"Шифа" ишекләрен ачарга әзер
Районда 2001 нче елдан бирле «Шифа» тәрбия-сәламәтләндерү лагеры эшли. Соңгы ике елда ул матур табигатьле Рангазар авылында оештырылды. Быел да балалар шунда җыелачак. Лагерь урнашачак мәктәп бинасында өмәләр узды һәм ул балаларны кабул итәргә әзер. Лагерьда июньнең 1еннән 15енә кадәр - малайлар, 18еннән 30ына кадәр кызлар булыр дип көтелә. Путевкаларны...
Районда 2001 нче елдан бирле «Шифа» тәрбия-сәламәтләндерү лагеры эшли. Соңгы ике елда ул матур табигатьле Рангазар авылында оештырылды. Быел да балалар шунда җыелачак. Лагерь урнашачак мәктәп бинасында өмәләр узды һәм ул балаларны кабул итәргә әзер.
Лагерьда июньнең 1еннән 15енә кадәр - малайлар, 18еннән 30ына кадәр кызлар булыр дип көтелә. Путевкаларны Сарманның «Җәмигъ» мәчетеннән алырга була.
Башка еллардан аермалы буларак, быел малайлар өчен лагерь Коръән ятлау курслары рәвешендә үткәреләчәк. Белешмәләр өчен телефоннар: 2-46-47, 89172979605, 89196388877.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев