Сукмакларың дөрес юлгамы?
Безнең бу тормышта төрле хәлләр килеп чыга. Кеше алдына язмыш төрле сынаулар куя, аларны кеше икәнлегеңне онытмыйча, лаеклы рәвештә үтү өчен, бик күп көч кирәк. Кайберәүләр тормыш авырлыкларына түзә алмыйлар, я эчүгә биреләләр, я наркотикларга тартылалар. Ходай Тәгалә шундый куркыныч хәлләрдән сакласын иде. Чөнки наркотиклар, аракы кешене әкренләп үтерә бара....
Безнең бу тормышта төрле хәлләр килеп чыга. Кеше алдына язмыш төрле сынаулар куя, аларны кеше икәнлегеңне онытмыйча, лаеклы рәвештә үтү өчен, бик күп көч кирәк. Кайберәүләр тормыш авырлыкларына түзә алмыйлар, я эчүгә биреләләр, я наркотикларга тартылалар. Ходай Тәгалә шундый куркыныч хәлләрдән сакласын иде. Чөнки наркотиклар, аракы кешене әкренләп үтерә бара. Әйтүләренә караганда, наркотик кулланган кеше инде башка тыелып тора алмый, аның тагын-тагын кулланасы килә. Ахыры барыбер фаҗигале беткән бу хәлләр турында күпме ишетеп торабыз, кинолар карыйбыз. Ләкин наркотиклар табуны иң беренче яшәү таләбе итеп куйган яшьләр алардан сабак алмыйлар. Ялгышмагыз, егетләр-кызлар, үз тормышыгызның сукмакларын афәтле юлга бормагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев