САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

Тәвәккәллегең сокландырды

Тормыш бит ул - кызыклы: уйламаганда, көтмәгәндә, әллә кемнәр белән очраштыра. Кинәт сыерыбыз чирләп китте. Безгә районнан ветеринария табибы чакырырга куштылар. Регина исемле врач озак көттермәде, килеп тә җитте. Мине аның тәвәккәллеге, кыюлыгы сокландырды. Хайваннарны ярату хисе аңа, мөгаен, тумыштан бирелгәндер. Шулай булмаса, теле булмаган малны ул ничек аңлар, аңа...

Тормыш бит ул - кызыклы: уйламаганда, көтмәгәндә, әллә кемнәр белән очраштыра. Кинәт сыерыбыз чирләп китте. Безгә районнан ветеринария табибы чакырырга куштылар. Регина исемле врач озак көттермәде, килеп тә җитте. Мине аның тәвәккәллеге, кыюлыгы сокландырды. Хайваннарны ярату хисе аңа, мөгаен, тумыштан бирелгәндер. Шулай булмаса, теле булмаган малны ул ничек аңлар, аңа кирәкле ярдәмне ничек күрсәтер иде? Регина Тимергали кызы - Сарманныкы икән. Ветеринария институтын тәмамлап, туган ягына эшкә кайткан. Чыршылы, Нөркәй, Ләке, Юлтимер, Азалак якларында участок табибы булып эшли. Кем генә ярдәм сорап мөрәҗәгать итсә дә, Регина беркемне дә игътибарсыз калдырмый. Шундый игелекле, үз эшенең остасы булган, ярдәмчел бала тәрбияләп үстергәннәре өчен, аның әти-әнисенә рәхмәт.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев