САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

“Тормыштан ямь табып яшибез”

Узган атнада район башлыгы Н.Закиров «Шәфкать» үзәгендә ял итүче өлкәннәр янында булды, район ветераннар советы пленумы эшендә катнашты. Нәфис Касыймович очрашуда катнашучыларны узган ел йомгаклары, алда торган бурычлар белән таныштырды, сорауларга җаваплар бирде. Өлкәннәр шулай ук үзләрен борчыган мәсьәләләрне дә күтәрделәр. Район ветераннар советы Президиумының узган елда башкарган эшләре белән...

Узган атнада район башлыгы Н.Закиров «Шәфкать» үзәгендә ял итүче өлкәннәр янында булды, район ветераннар советы пленумы эшендә катнашты. Нәфис Касыймович очрашуда катнашучыларны узган ел йомгаклары, алда торган бурычлар белән таныштырды, сорауларга җаваплар бирде. Өлкәннәр шулай ук үзләрен борчыган мәсьәләләрне дә күтәрделәр.
Район ветераннар советы Президиумының узган елда башкарган эшләре белән ветераннар советы һәм инвалидлар җәмгыяте рәисе Л.Фазуллин таныштырды. Ул иң элек эшнең өлкәннәрнең үтенеч-гозерләрен, фикерләрен тормышка ашыру юнәлешендә, республика Ветераннар советы күрсәтмәләре нигезендә һәм район хакимияте карарлары белән теләктәшлек йөзендә алып барылуын билгеләп үтте. Районда 11 меңгә якын өлкән кеше яши. Аларны 25 башлангыч ветераннар оешмасы берләштерә. Шуларның 23 е - җирле үзидарә Советлары, 1 се - район эчке эшләр бүлеге, 1 се "Җәлилнефть" идарәсе каршында эшли. Башлангыч оешмаларның эшен тагы да җанландыру, өлкәннәрне социаль яклау, аларның мәнфәгатьләрен кайгыртудан тыш, төрле бәйрәмнәр билгеләп үтелә, тарихи урыннарга экскурсияләр һәм башкалар оештырыла. Л.Фазуллин аларның һәркайсының район җитәкчелеге ярдәме белән үткәрелүен билгеләп үтте. Шулай ук сугыш ветераннарына, аларның тол калган хатыннарына игътибар зур. Бүгенге көнгә 66 сугыш ветераны, 195 тол хатын фатирлар белән тәэмин ителгән. Район буенча законнар белән гарантияләнгән социаль чаралар үтәлеп бара. Авыл җирлекләрендә яшәүчеләр пай җирләре өчен, килешүдә каралганча, он, терлек азыгы белән тәэмин ителәләр, төрле чаралар үткәргәндә, агрофирмалар җирле үзидарәләргә, ветераннар советларына ярдәм итеп торалар. Ветераннарның башлангыч оешмалары рәисләре, Президиум әгъзалары, актив ветераннар өчен "Шәфкать" үзәгендә махсус заездлар һәм очрашулар үткәрелә. Л.Фазуллин үз чыгышында иң актив, тырыш башлангыч оешмалар рәисләрен, актив өлкәннәрне дә билгеләп үтте. Болар - Александровкадан Ф.Әхмәтҗанова, Карашай-Саклаудан М. Хәбибуллин, Мортамактан Т.Галиева, Петровка Заводтан Р.Юнысов, Ф.Хуҗин, Рангазардан Г.Ганиуллина, Янурыстан В.Әхмәтшина, Шәрләрәмәдән Р.Шәйгарданова, Җәлилдән С.Гыйззәтова. Президиум әгъзалары Д.Вәлиева, Н.Хәйруллина, Ә.Шакиров, Ф.Кушаева да актив җәмәгать эше алып баралар. Өлкәннәр быел Иске Имән авылы ветераннар советы рәисе Хәмәт абыйны, зурлап, күпьеллык тырыш хезмәте өчен рәхмәт әйтеп, үз соравы буенча рәис вазифаларыннан азат иттеләр.
Соңыннан ревкомиссия рәисе Г.Ганиуллина отчеты тыңланды.
"Тормыштан ямь табып яшибез", - диде Җәлил ветераннар советы рәисе С.Гыйззәтова. Поселокта өч меңнән артык өлкән кеше яши. Аларның 2 се - 100, 20 се 90 яшьтән өлкәнрәк. Төрле чараларны үткәргәндә, район хакимияте, нефтьчеләр ярдәменә таяналар. Ветераннар клубы эшли, аларда шахмат, шашка кебек спорт җиһазлары, китапханә, ике телевизор, газета-журналлар һәм башкалар бар. 470 ветеран һәр елны арзан бәягә бәрәңге утырту өчен җир ала. Кайтаруда нефтьчеләр, төрле оешмалар ярдәм итә. Өлкәннәр өчен төрле тарихи урыннарга экскурсияләр оештырыла.
Өлкәннәр хәрәкәте турында Президиум әгъзасы Н.Хәйруллинаның чыгышы кызыклы булды. "Өлкәннәр белән эшләүнең төп юнәлешләре - бай хезмәт һәм тормыш тәҗрибәсе туплаган кешеләрнең активлыгын һәм тырышлыгын проблемаларны чишүгә юнәлтү, өлкәннәрнең мәнфәгатьләрен һәм хокукларын яклау, тормыштагы үзгәрешләргә адаптацияләнүгә, актив тормыш рәвеше алып баруга булышлык итү", - дип башлады ул сүзен. Бу уңайдан күпкырлы эш алып барыла. Районда 5 - рус, керәшен, татар фольклор ансамбльләре эшли. Өлкәннәр күрше-тирә районнарның ветераннар советлары, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарлары белән тыгыз элемтәдә торалар. Һәр сишәмбедә чаңгы базасында булалар, түләүсез шөгыльләнәләр, төрле ярышларда актив катнашалар. Төрле түгәрәкләр эшли, ярминкәләр, төрле урыннарда концертлар оештырыла. Өлкәннәр өчен компьютерда өйрәнү курслары эшли. Озакламый инглиз телен өйрәнү түгәрәген эшләтеп җибәрү күздә тотыла. Өлкәннәр республика күләмендәге спартакиадаларда, проектларда катнашалар, призлы урыннар алалар, грантлар оталар. Ә апрель аенда Әлмәт шәһәрендә үткәрелгән күргәзмәдә өлкәннәребезнең кул эшләре белән чит ил вәкилләре дә кызыксынган.
Район башлыгы Н.Закиров пленумда катнашучыларны узган ел нәтиҗәләре белән таныштырды, кыскача алда торган бурычларга тукталды. Өлкәннәр, узган ел шушындый ук очрашуда әйтелгән үтенеч-гозерләренең үтәлүе өчен рәхмәт белдереп, яңа проблемаларны да күтәрделәр. Әйтик, "Район үзәгендә ветераннар өчен клуб кирәк. Өлкәннәр хәрәкәтендә депутатлар ярдәм итә алмас микән? Өйгә керә торган электр чыбыгы өзелсә, кемгә мөрәҗәгать итәргә?" һәм башкалар. Өлкәннәр шулай ук "Александровкадан район үзәгенә автобус йөртеп булмас микән?" - дигән сорауны да бирделәр. Моннан берничә ел элек халык соравы буенча Сарман эчендә, Саклаубаш маршрутында автобус йөртә башлаганнар иде. Ләкин автобус белән йөрүче аз булды, ул үз-үзен акламады һәм маршрутлар туктатылды. Шулай да Нәфис Касыймович моның, шулай ук башка мәсьәләләр буенча чаралар күреләчәген әйтте, сорауларга җаваплар бирде, аларга газета аша да җавап биреләчәген билгеләп үтте.
Ике арада булган эшлекле һәм җылы сөйләшүдән өлкәннәр бик канәгать калдылар, пленумда күтәрелгән мәсьәләләрнең хәл ителәчәгенә ышаныч белдерделәр.
Алар өчен үзәктә ял итү дәверендә социаль яклау, пенсия фонды, хезмәт һәм мәшгульлек үзәге, хокук саклау органнары, "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге", теркәү палатасы, "Водоканалсервис", сәламәтлек саклау һәм башка оешмалар вәкилләре белән дә очрашулар үткәрелде. Өлкәннәр үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев