САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

Шуны сорыйм, Кыш бабай...

Эльза: - Безнең гаилә бик тату. Без кичләрен бергәләп катокка чыгабыз, тимераякта шуабыз. Ә кичә бик салкын иде. Кыш Бабай, буранлый-буранлый, кар яудырды. Без аны бик тә көтәбез. Минем ике теләгем бар: гаиләм киләчәктә дә шулай тату булсын, беребез дә авырмыйк һәм безнең компьютерыбыз булсын иде. Рәхмәт сиңа, Кыш Бабай!...

Эльза:
- Безнең гаилә бик тату. Без кичләрен бергәләп катокка чыгабыз, тимераякта шуабыз. Ә кичә бик салкын иде. Кыш Бабай, буранлый-буранлый, кар яудырды. Без аны бик тә көтәбез. Минем ике теләгем бар: гаиләм киләчәктә дә шулай тату булсын, беребез дә авырмыйк һәм безнең компьютерыбыз булсын иде. Рәхмәт сиңа, Кыш Бабай!
Булат:
- Кыш Бабай! Хәлләрең ничек? Минем бинокльле буласым, ерак җирләрне күрәсем килә. Ә мин үзем Сарманда яшим.
Марат:
- Гимназиядә укыйм. Әнием Эльвира мәктәптә өлкән пешекче булып эшли. Әтием Чаллыда хезмәт куя. Кыш - минем иң яраткан фасылым. Аеруча бозда шуарга яратам. Тик менә тимераягым гына юк.
Бәхтияр:
- Мин быел гына укырга кердем, инде иптәшләремә, укытучыларга ияләштем. Кыш бабай миңа компьютер алып килсен иде. Әнинең ноутбугы бар, тик миңа бик кагылырга рөхсәт итми. Үземнеке булса, рәхәтләнеп уеннар уйнар идем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев