәт, Әгерҗе районнары белән беррәттән, министр безнең районны да атады. Кыскасы, эшләнгән эшләр бик күп, киләчәктә эшлиселәре дә шактый. Безнең алда республика, федераль программаларны уңышлы тормышка ашыру, шәхси хуҗалыкларны тагын да үстерү кебек күләмле эшләр тора. Район үзәгендә ябык бассейн, аграр көллияттә спорт залы төзеләчәк, Сарманны әйләнеп узучы юл салыначак. Алда әйтеп киткәнемчә, авылларда су линияләрен сузуны, ике контурлы котеллар урнаштыру, район үзәгендә, Җәлилдә ишегалды, подъезд мәйданчыкларын төзекләндерү һәм башка шундый әһәмиятле эшләрне дәвам итәргә кирәк. Без аларны да район халкы белән, дәүләт, республика җитәкчелеге ярдәме белән уңышлы башкарып чыгарбыз, дип әйтә алам.
Алда барыбыз өчен дә мөһим кампания - Дәүләт Думасына сайлаулар тора. Безнең район сайлаучылары да аларда актив катнашырлар, тормышыбызны яхшырту юнәлешендә уңышлы эшләрдәй кандидатларны сайларлар, дип ышанасы килә.

- Әңгәмәгез өчен, бик зур рәхмәт, Нәфис Касыймович! Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшиннан Сезнең адреска килгән телеграммаларда әйтелгән: "Бүгенге көндә Сарман районы үзен республикада игенчеләр, "кара алтын" чыгаручылар ягы буларак күрсәтеп, стабильле үсеш юлында тора. Без бу уңай тенденциянең киләчәктә дә дәвам итүенә, район халкының эш сөючәнлеге, максатчанлыгы Сезнең югары нәтиҗәләр яулау өчен алып барылган актив эшегез белән ныгытылыр, дигән ышаныч белдерәбез",- дигән сүзләргә тулысынча кушылабыз. Сезгә, районыбыз халкына киләсе елларда да зур уңышлар юлдаш булсын, "Сарман" җыры белән дөньяга танылган Сарман бөтен өлкәләрдә дә горурланып, сокланып сөйләрдәй төбәк, һәркем рәхәтләнеп яши, башка җирләрдән дә безне якын итеп, ашкынып килә торган игелекле, якты, нурлы як булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев