САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

Шагыйрьгә багышланган турнирда

10-12 декабрь көннәрендә Җәлилдә герой-шагыйрь М.Җәлилнең 105 еллыгына багышланган бокс турниры булды. Турнирны ачу тантанасында "Татнефть" ААҖнең профком рәисе Гомәр Яруллин, "Җәлилнефть" идарәсе начальнигы Малик Каюмов, муниципаль район башлыгы урынбасары Гөлфирә Сәляхова, Татарстанның көньяк-көнчыгышы бокс федерациясе президенты Сергей Игнатьев катнаштылар. Бәйгедә республиканың һәм күрше Башкортстанның 12 район һәм шәһәрләреннән 15...

10-12 декабрь көннәрендә Җәлилдә герой-шагыйрь М.Җәлилнең 105 еллыгына багышланган бокс турниры булды.
Турнирны ачу тантанасында "Татнефть" ААҖнең профком рәисе Гомәр Яруллин, "Җәлилнефть" идарәсе начальнигы Малик Каюмов, муниципаль район башлыгы урынбасары Гөлфирә Сәляхова, Татарстанның көньяк-көнчыгышы бокс федерациясе президенты Сергей Игнатьев катнаштылар. Бәйгедә республиканың һәм күрше Башкортстанның 12 район һәм шәһәрләреннән 15 командадан 80нән артык боксчы көч сынашты.
Җәлил поселогы данын балалар-яшүсмерләр мәктәбендә шөгыльләнүчеләр яклады. Илдар Нуриев 50 килограмм үлчәү авырлыгында II урынны яулады. Флүс Сәгыйтдинов, Илнар Хәйдәров, Григорий Колесник, Айдар Гайфуллин, Илнур Нуриев үз үлчәү авырлыкларында җиңүчеләр булдылар. Тренер Артур Манукян кул астында шөгыльләнүчеләр дә уңышлы чыгыш ясадылар. Сарманнан Эдуард Тукинов - икенче, Алмаз Сөләйманов, Илшат Мөхәммәтвәлиев беренче урыннарны яуладылар. Илшат, яшүсмерләр арасында 70 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында чыгыш ясап, ике көчле җиңүгә иреште. Леонид Колесник җиңүгә омтылыш номинациясендә бүләкләнде. Турнирның иң яхшы боксчысы дип, Илнур Нуриев танылды.
Боксчылар һәм тренерлар, турнирны оештырган өчен, "Җәлилнефть" идарәсе администрациясенә һәм профсоюз комитетына, шулай ук көч биреп торган тамашачыларга рәхмәтлеләр.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X