САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

Татар моңсыз яши аламы

Дидем: "Кардәш, Бу көй нинди көй?" Г.Тукай. Моннан 4 ел элек актанышлылар якташлары, татар халкының легендар җырчысы, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Ә.Авзалова исемендәге төбәкара җыр бәйгесен башлап җибәргәннәр иде. Анда Сарманның яшь җырчылары Алинә Прокофьева белән Айрат Сафин лауреат булып кайттылар. Быел ул өченче тапкыр узды. Менә инде 2...

Дидем: "Кардәш,
Бу көй нинди көй?"
Г.Тукай.
Моннан 4 ел элек актанышлылар якташлары, татар халкының легендар җырчысы, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Ә.Авзалова исемендәге төбәкара җыр бәйгесен башлап җибәргәннәр иде. Анда Сарманның яшь җырчылары Алинә Прокофьева белән Айрат Сафин лауреат булып кайттылар. Быел ул өченче тапкыр узды.
Менә инде 2 көн рәттән Актаныш мәдәният йорты моңнарыбыз эчендә "тирбәлә". Тавышлы, талантлы яшьләр, берсеннән-берсе уздырып, халкыбызның энҗе-мәрҗәннәр сандыгын актаралар. Һәр тавыш үзенчә матур, яшьлек үзе матур, шуның өчендер, 30дан артык җырчыны тыңлау да туйдырмый. Актанышлылардан: "Былтыр болай ук көчлеләр юк иде, быел күпкә өстен, "Татар моңы"нда ярышучылар килгән быел", - дигән фикерләр ишетәм. Бәйгенең шарты нигезендә, беренче көнне икешәр җыр - халык җыры һәм классик композиторлар әсәрләре башкарыла. Ә алар күп. "Юрганыңа карап, аягыңны суз", дигәндәй, тавышыңа чамалап сайлап ал. Ул синең тавыш мөмкинлекләреңне дә күрсәтерлек, җырчы буларак, үз йөзеңне билгеләрлек булсын. Репертуар - уңышның нигезе.
I турны уңышлы узганнар икенче көнне Әлфия Авзалова репертуарыннан берәр җыр башкарырга тиеш. Ә аның репертуарында җырлар - бихисап. Ул 14 телдә генә җырлаган. Бу юлы Әлфия апа үзе кайтмаган иде, аны без экраннарда гына карап утырдык. Талантлы, моңлы яшьләрне якташыбыз, легендар җырчы Зөһрә Сәхәбиева, Казан дәүләт җыр һәм бию ансамбле хормейстры Венера Гәрәева, татар композиторлар берлеге әгъзасы Риф Гатауллин бәяләде. Дөресен әйткәндә, жюрида алар икәнлекне белүгә, эшкә хилафлык кермәячәгенә минем күңел тынычланды. Кайберәүләр конкурстан зур дәгъвалар чыгарып, "Яклаштылар, дөреслек юк", - дип, канәгатьсезлек белән кайталар. Без исә бик канәгать калдык, чөнки алдан җиңүчеләрне күңелдән билгеләп куйган идек инде, нәкъ без уйлаганча булды да. Сарманнан бу юлы 3 яшь җырчы - Ләйсән Нуриева (Сарман гимназиясе, 16 яшь), Рәмилә Зиннәтуллина (сәнгать мәктәбе, 16 яшь), Розалия Талибуллина (сәнгать мәктәбе, 17 яшь) катнаштылар. Аларның һәр өчесе дә I турны уңышлы узып, гала-концертта катнашу хокукы алды. Җиңүчеләр гала-концерттан соң билгеле булды. Ләйсән Нуриевага, уңышлы чыгыш ясаган өчен, диплом һәм истәлекле бүләк тапшырылды. III дәрәҗә лауреатлар - Сарманнан Розалия Талибуллина һәм Алабуга музыка уку йорты студентлары Гөлсирин Абдуллина, Алмаз Юнысов булды. II дәрәҗә лауреатлар - Мөслим сәнгать мәктәбенең вокал укытучысы Гүзәл Галиева белән Казан консерваториясе студенты Гөлназ Закирова иде. I дәрәҗә лауреатлар дип, Сарман кызы Рәмилә Зиннәтуллинаны һәм Башкортстанның Илеш районыннан Илнар Миңнекәевне атадылар. Фестивальдә катнашучыларга баянны Илһам Шакиров уйнады. Гран-при исә Актаныштан 30 яшьлек Лилия Хөсәеновага халкыбызның борынгы көе "Зөлхиҗә"не уен коралына кушылмыйча, ялгызы гына башкарган өчен бирелде. Ул, чыннан да, шуңа лаек иде. Лауреатларга акчалата бүләкләр тапшырылды. Аларны җиңүчеләргә бәйгене оештыруда башлап йөрүче, сәнгатькәр җитәкче, Актаныш районы башлыгы Э.Фәттахов тапшырды һәм изге теләкләрен җиткерде: "Бәйге елдан-ел көчәя бара, мин аның киләчәген "Дуслык моңо" (Башкортстан) фестивале кебек олы, матур бәйрәмгә әверелер, дип уйлыйм", - диде ул. Тагын шунысын да җиткерергә бурычлымын: Энгель Нәвапович, сарманнар урнашкан бүлмәгә кереп, безне аерым котларга, сарманлыларга зур сәламнәрен җиткерергә дә онытмады.
Актанышка барырга яратам мин. Анда - чын татар рухы. Анда кунакны каршылый да, озата да беләләр. Юлдан килгәч, җылыныр өчен бер чынаяк чәй эзләп, тилмереп йөрмисең анда. Самавырлары кайнап утыра, йөзләре якты. Барысы да: икенче көнгә калганнар өчен куна калу урыннары да, конкурсантлар өчен кичке банкет та уйланылган, эшләнгән. Кунаклар өчен 3 сәгатьлек программа төзелгән. Талантлы кешеләр белән бер утыру - бер гомер бит ул. Гомумән, Актанышка бөтен эшеңне онытып, рәхәтләнеп бер татарча ял итәр өчен генә дә барырга була. Киләсе конкурс яңадан ике елдан - 2013 елда булачак. Яшьләр, әзерләнегез! Яшьләрне булдыксыз, дияргә ярамый. Яшьлек - көчле, яшьлек - матур, яшьлек барысын да булдыра. Безнең бер буын, болай да, борынгы җырларыбызны өйрәнүдән мәхрүм калды инде. Бу хатаны тизрәк төзәтмәсәк, киләчәккә татардан бер нәрсә дә калмас бит. Халкыбызның "Салкын чишмә" (аны Рәмилә үзәкләргә үтәрлек итеп башкарды), "Тәфтиләү", "Зөлхиҗә", "Сәгать чылбыры" (Розалия башкарды), "Җидегән чишмә" җырларыннан агылган моң башка бер халыкта да юк. Шушы матур бизәкләрне киләчәк буыннарга илтеп җиткерер өчен, җырчы-осталар кирәк. Моңсыз татар нишләр? Татар моңсыз яши алмас бит.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X