САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

Сине тынлыйм, табигать

Без быел 5 нче сыйныфка күчтек, яңа фәннәр укый башладык. Шуларның берсе - табигать белеме. Ә 15 нче ноябрьдә без гимназиянең туган көнен билгеләп уздык. Бу көнне без бәйрәмчә үткәрдек, төрле чараларда катнаштык. Безне, бишенче сыйныфларны, географларга кабул иттеләр. Бәйрәм презентацияләр белән башланды. Аларның берсе табигать тавышлары, могҗизалары, таулар, урманнар,...

Без быел 5 нче сыйныфка күчтек, яңа фәннәр укый башладык. Шуларның берсе - табигать белеме. Ә 15 нче ноябрьдә без гимназиянең туган көнен билгеләп уздык. Бу көнне без бәйрәмчә үткәрдек, төрле чараларда катнаштык. Безне, бишенче сыйныфларны, географларга кабул иттеләр. Бәйрәм презентацияләр белән башланды. Аларның берсе табигать тавышлары, могҗизалары, таулар, урманнар, җәнлекләргә багышланган иде. Икенчесен сыйныфташым Ләйсән Мәтҗанова иҗат иткән. Ул «Мин - табигать баласы» дип аталган иде.Туган ягыбыз Сарман күренешләрен дә үз эченә алган бу презентация бик матур булды, һәм ул безнең барыбызга да ошады. Ләйсән бу чарада алып баручы да булды.
Бәйрәмнең икенче өлешендә безгә кунакка "туристлар" килделәр. Радик Дәүләтҗанов, Илнар Габделгазизов, Гөлназ Фатыйхова, Илназ Шаяхмәтов, Айсылу Якупова, учак «ягып», туристик җырлар башкардылар, шигырьләр сөйләделәр. Компас, планшет, рюкзак, карта турында сөйләделәр. Аларның рюкзакларында «Капитан Грант балалары» китабына да урын табылган. Без барыбыз да аларга кушылып, географларның гимны булган җырны җырладык, белемнәрне дә тикшердек. Укучыларның барысы да аларга дөрес итеп җавап бирә алдылар. Соңыннан без яхшы укучы булырга, илне яратырга, география фәненә тугры булырга ант бирдек. Бәйрәм ахырында бөтен балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Безнең бәйрәмдә алтынчы сыйныфлар да катнаштылар. Алар тамашачы гына булып калмадылар, викторина сорауларына җаваплар бирделәр. Безне гимназиянең географлары арасына кабул ителүебез белән тәбрикләделәр, бу фәнне үзләштерүдә уңышлар теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев